|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2012 Яңа китаплар
Коръән китабыБер китап эчендә Коръәннең гарәпчәсе дә (Казан басмасы), мәгънәви тәрҗемәсе дә, транскрипциясе дә урнаштырылды. Моннан тыш, бу китапта Коръән аятьләренең иңү сәбәпләре дә күрсәтелә. 1200 битле, калын, зур форматлы басма бу. «Коръән Китабы» яхшы ак кәгазьдә, ике төстә басылды. Моңа кадәр мөселман кардәшләребез (гарәпчә укый алмаганнар да, хәтта укый алганнар да) Коръәнне укыганда берничә китап кулланырга мәҗбүр иделәр. Хәзер алар өчен бу эш нык җиңеләйде, чөнки Коръән үзе дә, мәгънәләре дә, уку рәвеше дә бер китап эченә сыйдырылган. Икенче төрле әйтсәк, бер китапта өч китап урын алган. Казан, "Раннур".
--- |
Иң күп укылган
|