поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.04.2012 Җәмгыять

Бала сатам, кем ала? Яки Ни өчен хатын-кыз суррогатлыкка бара?

«Йа Алла! Нәрсәгә дип таба инде бу икенче баласын? Олысы да күптән түгел генә тәпи китте бит әле. Җитмәсә ире дә юк...» – дип пышылдашты ишегалдындагы хатын-кызлар, аның пәлтәсе аркылы шактый сизелә башлаган биленә ишарәләп. Баксаң, яшь ана бу юлы инкубатор ролен генә үти икән. Үз сабыен җитештә тәрбияләү өчен, ул чит кешегә бала табып бирергә ризалашкан.

Тугыз ай өчен – 500 мең сум

Бер-беренә бик якын урнашкан, социаль ипотека белән бирелгән ун йортта декрет ялында утыручы аналар бик күп. Көн саен диярлек һава суларга чыккач, бер-беребезне таныйбыз, танышабыз, уртак темалар да җитәрлек: йортларның сыйфаты, балалар... Кыскасы, Наилә белән дә мин ишегалдында таныштым. Ул яшь тә ике айлык улы белән ялгызы гына яши. Наилә балалар бакчасына эшкә урнашкан, бер хезмәттәше аны вакытлыча фатирына теркәп торган. Ниһаять, дүрт ел дигәндә, Наиләгә бәхет елмайган – ул тораклы булган. Аның суррогат ана икәнен мин соңрак белдем. Очраклы рәвештә килеп чыкты бу. Казанда шәхси клиникаларның берсендә эшләүче туганым танып алды аны. Наилә аларның хастаханәсендә суррогат ана буларак теркәлгән икән. Тора-бара, кылларын тарткалый башлагач, сораштыргач, ачылды танышым, серләшер кешесе булмаганга да күңелендәген чиштеме, барысын да сөйләде.

Наилә бала тудыру йортында бер суррогат ана белән танышкан. Аннары барысын да үлчәп, мең кат уйлап, үзе дә бу адымга барырга булган. Махсус агентлыкка шалтыраткан. Тикшерү узган. Аны сайлап алганнар. Наилә килешү төзегән гаилә аның фатиры өчен, кредитларын түләп бара. Шулай ук телефон, юлда йөргән өчен акча бирә. Йөклелек чорында тотылган чыгымнарны да алар каплый. Ә баланы тапканнан соң, 500 мең сум күләмендә гонорар вәгъдә итәләр. Бу гаиләдәге хатынга 30 яшь кенә булса да, ул балага уза алмый икән. Катлаулы авыру нәтиҗәсендә аның аналыгын алганнар. Шуңа да суррогат ана ярдәмендә бала тәмен татырга булган. Баланы тапканнан соң, Наилә ЗАГСка барып, сабыйны алар исеменә яздырырга тиеш. Соңгы айларда ул чит шәһәргә китеп торырга җыена. Бу гайбәтчеләр күзеннән ераграк булу өчен дә эшләнә икән. Ә менә генетик ана тугыз ай буе ясалма корсак киеп йөрергә мәҗбүр. Кешеләргә бала күктән төште дип аңлатып булмый бит инде...

Үземнеке дә кебек, түгел дә...

«Баланы бирә алырсыңмы соң, тугыз ай буе карында йөрткән сабыйны чит кешегә бирүе авыр булыр бит», – дим. Наилә исә: «Мин аны беренче көннән үк үземнеке дип кабул итмәдем. Тапканда исә тулгак авыртуларын җиңеләйтә торган махсус анестезия кулланып, баланы ярып алырга кушачакмын. Сабыйны имезергә дә алып килмәячәкләр. Шулай иткәндә миңа җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Бар назымны улыма бирәм инде, үз сабыем бар бит минем. Дөрес, карында яралган җан тибеп куйганда, улым корсагымны сыпырып, «лялька», «бәби» дигәндә, йөрәк сыкрап куя. Ә шулай да ашыгасы калмаган икән, үз улымны җитештә үстерү өчен, кешегә бала табарга ризалаштым мин. Хәзер менә куркам, гомерем буе үкенмәмме икән?» – ди.

Элек закон суррогат ана яклы иде. Барлык хокуклар да аңа бирелә. Әгәр суррогат ана баланы үзендә калдырырга тели икән – ихтыяры. Килешү нигезендә генетик ата-ана бары түләнгән финанс чыгымнарын гына кире кайтарырга хокуклы. Күп очракта икеләтә... Ни хикмәт, Казанда мондый очракларның бөтенләй булганы юк икән. Тугыз ай буе карынында йөрткән баланы суррогат аналар үзләрендә калдырырга теләми.

Ә менә быелның 1 гыйнварыннан «РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы закон гамәлгә керде. Аның суррогат әниләргә кагылышлы маддәсендә суррогат анадан туган балага заказ бирүчеләр хокуклы, диелгән. Ягъни закон баланы сатып алучылар яклы. Кыскасы, бу закон тулы көченә эшли башлагач, тагын ниләр булып бетәр әле...

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»