|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2012 Мәдәният
Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВА: Татарлык “бугазымнан ала”Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дигән мәкальне аңа туры килмәс дияр идем. Чөнки аның солтан кебек затлылыгын чит илгә киткәч кенә аңладылар кебек. Танылган композитор Мәсгудә Шәмсетдинова турында әйтүем. Ул Америкадан Казанга үзенең туган ягы Башкортстанга барган кебек җәһәт кенә кайтып китәргә ияләште. Туган яклар сагындыра икән шул. Чит илдә татар мохитенә сусау тагын да үзен сиздерә. Тукай, Такташ әсәрләрен укый-укый татарның язмышы, фаҗигасе күз алдына килеп баса. Күзгә яшьләр тула. Мәсгудә апа ачы язмышка дучар булган шәхесләр турында искә алганда тыныч кына сөйли алмый. Ә бу юлы аны Казанга Такташ алып кайткан. 19 апрельдә С. Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композиторның “Җир уллары трагедиясе”нә нигезләнеп язылган ораториясе куелачак. – Татар милләтенең сәнгать дөньясында могҗиза булырга тора. Мәсгудә Шәмсетдинова Америкада яңа әсәр язган, диләр. Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе”н күпләр аңлый алмый интегә. Дөрес, заманында бу әсәргә нигезләнеп шактый гына спектакльләр куелды. Әмма аларның гомере озын булмады. Ни өчен әле Такташның бу әсәренә тукталырга булдыгыз? – “Җир уллары трагедиясе”нә оратория моннан егерме ел элек языла башлады. Мин бит дүрт сыйныф кына татарча укыган кеше. Шуңа күрә миңа Такташ иҗатын өйрәнергә насыйп булмады. Ә апа һәм абыйларым шагыйрьнең шигырьләрен яттан белә иде. Әмма халыкның күңел дөньясын айкаган шагыйрь җанын тоеп яшәдем. Бервакыт Марина Цветаева шигырьләренә музыка язгач, Нәҗип Җиһановның: “Син – татар кызы. Татарлыгыңны онытма!” – дигәне истә калган. Казахстанда яшәгәндә, мине Казанга Сара Садыйкова алып кайтты. Авылга кунакка кайтып йөргәндә, татарлык печән чабу, җиләк җыюга гына кайтып калган булган икән. Дөрес, әнием Тукай шигыйрьләрен яттан белә иде. Консерватория тәмамлагач, Хәсән Туфан белән күрешеп, аның шигыренә җыр яздым. Шагыйрьләр белән еш аралаша башладым. Ә Такташ иҗаты белән җенләнүемә шагыйрь Зөлфәт сәбәпче. Әдипнең каршылыклы шигырьләрен укып, аның иҗаты белән тирәнтен таныштым. Бу заманның Такташы нәкъ менә Зөлфәт иде. Ул аның шигырьләрен яттан сөйләде. Тиздән Зөлфәткә багышланган симфоник поэма язарга уйлап торам. Такташның һәрбер җөмләсе тирән мәгънәгә ия, үзе бер поэма кебек. Ул бик көчле дин белеме алган. Егерме яшьлек Такташның белеме кайбер тәҗрибәле язучылардан да өстенрәк булган. Америкадагы йортымның китап киштәсендә Такташ Һәм Зөлфәт китапларының урын алуы да очраклы түгел. Заманында танылган режиссер Марсель Сәлимҗановтан: “Җир уллары трагедиясе”н сәхнәгә куйсагыз, мин музыкасын язар идем”, – дип әйткән идем. “Бу әсәрне куярлык режиссер тумаган”, – дигән иде. Ә мин бу әсәрнең куелышын Болгарда күрәм. – Сез язган ораториянең эчтәлеге белән танышып чыктым. Биредә “Җир уллары трагедиясе” генә түгел, ә Коръән, Тәүрат китапларыннан аңлатмалар да килеп керә. – Әсәрдә Такташның үз образы, мәдрәсәдә уку, тормышы, фаҗигасе килеп кергән. Аның пәйгамбәрлеге шулкадәр көчле булган ки, Һади нечкә тоемлый белүче әдипләрнең берсе булган. Аның бу әсәре мөнәҗәт көенә бара. Мин сезгә аны хәзер көйләп күрсәтәм. (“Җир уллары трагедиясе”н мөнәҗәт көенә җырлап күрсәтә. – А. Х.). Карагыз сез Такташның алдан күрүчәнлеген. Канлы революция чорын, Сталин- җәлладны ул берничә ел элек үк күргән һәм шуларны әсәрләрендә тасвирлаган. Ә Такташның әсәрләре татарча Коръән кебек. Беләсезме, минем төп идеям – Такташ үлде түгел, ә Такташ исән. Даһилыгына мөһер сугам. Ул һәрвакыт минем янымда кебек. Мөхәммәд пәйгамбәр турында диссертация, Чыңгыз хан симфониясен язганда мин һәрвакыт шул көчле ирләрнең рухын тоеп иҗат иттем, алар миңа көч биреп торды. Шагыйрь бит мәңгелек турында язган. Ул шулай ук Коръән һәм Тәүратны яхшы белгән. Аларның әсәргә килеп керүе дә очраклы түгел. Шулай ук “Мөхәммәдия” китабыннан өзекләр китерүем дә урынлы дип беләм. Чөнки Такташ “Мөхәммәдия”не яттан белгән. – Ораториядә мөнәҗәтләр, бишек җырлары да яңгырый. Сез аларның Такташ рухына туры килгәннәрен сайладыгызмы? – Мөнәҗәтләрнең килеп керүе бу – Такташка иярү. Халыкка таныш көйләрне камилләштердем, иләдем, әлбәттә. Борынгы шигъриятнең калыбына туры килгән ритм Һади Такташ иҗатына хас. Миндә шул аһәң утыра. Ораториядә тумаган бала тавышлары яңгырый. 150 кешелек хорның җырлавы бик үзенчәлекле булачак. Ораториядә 100 тапкыр “Аллаһы әкбәр!” дип әйтелә. Баштарак моңа урыслар каршы иде. Консерватория студентлары мөнәҗәтләрне көйләгәндә, әйтерсең лә, борынгы бабаларыбызның авазы ишетелә. Мондый әсәрне берәүнең дә иҗат иткәне юк иде әле, диделәр. Ораторияне “Җир кызларының бишек көйләре” белән тәмамлыйм. Мин бу әсәрдә хатын-кызны илаһилаштырам. Нәфис затлар булмаса, бу дөньяның мәгънәсе юк. – Америкада яшәп иҗат итсәгез дә, барыбер туган җир тарта икән. Соңгы елларда Казанда сезне еш күрә башладык. – Егерме ел тәмамлый алмаган “Җир уллары трагедиясе”н Америкада язып бетердем. Чөнки өй тәрәзәсеннән күренгән вулканнарга, Тын океан култыкларына, тауларга карап иҗат иткәндә Такташның рухын үзем тойган кебек булдым. Анда иҗат итүе шулкадәр рәхәт. Мин аны биредә яза алмыйча интеккән идем. Америкадагы иҗат йортында рәхәтләнеп музыка язам, эшләмим, беркая да ашыкмыйм. Симфонияләрне туплап, җыентык чыгарырга исәп бар. Алла сакласын, бер көнне океан кичкәндә самолет төшеп китсә, минем әсәрләр эзсез югалачак. Улларым да, әни, иҗатыңны туплап куй инде, дип әйтә. Хәзер инде лекцияләр укыйм. Кытай телен өйрәнә башладым. Элек мин татарча бик шәп белми идем. Бүген исә мине татарлык “бугазымнан ала”. Америкада Композиторлар берлегендә саналам, телим икән, бүген үк Канададагы иҗат йортына барып, музыка яза алам. Анда ашау-эчү, яшәү шартлары бушка. Теләгән кадәр яшәп, теләгән кадәр әсәрләр иҗат итә аласың. – Америкада иҗат кешесенә иреклелек хас дидегез. Бирегә кире кайтсагыз, мондый бәхетне тою мөмкин булмаячак дисезме? – Мин бит моннан качып китмәдем. Балаларымны белемле итү өчен, алар бәрабәренә киттем. Ә бүген бирегә кайту, Америкага китү бернинди авырлык тудырмый. Без инде Америкада гражданлык хокукын алдык. – Кайберәүләр авызыннан, Мәсгудәнең иҗатын аңламаганнар икән, шуңа Америкага киткән, диючеләрне дә ишетергә туры килә... – Мин бит грант оттым. Ул миңа Америкага бару мөмкинлеге бирде. Мин откач, Америкага миннән башка берәүне дә җибәрмиләр. Улларым гади эшче булып эшкә урнаштылар. Хәзер инде икесе дә югары уку йортларын тәмамлый. Мин исә тәрҗемәчелек таныклыгы алдым. Берничә сәгатькә тәрҗемәче булырга чакыралар икән, мин инде бер атна яшәрлек, ашарлык акча эшлим дигән сүз. Америкага килеп төшкән һәр кеше, нинди генә милләттән булса да, барысы да бертигез хокуклы. Мин колледжда ислам дине буенча лекция укыдым. Намаз вакыты җитүгә үк студентлар коридорның теләсә кайсы почмагына барып намаз укыйлар иде. Бер кеше бер сүз әйтми. Ә Мәскәү вокзалында укып кара син? Ә Америкада мөселманнарга яки башка диндәгеләргә бер сүз әйтеп кара, башың төрмәдә чериячәк. Анда кануннар бик көчле. Америкада яшәү миңа бик уңайлы. Аннан гомер буе инглиз телен өйрәнергә хыялланган идем бит. Миңа кайда да җайлы. Шуңа күрә, телим икән, Казаныма кайтам, телим икән, Америкага китем барам.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|