|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2012 Дин
Эчкечеләр тәүбәсеБер шәехтән риваять итәләр: «Ишеттем мин Әбү ән-Нәсыр әс-Сәмәркандидан, имам Заһид Әбү Габдулла үзенең укучылары белән үтеп барганда, мәҗлес корып хәмер эчеп утыручыларга туры килде. Имамның иптәшләре хәмер эчүчеләрне кыйнап-сугып, савытларын ватып бу эштән тыярга теләделәр. Хәзрәти Әбү Габдулла әйтте: - Сез куегыз, мин аларны үзем тыйыйм әмер мәгъруф вә нәһи мөнкәр (шәригать кушкан эшне эшләп, тыйганыннан тыелырга боеру) юлы белән өйрәтим, — диде. — Бәс, эчкечеләргә якын килде. «Әссәламе галәйкем» дип сәлам бирде. «Үә галәйкем» дип сәлам алдылар. Арадан берсе торып бер кадәх (эчемлек эчә торган савыт, зур рюмка, бокал) хәмер тутырды. Шәехне бер кеше эчәргә нәфесе белән килгәндер дип, шәехка сузды. Шәех кабул кылып алып кулына тотты. Вә әйтте: - Әй егетләр, сезнең гадәтегездәндер ки, хәмер эчкән мәҗлестә төрле хәбәрләр сөйлисез. Мин дә сезләргә тиешле сүзләрне сөйләр идем, — диде. — Егетләр әйттеләр: - Бик хуп, сөйлә. — Бәс, шәех әйтте: - Әй кардәшләрем, без шул көнне искә төшерик ки, беркөн килеп ятар безнең тәннәребез кабергә, күтәрелеп илтенер җаннарыбыз күккә, күтәрелер йортларыбызда малларыбыз, мираслар бүленер. — Һәм шул көнне искә төшерик ки, анда безгә кычкырылыр, Сез дөньяны җыйдыгызмы яки дөнья сезне җыйдымы. Дөньяны сез кабул кылдыгызмы яки дөнья сезне кабул кылдымы. Дөньяны сез куйдыгызмы яки дөнья сезне куйдымы? — дип. — Һәм шул көнне хәтергә китерик ки: безне беркөнне җеназага куярлар. Ул вакытта безгә кычкырылыр: - Кайда сезнең куәтле нәфесләрегез? Сезне кем зәгыйфьләндерде, көчсезләндерде? Кайда сезнең матур сөйли торган телегез? Сезне кем сөйләүдән туктатты? Кайда сезнең күп дусларыгыз? Сезне кем ятсындырды? — Һәм шуны искә төшерик ки, кемдер, зәгыйфьләр атлана торган атка атлана. Аны дүрт адәм күтәрә. Ул ат өстеннән без кычкырабыз: - Әй туганнарым, әй кардәшләрем, әй минем җеназамны күтәрүчеләр! Сезне дөнья алдамасын, мине алдаган шикелле. Ул сезнең белән уйнамасын, минем белән уйнаган шикелле, — дип. — Һәм искә төшерик кабернең безгә әйткән сүзләрен. Ул әйтер: Мин караңгылык өемен. Ятсыну вә куркыныч өемен. Әллә син, минем өемнең куркынычлыгын караңгылыгын оныттыңмы? — дип. — Һәм шул көнне искә төшерик ки, ул көндә кайбер йөзләр кара, кайбер йөзләр ак булыр. Без белмибез кайсы гөруһтан-төркемнән булачагыбызны. — Һәм шул көнне искә төшерик ки, аны Аллаһы Тәгалә әйтте: Кемнең гамәл дәфтәре уң кулына бирелсә шатлык, кемнең гамәл дәфтәре сул кулына бирелсә тәмугка салыныр, дип. Без кайсыннан булачагыбыз мәгълүм түгел. — Һәм шул көнне искә төшерик ки, Аллаһы Тәгалә әйтте: Кыямәт көнендә гамәлләрне үлчи торган гадел үлчәү куярбыз. — Һәм шул көнне искә төшерик ки, Аллаһы Тәгалә хәбәр бирде: Кыямәттә бер гөруһ җәннәттә, бер гөруһ тәмугта булыр, — дип. — Бәс, шәех хәзрәтләре сүзен бу урынга ирештергәч, хәмер мәҗлесендә булган барча егетләр урыннарыннан сикерешеп тордылар да, мәҗлесләрендә булган барча хәмер савытларын һәм азу коралларын ватып-сындырып аттылар. Аллаһы Тәгаләгә ихлас белән тәүбә кылдылар. Тәүбәләрен күркәм кылдылар. Ничек Аллаһы Тәгалә Каләме Шәрифендә (Коръәндә) әйтте: Аллаһы Тәгалә шундаен Тәңре ки, Ул бәндәләреннән тәүбәләрен, гөнаһка үкенүләрен кабул кыла һәм гөнаһларын ярлыкыйдыр. Кәнзел-хикәят китабыннан.
|
Иң күп укылган
|