поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.04.2012 Мәдәният

Г.Ибраһимов иҗатына башкачарак караш

Бер айга соңлап калып булса да, Казанда татар әдәбиятының классик әдибе Галимҗан Ибраһимовның 125 еллык туган көнен билгеләп узалар. Кайберәүләр Ибраһимов иҗатын бүген бөтенләй өйрәнмәскә кирәк дип саный.

Галимҗан Ибраһимовның әдәби эшчәнлеге утыз еллап вакытны иңли. Әлеге вакыт тарихи борылышларга, сәяси, иҗтимагый системаларның үзгәреп торуына гаять бай булган ХХ гасырның беренче яртысына туры килә. Әйе, иҗатының башлангыч чорында романтик принципларга нигезләнеп, милли проблемаларны, шәхес азатлыгы мәсьәләсен күтәргән, соңрак социалистик хәрәкәтнең эсерлар төркеменнән большевиклар ягына күчкән Ибраһимов шәхесенә һәм иҗатына үз чорында да, бүген дә карашлар төрле булып кала. Инкыйлабка кадәр үзе дә социаль тигезлек, шәхес иреге мәсьәләләре аша милләт язмышы белән янса, егерменче елларда әдипкә киң колачлы эшчәнлеге һәм уңышлы әсәрләре өчен (ягъни системага яраклы дип табылганга) Хезмәт Герое исеме бирелә. Утызынчы еллар ахырында исә халык дошманы дип гаепләнеп кулга алына, үзе үк данлаган совет иле төрмәсендә вафат була, әсәрләрен уку-өйрәнү тыела. Иҗаты Сталинның шәхес культы фаш ителгәч кенә укучыга кире кайтарыла.

 

Бүген исә аерым берәүләр Ибраһимовны социалистик реализм методына нигез салучы дип, аның әсәрләренең бүгенге көндә әһәмияте юк дип белдерергә тырыша. Янәсе, кызыл авыз булган ул! Шулай да, мондый бәяләүләр чынлыкка туры киләме соң?

 

“Чүп утыйм дип, ашлыкны әрәм итә күрмәгез!”

 

Сүз дә юк, татар халкының зур өлеше, шул исәптән, зыялылары да 1917 елгы октябрь инкыйлабын шатланып каршы алды. Күпчелек әдипләр кебек, Галимҗан Ибраһимов та большевикларның милләтләргә – азатлык, бар халыкка – тигезлек дигән шигарьләренә ышанып, идеологияне алга сөрүче каләм иясе буларак күз алдына килә. Гражданнар сугышы елларында язылган “Яңа кешеләр” пьесасыннан башлап, язучы үз иҗатында сыйнфыйлык принципларына таянып яза.

 

Әмма бүгенге көндә без Ибраһимовның әсәрләренә дә аклар-кызыллар, байлар-ярлылар, колхозчылар-кулаклар каршылыгы аша гына якын килүдән ерак торабыз, иҗат җимешләренә заманча күзлектән чыгып, объектив бәя бирү, әсәрне әсәр иткән башка үзенчәлекләргә игътибар итү кирәклеген аңлыйбыз. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда язучы иҗатына советчыл рухта якын килгән әдип иҗатын өйрәнгән белгечләр дә әлеге зарурлыкны аңлый. Бу хакта язучының 120 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаучылар да искәрткән иде.

 

Октябрь инкыйлабының өч еллыгы уңаеннан язылган “Яңа кешеләр” пьесасының күзгә бәрелеп торган каршылыгы – аклар белән кызыллар арасындагы канлы көрәш. Әмма бу беренчел – тышкы конфликт кына. Автор биредә халык бәхете өчен көрәш юлына баскан, дөньяны үзгәртергә тырышкан, иң мөһиме, инкыйлаб нәтиҗәсендә туган яңа кеше образларын үзәккә куя. Яңа җәмгыять көрәш, гражданнар сугышы андыйларны рәхимсезлеккә өйрәткән, алар тигезлекне, бәхетле тормышны көч белән генә урнаштырып була дип уйлыйлар. Ярый әле Батырхан, Тимеркәй, хәтта Камәр (хатын-кыз бит ул!) кебек яшьләрне авылның өлкән буын кешеләре тыеп тора. Шәйбәк картның үзенчәлекле киная белән әйткән фикере гыйбрәтле һәм чоры өчен гаять актуаль яңгырый: “Чүп утыйм дип, ашлыкны әрәм итә күрмәгез”.

 

Әйе, Ибраһимовның олырак буыны мәгънәсез кансызлыкны берничек тә аклап булмый торган мәрхәмәтсез, гөнаһлы гамәл дип бәяли. Пьесаның төп конфликты шушы ике төркемнең дөньяга карашлары арасындагы каршылыкка нигезләнгән түгелме? Ягъни автор тарафыннан төп геройларның эш-гамәлләре гомумкешелек кануннары белән бәхәскә китерелә. Өлкәннәрнең өйрәтүе (автор үз идеясен геройлары аша җиткерә) юкка китми кебек: Батырхан, хатасын бераз булса да танырга мәҗбүр, соңрак ул үзе дә Тимеркәйнең гайрәтләнеп йөрүен гаепли башлый. Икенче төрле әйткәндә, “Яңа кешеләр” драмасында миһербанлылык белән нәфрәт хисләре каршылыкка килә.

 

Жанр үзенчәлеге ягыннан да, сурәтләү чаралары, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да “Яңа кешеләр” әдипнең башка әсәрләреннән түбән тора. Моның шулай булуын язучы үзе дә аңлаган булса кирәк: башкача Г.Ибраһимов драма әсәрләре язмый.

 

Дуслыкмы, дошманлыкмы?

 

“Кызыл чәчәкләр” (1922) повестендә чор идеологиясенең йогынтысы шик уятмый кебек, әсәрнең конфликт сызыгы булып капма-каршы сыйнфый көчләрнең бәрелеше тора. Автор әсәр дәвамында тормышның, җәмгыятьнең төрле катлауларга бүленеше хакында, сыйныфлар аермасы турында сөйли. Авылдагы йортлар, базардагы сату урыннары, кешеләр, хәтта дуслар – бар да берничәгә бүленә: бай, хәлле, ярымхәлле, хәерче, бик хәерче. Әсәр үзәгенә алып сурәтләнгән биш малайның, биш дусның холык-фигыле һәм киләчәк язмышлары да аларның социаль чыгышлары белән тыгыз бәйләнештә тора. Ахыр килеп, сыйнфый баскычның төрлелеге малайларның психологиясенә нык тәэсир итә, берсе үзен икенчесеннән өстенрәк хис итә.

 

Әсәрнең исемендә үк образ күренеп тора. Әлбәттә, кызыл – ул революция, көрәш, сугыш төсе, киләчәк өчен коелган канны чагылдыра. Чәчәкләр исә шушы киләчәктә яшәргә тиешле, ә хәзергә көрәшеп, кан коючы яшьләр образын белдереп килә. Әсәрнең исеме повестьнең башламы аша тагы да ныграк ачыла, анысы барыбызга да мәгълүм “Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек” дигән юллар белән башланып китә.

 

“Кызыл чәчәкләр” әсәрендә кабатланган тагын бер момент – ул сугыш, тарткалаш турындагы өлешләр. Әсәр дәвамында сугыш вакыйгалары шулкадәр күп кабатлана ки, әйтерсең, билгеле бер җәмгыятьтә яшәү тулысынча бер-береңнең көчен күрсәтүдән, сугышлардан гына гыйбарәт. Игътибар итегез, “мин” (Солтан) барлык иптәшләре белән дә сугыш-тарткалашлар нәтиҗәсендә дуслаша. “Талаш-сугыш булмагач” Солтанга бөтенләй кызык түгел. Ахыр-чиктә, инде үскән, кызыл сугышчы булган Солтан нәтиҗә дә ясап куя: “Мин көрәшне яратам. Көрәшсез үткән көннәремне әрәм саныйм. Каты көрәш дулкыннары арасында минем җаным рәхәтләнә, йөрәгем үзенә көч ала, гайрәт ала”. Ягъни төп герой – тумыштан ук сугышчы, тукмашу, кан кою, үч алу теләге аның канына сеңгән һәм ул шуннан тәм таба.

 

Ирексездән, “Яңа кешеләр”дәге Шәйбәк картның кинаяле сүзләре искә төшә. Шул рәвешле, Г.Ибраһимов, берьяктан, идеология таләпләренә тугры булган әдип буларак та күз алдына килә, шул ук вакытта, меңъгасырлык татар әдәбиятының буеннан буена кызыл җеп булып сузылган кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек идеяләрен дә сиздерми генә белдерә алган. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, “Кызыл чәчәкләр”дә сыйнфыйлык икенче планга да күчмиме икән? дигән сорау да туарга мөмкин. Чөнки әсәрнең башыннан ахырына кадәр дуслык проблесы ярылып ята. Повесть башында, төрле социаль катламнардан чыгуларына карамастан, биш малай шактый ук дуслашып, якынлашып китәләр. Бергә булганда, аларга якын килүче дә юк. Малайларның дуслыгы инкыйлаби күтәрелешләргә кадәр дәвам итә. Кан коешлар башлангач, егетләр баррикадаларның төрле ягында кала. Хәзерге югарылыктан ике якны да һәм хаклы, һәм хаксыз дияргә мөмкин (гражданнар сугышының фаҗигасе дә әнә шунда була шул).

 

Солтан үзенең балачак дуслары Гали белән Фазыйлга дошманнар ягында булганнарына ачулана. Ләкин аның ачуланырга нигезе бармы? Ахыр чиктә, һәр кешегә гамәлләре өчен җәзасы бирелә. Әнә, үз тырышлыклары белән тупланган мал-мөлкәтләрен ярлылар урлый-талый башлагач, дошманнарга ярдәм итә башлаган Гали соңыннан үз-үзен атып үтерә. Минемчә, Гали тормышта үз урынын таба алмый кала. Фазыйл да бәргәләнә: әле аклар белән кызыллардан үч ала, әле большевиклар ягына күчеп, яңа җәмгыять төзешә башлый. Һәр кешегә саклану инстинкты салынганлыгын да онытырга ярамый, кемдәдер бик аз хас ул, кемдәдер көчлерәк. Әнә, Гыйлаҗи да “Ярманга пленга” киткән, анда да югалып калмый, үз һөнәре белән көн күрә, инкыйлабтан соң гына кызылларга кушылган. Хәер, Солтан әллә ни ачуланмый да кебек. Гали аның күңелендә балачак дусты, ләкин сыйнфый дошман булып кала. Фазыйлны искә төшергәндә исә “бик аз гына яратам да бугай” дип белдерә. Ибраһимов иҗатын яңа күзлектән өйрәнгән Альберт Яхин заманында “авторның теләге дә сыйнфый дошманлыкны раслау түгел, милләтнең киләчәген, бөтен дөньяны дуслыкка, мәхәббәткә бизәлгән итеп күрү”, - дип язган иде. Әйе, җәмгыятьне көрәш, сугыш, кан коешлар түгел, бәлки дуслык һәм бердәмлек кенә тынычландыра һәм саклап кала ала. Безнеңчә, Галимҗан Ибраһимов та милләтнең үз эчендә барган тарткалашулар нәтиҗәсендә дуслык бетүе, бердәмлек югалуы өчен борчылып яза.

 

Эгоизм – берләшүнең киресе

 

Бердәмлек идеясе язучының тагын бер гаять гүзәл әсәре - “Алмачуар” хикәясендә (1922) дә үткәрелә. Ни гаҗәп, әлеге хикәядә сыйнфыйлыкның эзе дә юк, әсәр әле дә яратып укыла, төрле уйларга этәрә, кешелек дөньясының асыл кыйммәтләрен чагылдыра. Хикәядә балалар өчен кызыклы, хәтта үрнәк алырдай, хайваннар яратучы үсмер образы тудырыла кебек, малайның борчу-кичерешләре, шатлык-сөенечләре дә ышандыргыч итеп тасвирлана. Әмма хикәянең тәрбияви нигезе башка мәсьәләгә салынмадымы икән? Игътибар итсәгез, әсәрнең башы белән ахыры кабатлана: хикәя Сабантуй вакыйгалары белән башлана, шул ук Сабантуй вакыйгасы белән тәмамлана да. Әсәр башында көрәшче башкорт Әлемгол бил алышканда хәрәмләшкәне өчен җәза ала, авырый башлый. Бары тик биргән вәгъдәсен (икенче тапкырдан) үтәгәч кенә җан тынычлыгы ала. Хикәя ахырындагы Сабантуйда исә төп геройның узышта беренче урынны алган аты үлә. Димәк, Закир да җәза ала түгелме? Төптәнрәк уйлап карасаң, әсәр дәвамында үсмер үзенең аты белән милли бәйрәмебездә узышу, алай гына да түгел, җиңү турында хыяллана. Шуның өчен җәзасын да ала.

 

“Алмачуар” хикәясендә төп вакыйгалардан аерылып торган өлеш бар. Биредә ат сакларга барган яшүсмерләр кечкенә елгаларның зурракларына, аннары диңгезгә кушылуы турында сөйләшәләр. “Безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим – Агыйделгә коя”, Агыйделнең исә Әчтерхан диңгезенә төшүе ачыклана. Әлеге бүлектә Г.Ибраһимов революциягә кадәр үк язган милләтнең берләшүе турында сүз алып бара түгелме соң? Әлбәттә, шулай! Әдип берләшү идеясеннән яңа шартларда, совет чоры иҗатында да баш тартмый, асылда, совет идеологиясенең нигезендә дә шул идея ята. Ә Закирның атын беренче урын өчен генә яратуы, асылда, үзен генә кайгыртуы берләшүнең киресе булып чыга. Моның өчен җәзасын да аласың дип кисәтә автор. Шул рәвешле, Г.Ибраһимовның кечкенә генә “Алмачуар” хикәясе гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрүе, мораль якка игътибар итүе, вакыйгаларны реалистик планда яктырта алуы белән кадерле һәм бәһале.

 

Г.Ибраһимовның бер төркем әсәрләре әлегәчә ахыргача төгәл фәнни бәя алмаган. “Безнең көннәр”, “Казакъ кызы”, “Татар хатыны ниләр күрми” кебек күләмле романнары 1917 елга кадәр үк иҗат ителеп тә, инкыйлабтан соң шактый үзгәртелә. Аңлашыла ки, иҗтимагый-сәяси позицияләрен үзгәрткән әдип идеология таләпләренә буйсынырга мәҗбүр була һәм, асылда, әсәрләрнең нәкъ менә үзгәртелгән вариантлары гына өйрәнелеп килде. 1923 елда язылып, Идел буендагы ачлык вакыйгаларын сурәтләүгә корылган “Адәмнәр” повестенең дә 20 еллар татар прозасын һәм идея, һәм эстетик яктан баета торган әсәр икәнлеге ачыкланып беткәне юк әле.

 

“Тирән тамырлар” романы турында соңгы елларда Галимҗан Ибраһимов иҗатын тикшерүчеләр шактый язды. Әлеге мәкаләләр әсәргә совет елларында бирелгән бәя-мөнәсәбәттән бөтенләй аерылып тора. Чыннан да, “большевиклар диктатурасының татар халкы тормышына китергән афәтләрен, гомумкешелек һәм милли идеалларның чәлпәрәмә килүен күрсәтү бүгенге тормыш өчен бәһасез” (Ләйлә Минһаҗева).

 

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Г.Ибраһимовка чын мәгънәсендә советчыл язучы дип бәя бирү бик үк дөрес түгел икән. Гомере буена язучы иҗатын өйрәнгән М.Хәсәнов та яңа дәвердә әдипнең партия идеалларына тугрылыклы шәхес булуын таныган хәлдә дә, аны ортодаксаль большевик дип санарга кирәкмәвен искәрткән иде.


Сабир ЗАКИРОВ
Интертат.ру
№ | 17.04.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»