|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2012 Җәмгыять
«Балалар – чәчкән иген”Бер ананың: “Мин балаларымны да, оныкларымны да уйлап та бирмим, әллә бар алар, әллә юк”, – дигәнен ишеткәч, бик аптырадым, нәфрәтләндем. Ничек инде, үз балаң турында уйламаска мөмкин, җә? Ул бит синең бәгырь җимешең?! Ана кеше гомере буе бала дип яши. Мин үземнең балачагымны бәхетле балачак дип саныйм. Әбиемнең үлгәненә 35 ел инде. Ул 9 бала тәрбияләп үстергән. 9 балага 30 лап онык! Ник шуларның берсен читкә каксын, ник берсен рәнҗетсен. Ялгышып кына да балаларга авыр сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Мәскәүдә, Сарапулда яшәүче оныклары җәй буе әбидә яталар иде. Әби барыбызны да җыеп, урманга җиләк җыярга алып бара иде. “Балам, чыпчык чутылдаган җирдә җиләк күп була”, – дип, безне үз янына чакырып ала иде. Безнең кәрҗиннәребезгә үзе җыйган җиләкне бүлеп-бүлеп салганы истә.
Әнием мәрхүмә дә без – алты баласы өчен янып-көеп яшәде. Берәребезгә кайгы килсә: “Авырлыклардан соң җиңеллек килә, балам”, – дип юата иде. Әбиемә дә, әниемә дә мең-мең рәхмәт, урыннары җәннәттә булсын.
Танышларым, дусларым арасында ана хакын хаклаучылар да, балалары өчен өзелеп торучылар да бик күп, Аллага шөкер. Бервакыт Әгерҗе районы, Салагыш авылында яшәүче Тәнзилә ханым Хәбибуллина чылтырата. “Мине югалтмадыңмы, мин Түбән Камада булдым. Кинәт кенә оныгым авырып киткән иде, – диде. – Бер атна буе төн йокламасам йокламадым, барыбер аякка бастырдым”. “Син үзең дә ялгыз бит, йорт-җиреңне кемгә калдырып киттең?”– дим. “Күршеләр күз-колак булып торды”, – диде. Менә бу, ичмасам, чын ана! Балалары, оныклары өчен җанын бирергә әзер.
Күптән түгел бакча күршем Роза Галиуллина: “Авылда ни хәлләр бар? Мин әле Әгерҗедә, олы кызымда. 15 көн инде оныклар карыйм. Кияү Казанда укуда. Кызым өч бала белән өлгерә алмый”, – дип чылтыратты. Балаларын үстереп кеше иткән бит инде, югыйсә. Инде оныклары дип өзгәләнә.
Балаларына авыр вакытта ярдәмгә ташланучы аналар бихисап. Авылдашым Рәзилә Ясавиева сөйләп торды: “Алабугада оныгымны карадым. Авырып киткән иде. Әле Сабадан ике оныгымны китереп киттеләр – салкын тидереп авырыйлар. Аякка бастырам, Алла боерса”, – ди.
Яшьләргә яшәп китү өчен (аз хезмәт хакы алып эшләүчеләргә бигрәк тә), ата-ана ярдәме бик кирәк. Әгәр ата-ана, балаларының хәленә керсә, яшьләр, һичшиксез, авырлыкларны җиңеп, яшәп китә. Әби-бабайның пенсияләре үзләренә җитә, хәтта артып та кала, шуңа күрә кулдан килгәнчә яшьләргә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм мин. Әнием гел: “Балалар – чәчкән иген, көз көне уңышын җыясың”, – дип әйтә иде. Әйе, гомер көзләре һәркемгә килә. Кеше картая, күзе дә сукыраерга, аяклары да йөрмәскә мөмкин. Менә шул чакта “күке ана”ның язмышы аяныч. “Мин балаларны уйлап та бирмим”, – дия торгач, балаларының да андый анага исләре китми башлый. Нәкъ менә шундый кешеләр яшьләрне, балаларын миһербансызлар дип яманларга ярата.
Бер әбинең оныкларына тиен-миен акча сузганын күреп нәфрәтләндем. Карты белән икесенә 22 мең пенсия алалар бит, югыйсә. Оныклары урынында булсам, ул кчаны алмас та идем, нишлисең, балалар бит. Хәзер кием-салым да кыйммәт, уку әсбапларын да үзеңә сатып аласы, мәктәптә ашарга, юлга автобуска да кирәк. Хәзер укулар да түләүле бит. Әбинең шул гамәлен күреп, ачуым чыкты. Гүргә алып китми бит акчасын, ник кысмырланырга инде, үз оныклары бит.
Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы.
Фаягөл ӘХМӘТШИНА |
Иң күп укылган
|