поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.04.2012 Мәгариф

Өйрәтәләр мәктәпләрдә...

Бүгенге көндә мәктәп бусагасын атлап керүне күпмедер дәрәҗәдә армия сафларына килеп эләгү белән чагыштырырлык. Җәмгыятьнең торган саен усаллана баруы балаларыбызның да әшәкеләнүенә китерде, шуңа күрә мәктәп стеналары эчендә дә укучылар арасында хәрби хезмәтнең язылмаган кануннарына охшаш мөнәсәбәт булуын беләбез.

Укучы – укучы

Кая ул элегрәк заманнарда гадәти нәрсә булган сыйныф белән берләшеп, белем ягы аксаграк укучыга ярдәм итүләр, аның өстеннән шефлык билгеләүләр; тыңлаусызрак, тәртипсезрәгенең кабарган кикриген көч һәм әрләү аша түгел, белем белән кызыксындырып, башкаларны үрнәккә куеп шиңдерүләр… Хәзер бар да башкача: тынычрак, йомыкыйрак бала, кагыйдә буларак, сыйныфташлары тарафыннан көлү, мыскыллау, кыерсыту объектына әверелә, ә лидер (белем ягыннан түгел, башкалар арасында авторитетка ия булуы ягыннан) үз шөһрәтенең җылы нурларында назланып, ни тели, шуны эшләп йөри. Шуңа күрә үзен яклый алмаган баладан акча кысулар, аны төрлечә мәсхәрәләү-җәберләүләр, аның ипи шүрлегенә менеп төшүләр һәр мәктәптә диярлек бар.

Бер баланың төркемнән аерымрак булуы, өй эшлә¬рен күчерергә бирмәүләр, контроль эш вакытында булышмаулар кебек сәбәпләр исә укучылар арасында сугышларны тудырып тора. Хәлне йодрык ярдәмендә чишү малай-шалайның канына сеңгән инде, аңа аптырый торган түгел, тик хәзер кызлар да кимен куймый. Мәктәптә укучы кыз балаларның мәктәп артына чыгып, бер-берсенең киемнәрен ерта-ерта, чәчләрен йолкый-йолкый сугышуларын сурәтләүче видеолар хәзер интернетта буа буарлык.

Укучылар арасында үзара шундыйрак мөнәсәбәт хөкем сөрә хәзер күпчелек мәктәпләрдә. Бүгенге балалар буыны кануннар мәсьәләсендә дә нык алга киткән, кыерсытулар, кыйнаулар факты буенча, яшьләре тулмау сәбәпле, артык катгый җәзага да тартыла алмаганнарын алар яхшы белә. Шушы хәлләрдән чыгып, ял көннәрендә балалар мәктәптән түгел, ә, киресенчә, мескен белем йорты бинасы укучылардан ял итә торгандыр.

Укытучы – укучы

Мөнәсәбәтләрнең бу төрендә дә бүгенге заманда куанырлык моментлар аз. Бер мәктәптә укучы укытучысын хөрмәт итми, икенчесендә укытучы укучыны кыерсыта. Һаман да шул телефон камерасына төшерелеп, интернетка эләккән мәктәп тормышын су¬рәтләгән видеолардан өлкәнрәк сыйныф укучыларының яшь укытучыга каршы эндәшү, аңа чүп-чарлар ыргыту, кул күтәрү очракларын да һәм, киресенчә, укытучының балага күрсәткеч таяк белән селтәнү, башына китап белән сугу, башы белән партага төю очракларын да күзәтергә була.

Күптән түгел бер тапшыруда 11 нче сыйныфта укучы егетнең, каныкканы, яхшы билгеләр куймаганы, рәнҗетерлек сүзләр әйткәне өчен, физика укытучысына берничә тапкыр пычак кадаганы турында караган идем. Хатын исән калган үзе, ә вакыйга буенча җинаять эше кузгатканнар, егетне хәзер төрмә көтә. Чаллы шәһәрендә исә әле күптән түгел генә капма-каршы хәл булган: укытучы 8 яшьлек укучы баланы сүз тыңламаганы өчен этеп җибәргән һәм стенага килеп бәрелеп, малайның башына зыян килгән, умыртка баганасы сынган. Укытучы башта, малай мәтәлчек атканда үзе шулай җәрәхәтләнде, дип акланып маташса да, ахырдан гаебен таныган. Умыртка баганасы сынарлык булгач, ул этеп җибәрүнең көчен күз алдына китерергә буладыр.

Югары уку йортлары, тулай тораклар яшьләрне боза, дип сөйлиләр, чынлыкта исә барысы да мәктәпләрдә үк башлана бит. Сугышулар, кыйнаулар, көчләүләр, мәсхәрәләү-мыскыллаулар, сүгенергә өйрәнүләр, тәнәфес вакытында бәдрәфтә тәмәке көйрәтүләр, бәйрәм саен оештырылган дискотекаларда аракы эчүләр, өлкәннәрне санга сукмаулар – боларның барысы да хәзерге заманның күп мәктәпләренә хас. Болар белән көрәшергә дә кыен. Шуңа күрә һәммәсен дә әлеге дә баягы җәмгыятьнең әшәке, бозык булуына сылтап: «Их, дөньясы, кая тәгәрибез?!» – дип уфтанып куярга гына кала.

 


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»