поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.04.2012 Шоу-бизнес

"Солянка"га төшкән чикерткә

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда чираттагы “Татарча солянка” концерты булып узды. Безнең редакциядә шундый гадәт кертелгән: нинди дә булса күренерлек татар тамашасы булдымы, “Бердәмлек” хәбәрчесе анда барып, барысын да үз күзе белән күреп, яңарак нәрсә булса – мактап яисә кимчелекләрен күрсәтеп язып, хөрмәтле укучыларыбызга җиткерергә тиеш. Ә укучы анда үзе хәл итә инде – укып хозурланыргамы, әллә “тагын шуны ук язганнар” дип, газетаны читкә этәрергәме.

Үткән елның декабрендә генә килеп киткән “Солянка” инде менә тагын Самарада. Чыннан да, елына икешәр тапкыр Россия киңлекләрендә концертлар куеп, алардан бушаган арада туйларда, банкетларда акча эшләгән, кыскасы, “чёс” ясап йөргән артистлар турында хушың китеп язып утыруы беренче мәлләрдә генә кызыклыдыр.

Менә газета тупланмаларын актарып чыктым да үткән апрельдә дә шул ук Раяз Фасыйхов, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ринат Рәхмәтуллин, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаеваларның килгәннәрен исемә төшердем. Программаларында да әллә ни зур үзгәреш юк: “Эссе” дуэты башкарган “Авылга, авылга”ны, Ләйсән Гыймаеваның “Синең карашың”ны, аның Булат Бәйрәмов белән бергә җырлаган “Җаныкаем, җанашым”ны, Ринат Рәхмәтуллинның “Тукта, яңгыр”ын, Раяз Фасыйхов һәм Иркәнең “Сиреньнәр”ен бер ел элек кенә ишеткән идек бит әле. Хәер, ул чактагы программа әле байрак та, кызыклырак та булып күренгән иде, чөнки дәртләре ташып торган егетләр төркеме чыгып, “Эх, алмагачлары!” һәм “Без бит авыл егетләре!” җырларын башкарганда зал тилереп кул чапты.

Быелгы концерт программасына килгәндә, ул әллә ни зур ачышларсыз, тигез генә үтте. Эльмира Сөләйманова башкаруындагы “Күңел кошым”, Иркәнең “Бер-беребезне яратабыз” һәм аның Раяз Фасыйхов белән бергә башкарган “Якын кешең булсын” җырларын тамашачы бик яратып кабул итте. Кызганычка, дуэт белән җырлаганда күбесе пар булып түгел, тукталышта басып торучы ят кешеләр булып күренделәр. Парлашып җырлау күзгә-күз карашып, кулга-кул тотышып, мәһәббәт хисләрен күрсәтүне таләп итә бит. Менә шул якынлык җитмәде дә инде кайбер парларга.

Булат Бәйрәмов “Татарча солянканың чикерткәсе” дип сәхнәгә чыгарган Мөнир Рахмаев, башкалардан аермалы буларак, залда утыручы халык саны белән кызыксынмады, ә абаһим кебек алкышлар, алкышлар һәм тагын алкышлар сорады. Алып баручы аның бу комсызлыгына ишарә итеп: “Мөнир ул халык энергиясе белән туклана, концерттан соң ул ашамый да, эчми дә, тик сикереп-сикереп җырлый гына”, - дип көлдерде.

Әйе, бу экспрессив егет үлгән җаннарда да дәрт уятырлык көчкә ия. Чуар, кызыгырлык кием, кырын эшләпә киеп меңләгән кызның гына түгел, “Барс-Медиа” продюсерларының да йөрәкләрен яулап өлгергән ул.

Мөнирнең микрофон тотып басып җырлавын һичкайчан күрмәссең, ул сәхнә буйлап күз иярмәслек тизлектә хәрәкәт итә. Ә кайчакта акробатик номерлар да күрсәтеп ала. Үткән елгы “Солянка”да Самара тамашачылары моны үз күзләре белән күрделәр - кайсыдыр мизгелдә Мөнир сәхнәдән залга очып төште сыман. “Тамашачы хәзер җыр тыңларга гына килми, ул бездән шоу көтә”, - дип саный Мөнир.

Рахмаевның репертуарында рус, татар, инглиз, хәтта бразиль һәм итальян җырлары бар. “Кеше яшен кебек булырга, бөтен җирдә дә өлгерергә тиеш”, принципы белән яшәгән Мөнир инде Мәскәүгә дә барып җиткән һәм “Ума Турман” группасы белән бергә җырлау бәхетенә ирешкән. Венера Ганиева белән парлап җырлаган җыры да бик популяр. "Солянка"да Иркә белән бергә башкарган “Сиреньнәр” дә тиз арада танылды. Ә җәен аның “Ак каен” дип аталган беренче сольный дискы дөнья күрәчәк. Заманча киенеп, заманча кыланып, дәртле җырлар башкарып, яшьләрдә татар җырына карата мәхәббәт уята алган, популярлыгын тир түгеп яулаган бу егеткә уңышлар теләп, иҗатны акча сугу белән бутамыйча, гел эзләнүдә булуын телибез.

Ә концертка кайтып, шуны гына әйтәсем килгән иде: елның елында бер үк рецепт белән “пешерелгән солянка"ны күпме яхшыртырга тырышсаң да, Мөнир ише “чикерткәләр” генә аны тәмләндереп бетерә алмый, билгеле. Бер бренд астында гастрольләр шулай еш оештырыла икән, димәк, ел саен аның программасын тулысынча үзгәртеп, хәтта төрле темаларга багышларга кирәктер. Артистлар шул ук булып та, шоу яңа булган очракта гына татар тамашачысы залны гына түгел, балконнарны да тутырып килер иде.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»