поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.04.2012 Җәмгыять

Зыялылык: намус белән ... арасында

«Зыялылар беләсезме кемнәр? Музейларда 2000 сум хезмәт хакына культура һәйкәлләрен саклаучы алар.» Билгесез автор

Мәкаләнең исемендә күп нокталар куеп китү шуннан: пролетариат юлбашчысы Ленин бабабыз интеллигенциянең ролен бик тә түбән бәяләп, аны хәтта, әйтсәм әйтим инде, тизәк белән тиңләгән. Кискен чагыштыру. Зыялыларны, аларның ролен алай бик түбән бәяләргә кирәкмидер, әлбәттә. Чөнки алар теләсә нинди җәмгыятьнең авангарды, һәрхәлдә шулай булырга тиешле социаль катлау бит. Тик бүген татар зыялысымы, русныкымы – авангардлыкка бик тартмый. Ил кайгысын күрмиләр. Хакимият белән дә дуслыклары җитәрлек. Бәйсез була белмиләр. Хәер, бу турыда бездәге басмаларның берсендә язылган иде инде. Сүз бүген башка юнәлештәрәк.

 

Ә Ленинга килгәндә, баштан ук ачыклап китик: ул Россия тарихында бар булган интеллигентларны түгел, ә 19 йөзнең икенче яртысында яшәгән, хакимияткә ярым сатлык, реформалар уены уйнаган зыялыларны күздә тоткан дип укыган идем берсендә. Бәлки шулайдыр.

 

Чын зыялы кем ул? Кыскача әйткәндә, җәмгыять, ил язмышы өчен үзен җаваплы санап йөргән, аны йөрәге аша уздыра алган, ул язмышка тәэсир дә итә алган кеше. Чит кеше кайгысына үзенеке кебек кайгыра белгән зат.

 

Зыялылар бит әле шагыйрь-язучы, культура хезмәткәре генә түгел, ул, мәсә­лән шул ук галим-голәмә дә. Без әле яңарак кына профессорлар урам себергән чордан чыктык. Интеллигент урам себергәндә дә аңардан бер генә нәрсә сорала: намусына, зыялылыкка тугрылыклы булсын, ягъни зыялы булып калсын. Корсак кайгысын соңгы урынга куйсын. Һәм үзен азрак яратсын.

 

Менә шул соңгысы, үз-үзеңә мәхәббәт дигән нәрсәнең зыялылыкның кире индикаторларыннан берсе икәнен искәртеп тору кирәк микән?..

 

Шушы нисбәттән иҗат интеллигенциясе арасында таралу алган бер чир – юбилейлар турында әйтәсе килгән иде.

 

Шундый бер шаярту бар. Нәрсә ул юбилей дигән сорауга җавап: сине чәчәкләргә күмгәннәр, ә син үзең әле исән. Юбилейлар... Бөек тантанага әверелгән даталар. Бездә бит 55не дә, 48не дә билгеләп үтәләр. Әйе, яраталар бездә кайберәүләр чәчәкләргә күмелергә. Шул рәвешле алар үзләренең “бөеклекләренә” янә бер кат инаналармы, аны башкаларга исбатларга тырышалармы, бик төгәл итеп җавап бирү җиңел түгел.

 

Мин аңлап бетерә алмыйм, каян чыга икән ул шуның ишегә мөкиббәнлек? Бер­сендә телевизордан күрсәтәләр: мәгълүм бер уртакул иҗатчы олы залның түрендәге алагаем кәнәфидә Рим патрицие кебек яртылаш ятып, яртылаш утырып тора. Сәхнәгә, алдан әзерләнгән сценарий буенча, чыккан берсе кочагы белән чәчкә алып чыга. Аннары юбилярны мактарга тотына. Ул мактаулар буенча әлеге кеше республикада беренче иҗат әһеле, аннан талантлылар әле тумаган һәм тумаячак та. Юбиляр рәхәт елмая, эйфория кичерә. Менә бит ул нинди икән. Елмаюдан кысылып беткән күзләрдә хәтта яшь тамчылары да чагылып китәргә мөмкин. Үзеңнең бөеклегеңне беләсең килсә, нинди чара үткәрәсе һич сер түгел.

 

Тик монда бит иң аянычы шул – әлеге кеше дә эчтәнме, тыштанмы, үзен зыялыга, иҗат интеллигенциясенең алыштыргысыз бер вәкиленә санап йөри. Дуслары да шул ук фикердә. Ул кеше интеллигент кабырчыгы кигән. Һәм эчтәнме, тыштанмы нәкъ менә шундыйлар хакимият белән кода-кодагыйлыкка исәп тотып һәм аңа ирешеп тә ала. Боларның йөрәгендә һич кенә дә милләт, ил-көн кайгысы була алмый инде. Аларның йөрәгендә бары үзләре һәм үз мәнфә­гатьләре.

 

Кыскасы, әйтәсе килгән сүз шул: пролетариат юлбашчысы бүген исән булса, белер иде теге мәгълүм сүз белән иң беренче чиратта кемнәрне атарга...


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 68 | 14.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»