поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.04.2012 Сәясәт

Медведев нәрсә белән истә калыр?

Берничә көннән Россиядә Президент алмашыначак. Димәк, Дмитрий Медведевның эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга вакыт. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, халыкның күпчелеге аны милицияне полициягә үзгәрткән шәхес буларак истә калдырачак.

Респондентлар Медведев башкарган эшләр арасында кышкы вакыттан баш тартуны да искә алган. Сораштыруда катнашучыларның тагын 5 проценты Медведевның 2008 елның 8 августында Көньяк Осетиядә килеп чыккан хәрби низагка тиз җавап бирүен искә төшер­гән. Президентлык срогының иң башында кабул ителгән карарны алар "көчле идарәче адымы" дип атаган. Россиялеләрнең нибары 3 проценты гына Медведевның "Юл хәрәкәте иминлеге турындагы" законга үзгәрешләр кертүен һәм ришвәткә каршы көрәшергә омтылуын искә алган. Күпчелек фикеренчә исә (23 процент), хәзерге президент дөньяны (Рос­сияне дип уйларга кирәк) әллә ни үзгәртә алмаган: "Берни үзгәрмәде. Законнар, карарлар кабул ителде, тик аларның нәтиҗәсе генә сизелмәде", – дип җавап биргән алар. Ә сезнең өчен Дмитрий Медведев Россия Президенты буларак нинди закон һәм карарлары белән истә калды?

 

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

 

– Китә торган кешене сүгү бик үк яхшы түгел, билгеле. Тик аның идарәсе вакытында милли мәсьәлә­ләр өлкәсендә без теләгән законнар кабул ителмәде. Милли төбәк компоненты хакындагы тәкъдимнәребез шулай ук игътибарсыз калды. Дөрес, мәгариф буенча яңа фундаменталь закон нәкъ Медведев тәкъдиме белән халык тикшерүенә чыгарылды. Төзәтмәләр шак­тый булды, безнең фикерләр күпмедер өлештә искә алынды. Әйтик, мәгариф хезмәткәренең уртача хез­мәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш, дигән тәкъдим закон проектына кертелде.

 

Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче:

 

– 2007 елда ул вакыттагы президент Владимир Путин мәгариф стандартларыннан милли компонентны алып ташлый торган законга кул куйды. Дмитрий Медведев исә шушы фа­шистик законны юк итмәде, теләмәде дә. Ул президент булган вакытта әлеге закон гамәлгә керде. Аның шаукымы буларак ничә йөз мәктәп ябылды, әле тагын ябылачак. Моңа өстәп Медведев чыгарылыш имтиханын бары тик рус телендә генә тапшырырга кушып, татар телен кысрыклап чыгарды. Аллага шөкер, республикаларны губерналарга үзгәртеп куймады. Милләтне таратып, юк итү юлында бу соңгы адым булыр иде. Шуңа мин аларның берсенә дә әлеге эшләрендә уңыш телисем килми. Чәршәмбе көнне Россия Дәүләт Думасында ясаган чыгышында Премьер-министр: "Милләтләрне яклый торган партияләр булырга тиеш түгел", – дип белдерде.

 

Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге җитәкчесе:

 

– Хәзер тәгаен генә әйтә дә алмыйм. Медведев нинди мөһим адымнар ясады икән соң? Мөгаен, мин халыкның сез әйтеп үткән 23 проценты кебек фикер йөр­тәмдер. Мәгариф, сәламәтлекне саклау кебек өл­кә­ләрдәге хәлиткеч карарлар Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән иде. Хәзерге президент исә аларны башкаручы гына булды. Ирешелгән дәрәҗә­не югалт­мау да мөһим анысы. Медведевның эше шул ягы белән җаваплы булгандыр.

 

Ренат ХАРИС, Татарстанның халык шагыйре:

 

– Милицияне поли­циягә үзгәртү карары белән хәтергә кереп калачак. Дөрес, әлеге үзгәрешләр урынлы һәм кирәкле иде, дип әйтә алмыйм. Исемне үзгәртеп кенә эшне үзгәр­теп булмый шул. Халыкка, илгә, әлеге структураның эшчәнлегенә бу карар тәэсир итмәде, уңай нәтиҗәсе күренмәде.



Ватаным Татарстан
№ 66-67 | 13.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»