|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2012 Медицина
Кипкән таракан яман шешне нишләтсен?“Монда ишеткәннәрне үзегез генә белеп калмагыз, якыннарыгызга, күршеләргә дә сөйләгез!” Республика яман шеш авырулары клиник диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов "Пациентлар мәктәбе" дип аталган чарага җыелучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте. Әлеге очрашу хастаханәдә дәваланып ятучы байтак ханым-туташларда зур кызыксыну уяткан.
Чараның темасы исә гүзәл затларны шүрләтә, һич югы сискәндереп җибәрә торган чир – күкрәк бизендәге яман шеш турында иде. Республикада соңгы 15 елда күкрәк яман шеше белән авыручылар 85 процентка арткан. Бүген ул хатын-кызларда гына була торган чирләр арасында иң югары баскычта тора. Табиб-онкологларга, сырхауларга эндәшеп, кайт та күршеңә сөйлә, дип әйтүе генә җиңел. Яман шешне әле күпләр һаман да дәвалап булмаслык коточкыч чир, бер башланып киткәч, кешене кара гүргә кертмичә туктамаучы зәхмәт итеп кабул итә. Шуңа күрә адәм баласы өметсезлеккә бирелеп үз эченә йомыла, аңа инде кояш сүнгән, бөтен дөньяны тоташ караңгылык каплап алгандай тоела һәм ул һәрнәрсәгә күз йома, битарафка әйләнә. Юкса, иртәрәк беленгән очракта, башка чирләр кебек үк, яман шештән дә котылып була. Татарстан онкологлары алып барган мәгълүматлардан күренгәнчә, яман шеш белән исәпкә алынганнан соң 5 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичерүчеләр 57,5 процентны тәшкил итә. Ул күрсәткеч моннан 10 ел элек 46 процент булган.
Тавык тизәге "дәвасы"
Әйе, чир иртәрәк ачыкланган очракта аннан тулысынча дәваланырга мөмкин. Ләкин табибларның эчләрен пошырган нәрсә: кайберәүләр традицион медицинага ышанмый. Шундыйлар да бар: яман шешне җиңү өчен операциядән дә баш тартмый, табиб билгеләгән даруны да эчә, химия дәвасына да ризалаша. Шул ук вакытта тизрәк терелеп аякка басу өчен кайдадыр колагына кереп калган, күзенә чалынган алымнарны да куллана. Әйтик, тавык тизәге ашаучылар, бәвел, керосин, бензин эчүчеләр, кипкән таракан йотучылар да булгалый икән. Ә чебен гөмбәсе, дару үләннәре эчү турында инде телгә алып әйтеп торасы да юк. Кеше шулай итеп могҗизага өметләнә. Нигә химиотерапиядән качасың, дип сорагач, чәчне коя бит ул, дип аклансалар, ә тавык тизәге эчү турында сүз кузгаткач, бераз укшыта инде укшытуын, ләкин борыныңны кысып, күзләреңне йомып эчеп җибәрсәң, җиңелрәк үтә, диләр икән. Яман шештән арынырга "Шевченко ысулы" дип, ашар алдыннан чистартылмаган үсемлек мае белән аракы эчеп кую да булышмый, ди белгечләр. "Әгәр ярдәм итә, чирне җиңеп, үлемнән коткарып кала торган булса, безнең дәвалау оешмасында флягасы белән аракы һәм сыек май торыр, бөтен сырхауларга да дозалап салып бирер идек. Кыйммәтле даруларга да акча сарыф ителмәс иде", – ди чыгышында диспансерның беренче химия терапиясе бүлеге мөдире Гүзәл Мөхәммәтшина. Белгеч кайбер сырхауларның химия дәвасыннан баш тартып, үз белдеге белән сихәтләнергә тырышуын күреп шакката.
Багучыга барма...
– Фәлән кеше кайсыдыр багучыга баргач, савыгып кайткан, яман шеш юып алгандай юкка чыккан, дигән сүзләрне дә ишеткәлибез, – ди Рөстәм Шамил улы. Үзләрен дәвалаучылар, дөньяны чистартучылар дип атап йөртүчеләр шактый хәзер. Ә чынлыкта бар тырышлыклары хастадан ничек тә күбрәк акча савуга корылган була. Онкологлар ачыклау максатыннан шундый мәгълүматларны да барлый башлаган. Үзен багучы, халык дәвачысы дип зурлап таныштыручылар янына барып та чыгалар. "Әйе, яман шештән үз кулларым белән дәваладым", – ди икән шундый "хикмәтле" кешеләрнең берсе. Күрсәт әле миңа шуны, ничек булды соң ул, дип сораштыра башлагач, дөреслек ачыла. "Дәвачы" сүзен болай дип дәлилләмәкче: "Аның хәзер кайда икәнен кем белгән, ул миңа йөрде-йөрде дә, килми башлады, димәк, савыккан..."
30 яшен дә тутыра алмый калган ханым химия терапиясе алган вакытта агулы дару үләне дә эчә. Ул организмга шулкадәр тәэсир иткән ки, йөзе, күз алмалары саргайган. Табиблар дәваны туктатып, тикшерә башлыйлар. Бу вакытта инде эчке әгъзаларга зыян килгән була. "Ул яман шештән түгел, бавыры җиткелекле эшләмәгәнлектән үлеп китте", – ди баш табиб. Андый гыйбрәтле дә, үкенечле дә үлем-җитемнәр әллә ничаклы. Бер хатын күкрәгендә борчак зурлыгындагы шеш барлыгын сизеп алгач, кәбестә яфрагы һәм бәвел белән дәваланмакчы булган. Янәсе, шеш тишелеп агачак та үзеннән-үзе бетәчәк. Тик 1 ел буе дәвалануга карамастан, шеш тишелми. Яман чир дүртенче стадиягә җитеп, бөтен күкрәккә таралгач кына ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлап ала һәм табибларга күренергә карар кыла. Тик инде күкрәкне саклап кала алмыйлар.
Сабыр итәргә ярамый
Ә берәү тагын да "сабыррак" булган – шешле күкрәгенә ул 8 ел буе төрле компресслар япкан. Нәтиҗәдә күкрәк тиресе янып, суелып, тармак-тармак кан тамырлары калкып чыккач кына, тәки онкологларга барырга туры килер, ахры, дип уйлый. Бу язмышның азагы ничек тәмамланганын чамалавы кыен түгел. 70 яшьлек ир-ат исә күкрәк чире белән дә авырмаган, аның муен артына бармак башы зурлыгында шеш чыккан. Ул озак уйлап тормастан, шешне "ваниш" белән чистарта башлый. Абзый кеше, "ваниш" керне агарта, унитаздагы микробларны үтерә, нигә минем муенны тазартмаска тиеш әле, дип фикер йөрткән. Табиблар янына килгәндә яра бөтен муен буенча җәелгән, тирәнәйгән була. Ничек түздең, ник алданрак килмәдең, дигәч, болай да яшим бит әле, дигән җавап ишетәләр.
Онкологлар халыкны шулай ук биологик актив өстәмәләр белән дә сак эш итәргә чакыра. Алар кыйммәт тормаса да, дару түгелләр. Дөрес, гигиеник сертификатлары булырга мөмкин, ләкин берсе дә клиник яктан тикшеренү үтмәгән. Препаратларга өстәмә итеп кенә җибәреләләр. Чирдән турыдан-туры дәваласалар, дару буларак теркәлерләр иде. Чама белеп кулланганда дару үләннәренең файдасы бар, аппетитны ачалар, ялкынсынуны алалар, су алмашын яхшырталар. Ләкин алар да контрольсез эчкәндә аяныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, табиб билгеләгән дәвадан баш тартырга ярамый.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|