поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2008 Мәдәният

ШАМИЛ ЗАКИРОВ: «...САЛГАН САЕН АЛТЫН ЙОМЫРKА ТӨШМИ»

Шамил Закиров бө­тен гомерен Камал театрына багышлаган шәхес. Аның белән бер сулышта яши ул. 20 елдан артык директор вазыйфасын үз җилкәсендә тарткан Шамил Зиннур улыннан башка Камал театрын күз алдына да китерү авыр. Бүген милли сәнгать индуст­рия­сендә аның кебек булдыклы менеджерлар бар­мак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, ту­лы канлы тормыш бе­лән яшәтә алган кеше ул. Шамил Зиннур улы белән татар театры язмышы, милли драматургия проблемалары, кино сәнгатенең ни өчен үсеш ала алмавы хакында сөй­ләштек.

— Шамил әфәнде, Камал театры гастроль­ләр­гә еш йөри. Элек, әл­бәттә, алар күбрәк һәм колачлырак булган. Хәзер дә тик ятмыйсыз — Бакуга, Алматыга барып кайттыгыз, Мәскәүне дә читләтеп узмадыгыз. Бүген Камал театрының чит төбәк­ләргә чыгып йөрүе табыш китерәме, әллә бу уңай имидж саклау өчен генә эшләнәме?

— Үткән гасырның 60-70 нче елларында гастрольләр керемле иде. Ул вакытта театр финанс ягыннан ниндидер авырлык кичерә башласа, шунда ук акча эшләргә дип гастрольләргә чыгып китә идек. Урта Азиягә барып кайтулар берни тормады. Юл бәясе, кунакханәләр­дә яшәү арзан иде.

Ә үзгәртеп кору елларында хәлләр башка юнәлеш алды. Хаклар түзә алмаслык булып үсте. Гастрольләр бик чыгымлы, дәү­ләт яисә иганә­челәрнең ярдәменнән башка мөмкин түгел. Хәер, гас­трольләрнең кирәклеген дәү­ләт тә аңлый, аңа игътибар артты.

Гастрольләргә актив йө­рибез, ләкин бу безнең ке­сәгә бик нык бәрә. Кайткач, акчасыз калабыз. Гас­трольләргә чыгым эз­ләп барабыз булып чыга. Эш­лә­мәсәң, файдалырак. Ләкин кул кушырып уты­рып булмый, артистларның иҗади формасы югала. Гастроль­ләрсез театр үлә башлый.

— Акча мәсьәләсе авыр дисез. Камал театры бу яктан башкаларга караганда әллә ни авырлык кичерми кебек, дәүләт яхшы ярдәм күрсәтә бит.

— Соңгы елларда бинага ремонт ясалды, җиһазлар алынды, театрны техник яктан яңарттык, ләкин хезмәт хакы буенча арттарак калдык. Качалов театрыннан да калышабыз. Мәсәлән, Мәс­кәүгә үз акчабызга барып кайтырга мәҗбүр булдык, чөнки мәдәният министрлыгы без­гә ярдәм итмәде. Бармыйча кала алмыйбыз, андагы тәнкый­тьчеләр, сән­гать белгечләренең  бәя бирүлә­ре бик мө­һим. 

— Театр дәүләт яр­дә­меннән башка яши аламы?

— Юк. Репертуарлы театр — керемсез театр. Ул “ту­пик”­ка илтә торган театр. Без коммерцияле проектлардан мөмкин кадәр качарга тырышабыз, чөнки бу театрның зәвык дәрәҗәсен төшерергә мөмкин.

Икенче ягы да бар. Бары тик югары дәрәҗәдәге сән­гать әсәрләрен, күп чыгымнар таләп иткән классика, зур состав белән эшләүче спектакльләрне генә сәхнә­ләштерү театрны буш тагарак алдында калдырырга мөмкин. Шуңа да ул күп­кырлы булырга тиеш. Репертуар өчен “кассовый” спектакльләр дә кирәк. Ансыз булмый. Минемчә, Марсель Сәлимҗанов театры бу яктан идеаль иде. Ул югары сән­гать әсәрләрен дә куйды, киң катлам тамашачыга яраклы спектакльләр дә чыгарды. Тамашачыны үзенә җәлеп итә белгән булдыклы режиссер иде.

— Соңгы вакытта театрның иң уңышлы һәм уңышсыз спектакльләрен атый аласызмы?

— Быелгы сезонда иң уңышлысы — Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Дивана” спектакле. Бу — без горурланырлык әсәр. Эстетик яктан бик камил, зәвык белән эшләнде. Анда поэзия бар. Тамашачы, интеллигенция кызыксынып, яратып кабул итте. Әсәр халык арасында бәхәс куптарды, бүгенге көндә сәяси яктан да бик актуаль ул. Зөл­фәт Хәкимнең “Телсез күке” спектаклен яратып карыйм, милли проблемаларны кү­тәрә.

Ошамаганнарын әйтмим. Репертуарда үзем ояла торган әсәрләр дә бар. Андыйлар, бәлки, тамашачы килер, театрга финанс ягыннан уңыш китерер дип уйланып эшләнә. Кайберләре ялгышлык та булып чыга. Салган саен алтын йомырка төшми бит. Бу — эзләнү процессы. Мә­сә­лән, Туфанның “Гөр­гөри кияүләре” башта артык гади булып тоелган иде. Ә үзенең жанрында ялт ит­кән әсәр килеп чыкты. Фәрит Бикчәнтәев сәхнә­ләш­тергән “Җанкисәккәем” спек­такле дә 10 елдан артык уңыш бе­лән бара.

— Камалны бер драматург һәм бер режиссер театры дип тәнкыйтьлиләр. Классик драматурглар, Туфан Миңнуллин әсәр­ләре генә куела һәм аларны бер режиссер гына сәхнә­ләш­терә, дигән шел­тәләр бар. Сез бу тәнкыйть белән килешәсезме?

— Бер яктан, бу тән­кыйть­кә нигез бар кебек. Тәф­сил­ле анализ ясамаганда шундый фикер туарга мөм­кин. Минем үземдә дә андый тоемлау бар, Фәрит Бикчән­тәев тә моны аңлый. Сез әйткән фикер урынсыз тү­гел. Без моны беләбез. Туфанизмнан качарга тырышу даими рәвештә бара.

Менә Зөлфәт Хәким. Ул сатирик-прозаик иде, тартып дигәндәй театрга алып килдек, пьесага заказ бирдек, аларны сатып алуны оеш­тырдык. Хәзер ул күренекле драматург. Бүген алмашка Илгиз Зәйни калкып чыкты. Без аны Аксубайга барып таптык. Гәрчә ул мәк­тәптә укыганда ук пьесалар язган, ТР Язучылар берлегенә җи­бәр­гән булган. Безнең сәх­нәдә “Суган чәчәге”, “Мәхәббәт турында сөйлә­шик” әсәр­ләре бара, Г.Кариев исемендәге Яшьләр театры балалар өчен “Урман club”ын сәх­нәләштерде, Уфа­да аның пьесасын уйныйлар. Бик өметле егет. Әлегә бераз кемгәдер охшатып язу да бар аңарда, ул дөнья классикасын, чит ил драма­тур­гия­сен күп укый. “Мәй­дан” журналында эш­ләүче журналист Равил Сабиров бар.

Режиссер монополизмына килгәндә, хәлләр бик үк мөшкел түгел. Быел режиссура бүлеген биш кеше тә­мамлый. Араларыннан икесен билгеләп үтәсем килә. Әлмәт кызы Лилия Әхмәтова бар. Зәвыклы,  үҗәт һәм акыл белән эш итә торган оештыручы ул. Финанс институтын гел “5”кә укыган килеш ташлап, театр институтына белем алырга килде. Аңардан әйбәт режиссер чыгачак дип уйлыйм.

Икенче кеше —  Эмиль Талыйпов. Казан егете. Бик талантлы, күпкырлы шәхес. Аңардан берьюлы шәп режиссер да, актер да чыгачак. Хәзергә ул кайсы юлны сайларга белмичә бәргәләнә.

— Шамил әфәнде, бү­генге татар драматургиясен ничек бәяләр идегез?

— Базар мөнәсәбәтлә­ре­нә күчкән вакытта татар драматургиясе кризис кичерде. Ләкин бүген милли драматургия шок хәленнән чыкты. Язучылар арасында конкуренция туды. Татар драматургиясен үстерү максатыннан “Яңа татар пьесасы” конкурсын оештырдык. Җи­ңүчегә 200 мең сум премия каралды. Ул чакта Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе 30 мең сум иде. Төп бү­ләкне Зөлфәт Хәким алды. Хәзер премия күләме бераз кимеде, катнашучылар да азайды.

Беренче елны без 130дан артык әсәр кабул иттек. Бы­ел исә 39 пьеса, ләкин аларның сыйфаты шактый үсте.

—  “Театр одного актера” дигән әйбер бар. Урыслар арасында бик  популяр ул. Моны татарда оештыру мөмкинме? Һәм кайсы актер аны булдыра алачак, Сезнеңчә? Тамашачыны берничә сәгать буе үзе­нә генә каратып эшләрлек кешеләр бармы?

— Өлкән буыннан Равил Шәрәфиев моны эшли ала. Яшьләрдән мин алда әйтеп киткән Эмиль Талыйпов үзе бер театр кебек. Әгәр дә ул бу эшкә теләп алынса, уңыш казаначак. Урта бу­ын актерлар арасыннан Әмир Камалиевның перспективасы әй­бәт иде. Рәшит Шамкай бар. Раил Садриев моны булдыра алыр, ул ях­шы актер һәм көчле оештыручы. “Театр одного актера” —  һич­шик­сез, Салават Фәтхетдинов. Минемчә, җыр­чыдан бигрәк ул яхшы актер. Автор да, режиссер да.

“Театр одного актера” ди­гәндә актер ниндидер дә­рә­җәдә автор да булырга ти­еш. Аннары моның өчен кешедә зәвык та кирәк. Киң катлам тамашачы арасында популярлык яулармы-юкмы ул театр? Бусы да бар бит. Ярты-йорты хәерче системада аны булдыру авыр. Моның өчен комфортлы җәмгыяви, сәяси шартлар, яхшы әдәбият булуы кирәк. Ләкин аңа лаеклы кешеләр бар.

— Буа һәм Камал театрлары арасында киеренке мөнәсәбәт сизелә. Буа театры, Камал сәхнә бирми, татар театрына 100 ел тулу уңаеннан узган юбилей фес­тиваленә кертмәде, ди... Ике театр арасында аңлашылмаучанлык нидән килә?

— Андый театрны танымыйбыз. Гәрчә аның ачылышына бардык. Аларны котлап, сөенеп кайт­тык. Төзү­челәр өчен “Әл­дер­мештән Әлмәндәр” спектаклен алып барып, бушка күрсәттек. Аларга карата безнең күңел ачык булды, ләкин көтмә­гән­дә Раил ягыннан безнең бак­чага таш атулар башланды. Бер-бер артлы интервьюлар бирде, трибунадан чыгыш ясады. Мин аның бу адымын аңламыйм. Дөресен әйткәндә, сәх­нәләш­тер­гән әсәрлә­реннән оялам. Аларның тамашаларын “шабашка” дип атыйм. Әйе, бик күп акча эшлиләрдер, ләкин спектакльләре зәвыксыз бит. Раил үзе талантлы, темпераментлы артист. Аңа зәвык та бирелгән булса, гениаль булыр иде.

— Шамил әфәнде, татарның авырткан җире — кино булмау. Ни өчен ул бездә үсеш ала алмый?

— 90 нчы елларда татар киносын тудырырга тырышу вакытында ТР Мәдәният министрлыгы акча бүлеп бирде, конкурс игълан итте. Ләкин кино тө­шерә башлаганда беркем белән дә киңәшләшмичә эшләделәр, Марсель Сәлимҗанов бик рәнҗеп йөрде моңа. “Исә Болгар җилләре”н төшерделәр. Уңыш­сыз дип саны­йм. Тарихчылар белән дә исәп­ләшмәделәр.

Татарның киносы булмау — зур трагедия. Кино сәнгате үзеш­чәннәр кулына килеп эләкте. Татар киносының концепциясе, идеологиясе юк. Ул нинди булырга тиеш? Киноның ки­ләчәге әле кү­ренми, моңа, бәлки, буын алмашыну сораладыр. Кинолы булу өчен безгә бәйсез дәүләттә яшәргә кирәктер, бәлки. Яхшы сыйфатлы кино туар өчен хакимиятнең милли сәясәте булу зарури. Бик соң алындык шул бу эшкә...

— Сезнең “ТНВ” каналына карата фикерләрегезне беләсебез килә.

— “ТНВ” 90 нчы еллар азагында барлыкка килде. Мин элекке каналны да яхшы хә­терлим. Бүгенге телевидениенең мөмкинлекләре зурайды, масштаблары ки­ңәйде. Ләкин сыйфат ягыннан ул әллә ни үсмәде. Аның исеме дә татарча түгел бит ичмасам!

Аерым тапшырулар бар, әлбәттә, ләкин тулаем алганда безнең канал аңлаешсыз. “ТНВ”ның милли сәясәте, идеологиясе юк, анда кадрлар белән дә проблемалар бар дип уйлыйм. Татарны яратмаучылар да шактый  анда. Тәүлек буена татарча сөйләп торган канал кирәк безгә. Шул турыда хыялланам. Урысның дистә­ләгән каналы бар, ә сан буенча икенче урында торган татарның — юк. Каналны булдыруда, аны яшәтүдә халыкның акчасы кулланыла, үзебезнең милли каналны булдыруга тулы хакыбыз бар. 

— Шамил әфәнде, милли хәрәкәттә Сез актив катнашасыз, ел саен Хәтер көнендә буласыз, оештыруда ярдәм күрсәтәсез. Милли проблемалар да Сезнең өчен ят түгел. Энегез җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессының эш­чәнлеген ничек бәялисез?

— Конгресс заманында милли хәрәкәткә альтернатива буларак уйлап табылган структура. Милли хәрә­кәтне ниндидер кысаларга кертергә тырыштылар, аның белән идарә итәселәре килде. Хакимият үзенең теләгенә иреште бугай. Ләкин ул “карточный домик” булып чыкты. Дистә ел дәвамында конгресс җитәкчелеге буш сүз сөйләү белән шөгыль­ләнде, кунакка гына йөрде. Сәясәт булмады.

Ринатны конгресс башлыгы итеп  кую минем өчен яңалык булды. Ул актив эш­ли, урыннарда барысын да оештырып, җанландырып җибәрде. Эшләре уңай якка борылганын безнең гас­трольләрдән кү­реп була. Урындагы милли оешмалар белән конгресс тыгыз элем­тәдә тора, ярдәм дә күрәләр. Яшьләр, дин әһелләре, хатын-кызлар, укытучылар юнәлешендә бик мобиль эш алып барыла. Барысын да үзләре хәл итә алырлык мөм­кинлек бирелсә, әлбәт­тә, башкачарак булыр иде.

Конгрессның Русия, дө­нья күләмендә эш алып барганын, татарны яклап эшләгәнен күрәсе килә. Лә­кин Русия төбәкләренә кадәр үзебездә дә хәлләр мөшкел. Татарстанның унбишләп ра­йонында татар мәктәп­ләре юк. Шул ук Нурлатта Думага депутат булып киткән Фатыйх Сибгатуллин район баш­лыгы булган вакытта, ку­лында бөтен нәрсә бар килеш, татар мәктәбен ачтырмады. Югары Осланда да шул ук хәл. Үз җиребездә хуҗа була алмагач, Русия буенча ничек таләп итик мәк­тәпләрнең ачылуын?!

Конгрессны тәнкыйтьли­ләр, кайчакта урынлы, кайчакта юк. Мин үзем дә Ринат белән күп кенә фикер­ләр буенча килешеп бетмим. Ләкин конгрессның актив эшчәнлеге уңай нәтиҗә бирә.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 11 | 21.03.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»