|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2012 Мәдәният
Көтмәгәндә бирелгән көтелгән исем ("Бәракалла" рубрикасы)Әлмәт театры артисты Рамил Минханов «Халык артисты» исемен шактый озак көтте. Мактаулы исемнең «пичәте» юбилей кичәсенә дә өлгермәсе мәгълүм булгач, «Атказанган артист» булып яшәп торырга дип күңелен тынычландырган иде инде Рамил. Юбилей кичәсенә башкаладан кайтып төшкән кунаклар да серне азаккача сакладылар, бактың исә «кесә»ләрендә «пичәтле указ» бар икән. Үзенә «Татарстанның халык артисты» исемен бирүләрен ишеткәч, 50 яшен тутырган Минханов башта сәхнәдә, аннан сәхнә артында, аннан гримеркада, соңыннан банкетта сабый баладай бертуктамый сикергән диләр. Сикерерсең дә, ничә еллар көтелгән исем бит ул.
Тагын бәбиләр бар!
Минзәлә театрының өч яшь артисткасының бәби көтүләре хакында октябрь санында язган идек бит, көткән бәбиләр күптән «ыг-гы» дип җырлап, бишектә яталар. Декабрь азагында Динара Акматова Искәндәр исемле малай, гыйнвар уртасында Рания Җиһаншина Мәликә исемле кыз, февраль уртасында Ләйсән Әхмәтшина Илназ исемле малай алып кайттылар. 2,5 айлык Искәндәр әнисе белән урамга чыгарлык булган инде. Тәбриклибез, кызлар! Бәбиләрегезгә энекәшләр, сеңелкәшләр алып кайтасы барлыгын да истән чыгармагыз.
Түбән Кама театрында да бер малай бар – Рафил Зәйнуллинның да улы туды. Исемен Радэль дип куштылар.
Тотылган булса да, машина бит ул!
Әтнә театрының яшь артисты Риваль Хисмәтуллин машина алган. Риваль тамашачыларга «Мулла» (Т.Миңнуллин) спектаклендә уйнаган мулла роле аша таныш. Әтнәләрнең «мулла»сы хәзер тотылган «уникеле»дә йөри. Килер бер көн – артист булып эшләп баер да, машинаның чебен дә кунып карамаган өр-яңасын алыр әле.
Ур-ра, яңа түбәләр!
Буа театрында да яңалык. Бу көннәрдә артистлар Рамил Шәрәпов һәм Гөлзада Камәретдинова, баш администратор Люция Зиннәтуллова, монтировка цехы башлыгы Зөлфәт Әюпов фатир ачкычлары алып йөриләр. Иң яшь театрларның берсе шулай матур гына, барын да көйләп-җайлап, мүкләп-чутлап эшләп ята. Мартта фатирлы булган бу дүрт бәхетле әлегә ялгызлар ди. Хәер, фатиры булгач, кияве дә, кәләше дә озак көттермәс.
|
Иң күп укылган
|