поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.04.2012 Ир белән хатын

Ирләр күңеле – шомлы тайга кебек

Сүзем ир-егетләр хакында! Үз гомеремдә алар белән шактый аралашырга туры килде миңа. КамАЗ заводларының берсендә уналты ел ир-ат арасында эшләдем. Себергә китеп, вахтовикларның тулай торагына эшкә урнашкач, алты ел буе ир-егетләрнең һәрбер тын алуын тоеп, бөтен кичерешләрен, проблемаларын күреп-белеп яшәргә туры килде. Менә инде дүрт ел 170 кешелек коллективта (шуларның дүртесе генә хатын-кыз) – сейсмопартиядә эшлим.

Дөресен генә әйткәндә, минем хәтта якын иптәш кызларым да юк. Кияүгә чыккач, булганнары белән дә ара өзелде. Соңгы утыз елда иң якын дустым да, сердәшем дә, терәгем дә – ирем!

 

Ир-егетләрнең күңеле караңгы, шомлы, серле, очсыз-кырыйсыз тайганы хәтерләтә миңа. Хатын-кыз, чәч кистерергә кереп чыккан арада да, бер белмәгән кешегә бөтен тормышын ачып салырга өлгерә. Ир-егетләр исә бүтән кавемнән! Үзен нинди генә шатлык яисә авыр хисләр биләсә дә, ул аны уртаклашырга ашыкмый. Әмма кайвакыт каты бәгырьле булып күренгән бу затларның да күңеле бәллүр савыттай челпәрәмә килеп уала.

 

Монда, тайга уртасында, элемтә бары тик спутник антеннасы аша гына. Бүтән бернинди аралашу чарасы юк! Миңа бер минутка да телефонны, интернетны һәм рацияны калдырып чыгып китәргә ярамый. Бер генә хәбәр дә кичектерелергә тиеш түгел. Кичкә таба ир-егетләргә гаиләләре, туганнары белән аралашырга махсус вакыт бирелә. Ир-егетләрнең шушы кичке аралашуны ничек зарыгып көткәннәрен белсәгез иде сез! Миңа теләсәм-теләмәсәм дә күп сөйләшүләрнең шаһиты булырга туры килә.

 

... Инде сигезенче елын танкта механик-йөртүче булып эшләүче Алмаз бүген дүртенче тапкыр керә инде. Кичә дә сигез-тугыз тапкыр кереп, өенә дә, хатынының кәрәзле телефонына да чылтыратты, тик алучы гына булмады. “Борчылма, бар да яхшы булыр...” – дип тынычландырырга тырыштым мин аны. “Яхшы түгел шул... Балаларны күршегә калдыра да, иптәш кызлары белән клубтан клубка йөри. Кызыбыз зур инде, киләсе елга мәктәпкә бара. Ә улыбызга дүрт яшь кенә әле, аның өчен кайгырам... “ – диде Алмаз, яшь тулган күзләрен телефоннан ала алмыйча. “Бар, кайтып ят, зинһар, йоклар вакытың ике сәгать кенә калды ич...» – дигәч, әллә оялып, әллә алҗып, бүтән кермәде. Җитмәсә, телефонга чират торучылар, йөрәк ярасына тоз сибеп: “Мәче китсә өйдән, тычкан башканы сөйгән...” – дип үртиләр үзен. Алмаз, сер бирмәскә тырышып, кызыкка борган булса да, борчылуы йөзенә чыккан. Ул өч минутка алты тапкыр чыгып, тәмәке пыскытып керде. Ниһаять, бер чылтыратуында “җирдәге” телефон телгә килде. Мин җиңел сулап куйган идем, ләкин бу тынычлык бик озакка бармады. Алмазның: “Ә әниең кайда?” – диюен ишетүгә, бөтен гәүдәм кабат бер йодрыкка төйнәлде. Алмаз сөйләүчене тын гына тыңлагач: “Сау бул, кызым, энеңне кереп ал Разия апаларыңнан... Бергә ятып йоклагыз, яме... Ишекләрне биклә!” – диде һәм кызарып янган йөзенә бәреп чыккан тирен җиң очы белән сөртә-сөртә урамга атлады. Чиратта уен-көлке ясап гөрләшкән унбишләп ир тып-тын калды.

 

Минем Алмаз артыннан йөгереп чыгып, улымны юаткандай башыннан сыйпап, тынычландырасым килде. Әйтерсең лә, ул үз кичерешләрен миңа калдырып чыгып китте.

 

Нигә соң гаилә өчен тырышып-тырмашып яткан иргә хөрмәт юк? Балогына да кермичә, танктан сикереп төшүгә, җанашының хәлен белешергә ашыккан ирне өендә көтмиләр микәнни? Ник телефоныңны кесәңә салып, ике балаңны кочаклап, телевизор карап диванда ятмаска инде?! Сигез ай буе йомшак түшәк, хатын назы, матур сүзләр, тәмле сый күрми эшли ич ул ир!

 

Алмаз икенче көнне путевка алырга кермәде, димәк, эшкә чыкмаган... Ул чыкмагач, 4 кешедән торган бригада да эшләми дигән сүз. Дүрт көн буе гөжләде, эчте егетләр! Гадәттә ирләр ике генә сәбәп аркасында эчә – шатлыктан яисә кайгыдан. Әмма шатлыктан эчкәндә алар икенче көнне үк рәткә килә, эшкә чыга, ә менә кайгыдан эчү озакка сузыла. Бу эчешнең ахыры начар тәмамланды – партия җитәкчесе дүрт ирне дә эштән куып, өйләренә кайтарып җибәрде.

 

Алмазның хатыны күпме кешенең язмышы белән шаяруын мәңге күз алдына китерә алмаячак. Гадәттә үз иренә, балаларына төкереп караган кешене башка гаиләләрнең хәле кызыксындырмый. Бәлки кайберәүләр ул ирләрнең эчүендә Алмаз хатынының ни гаебе булсын дияр. Әмма һәрбер җинаятькә нинди дә булса сәбәп этәрә. Бу очракта эштә эчү – үзе зур җинаять! Үзенә юаныч эзләп төпкә тәгәрәмәсме Алмаз? Яхшы әти, гаилә терәге булырлык көч таба алырмы ул?..


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 33 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»