поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2012 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов Тукай премиясенә тәкъдим ителде

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә тапшырыла. 2012 елда бу премиягә кандидат буларак Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәкъдим ителде (2002-2010 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен).

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле - киң тамашачы арасында дан казанырга өлгергән яшь коллектив. Ул 1999 елда мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров инициативасы белән оештырыла. 2002 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов эшли. Аны халык Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе, укытучы, профессор, телевидениенең популяр алып баручысы буларк та белә. Айдар Файзрахманов сәхнә эшчәнлегендәге зур тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз эшен җаны-тәне белән яратуы, таланты, музыкаль инструментларда виртуозларча уйнавы, югары дәрәҗәдә хезмәт сөючәнлеге, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булуы, чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль Республикада гына түгел, ә чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллективка әйләнде.

Ансамбль, әсәрләренең формасын сиземләве, аларны техник яктан төгәл һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдә оста башкаруы белән башкалардан аерылып тора. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны - татар халкының музыкаль фольклорын - театральләштерелгән тамаша аша тапшыра. Айдар Фәйзрахмановның төрле җирләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе, ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәренең музыкаль фольклорының туплануына китерә.

Музыка мөхитендә ансамбль үзенең универсаль булуы белән аерылып тора: артистларның барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлыйлар, бииләр һәм төрле музыка уен коралларында уйныйлар. Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз, онытыла башлаганнардан – гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя, гаҗәеп матур яңгырыйлар.

Ансамбль, Россия буйлап ( Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск, Усинск ( Коми АССР), якын (Украина, Кырым) һәм ерак чит илләргә (Австрия, Германия, Франция, Литва, Польша, Төркия, Финляндия) гастрольләргә чыгып, милли сәнгатебезне пропагандалауга һәм татар музыка фольклорын дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле эшчәнлеге Республикабызның мәдәни тормышында искиткеч вакыйга булып тора. Кыска гына вакыт эчендә, ансамбльнең уннарча төрле программалары төзелде, йөзләрчә концертлары куелды. Бүгенге көндә, сәнгать җитәкчесенең актив һәм профессиональ югарылыктагы хезмәте нәтиҗәсендә, татар халкының музыкаль фольклоры бөтен дөнья буйлап яңгырый. Аның иң гүзәл үрнәкләрен пропагандалау, җир шарының төрле төбәкләрендәге бүгенге көн тамашачысын татар фольклоры белән таныштыру буенча бик зур мәдәни-агарту, концертлар оештыру эшчәнлеге алып бара ансамбль.

 

 


 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»