поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.03.2012 Мәдәният

Татарны рәнҗеткән әсәрләр премиягә лаек түгел

Яз җиттеме, әдәбият һәм сәнгать әһелләре даирәсе бал корты оясын тузгыткандай гөжли башлый. Чөнки Габдулла Тукай исемендәге премия өчен көрәш башлана. Матбугатта, теге яки бу кандидатны яклап, бер-бер артлы мәкаләләр дөнья күрә. Быел Тукай премиясенә дәгъва кылучылар бигрәк тә күп – 12 кеше.

"Ул явыз татарларны тар-мар итте"

 

Кемнәргә тиеш, кемнәргә тиеш түгеллеген 26 апрельдә – Тукай туган көнендә генә белә­чәкбез анысы, әмма кайбер кандидатларның исемлеккә керүе күпләрне бүген үк гаҗәпләндерде. Әйтик, Ренат Салаватовның. Аның тәкъдим ителгән спектакльләре арасына М.Мусоргскийның "Борис Годунов" әсәре дә кертелгән. Дөрес, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ренат Салаватовның куйган хезмәте зур. Исемлектә шулай ук "Шагыйрь мәхәббәте", "Җәлил" опералары да бар. Ләкин ул әсәрләр өчен заманында коллектив хез­мәтләре Тукай премиясе алды инде. Ни өчен татарны рәнҗет­кән, түбәнсеткән "Борис Годунов" әсәре дә Тукай бүлә­генә дәгъва кыла? Күптән түгел Шаляпин фестивалендә "Борис Годунов" яңача сәхнәләштерелде. Спектакльдә "Как во городе было во Казани" җырының тулы версиясе яңгырады. Җырда Явыз Иванның Казанны алуы турында җырлана. "Ул явыз татарларны тар-мар итте, башта 40 меңне суйды, аннан 3 меңен", – дигән сүзләр дә бар бу җырда. ("Иван Грозный брал Казань, громил и резал "злых татарове" и зарезал их "40 тысяч и еще 3 тысячи") Менә шушы әсәргә дә Тукай премиясе бирелергә мөмкин икән.

 

Заманында театрда эшләгән бер җырчы, Казанда куелган "Борис Годунов" спектаклендә җырның бу өлешен Казанга, татарга хөрмәт йөзеннән җырлатмыйлар иде, дигән иде. Бүген ник ул кабат сәхнәгә менгән? Күңелне иң әрнеткәне – татар өчен җан аткан, милләтебезгә тел-сүз тидермәгән, татарларны мыскыл итүчеләрне үткен каләме белән камчылаган Тукай исемен шушы әсәр белән бәйлибез. Әнә Мәскәү, Санкт-Петербургта уза торган бәйгеләрдә катнашсын, тик безнең бөек шагыйрьнең исемен йөрткән бәйгедә түгел.

 

Ренат Салаватовның татармы, түгелме икәнен тикшерергә җыенмыйм. Рус яки башка милләттән булып та Тукай премиясенә лаек булырга мөмкин. Шунысы мөһим: лауреатлыкка дәгъва кылучы татарга гына хезмәт итәргә тиеш. Бу очракта танылган композитор Александр Ключаревны мисал итеп китерәсем килә. Ул – рус милләтеннән булса да, гомер буе татарга хезмәт иткән шәхес. Кайбер татар композиторлары ирешә алмаган биеклеккә ирешеп, безнең сәнгатебезгә саллы әсәр­ләрен калдырып китте.

 

Тукай премиясенә – урысча гариза

 

Күп вакыт, кандидатлар исемлегенә керү өчен нинди таләпләргә җавап бирергә кирәк икән соң, дип кызыксыналар. Әлбәттә, кандидатларны төрле берлекләр, оешмалар, редакцияләр тәкъдим итә ала. Безнең газета да язучылар тәкъдим итте. Шулар арасындагы Тукай премиясен алган танылган язучыларыбыз Миргазиян Юныс, Фоат Садриевларны яратып, "үзебезнекеләр" дип атап йөртәбез. Премиягә тәкъдим итү "кухня"сы аеруча кызык. Татарча язган, милләткә үз телендә хезмәт иткән әдәбият әһеленең бер генә документы да татарча тутырылмый бит! Ә без республикада ике дәүләт теле дип күкрәк киереп йөргән булабыз. Татарның бөек шагыйре Тукай премиясенә тәкъдим ителүченең документлары да татарча тутырылмагач, дәүләт телен кайда гына кулланабыз икән соң без?!

 

Бүләкле булдым – каләмне алып куйдым

 

Премияләр турында гәп куерту язучылар җыелган җирдә кузгатылмыйча калмый инде. Өч әдип бергә сөйләшеп торса, берсе барыбер шул хакта сүз башлый. Бер көнне язучылар тәрҗемә хакында сөйләшүгә җыелганда да Рабит Батулла шаяртып: "Тукай премияләрен кире алмасалар ярый әле", – дип әйтеп куйган иде. Ә бу шаяртуда берникадәр хаклык бар. Чөнки бу премияне алганнан соң күпләрнең иҗатлары тукталып калды. Алай гына да түгел, алар арасында бер тапкыр да каләм тибрәтеп карамаучылар бар. Тукай премиясе алдым, мин – бөек язучы, дип күкрәк киереп йөри, ә аннан соң язган әсәре бөтенләй күренми. Ә Тукай премиясе алганчы, иҗатына күз салсаң, елына әллә ничә әсәр язган булып чыга. Тукай премиясе алган бер танылган язучыга: "Бер шәп хикәягезне редакциягә китерегез әле, укучылар укып шаккатсын", – дип мөрәҗәгать иткән идем. "Юк, мин хикәяләр белән вакланмыйм, язмыйм да, әнә элеккеләрен бастырыгыз", – дигәч, шаккаткан идем. Чынлыкта исә хикәяләр дә, роман, повесть та язмый инде ул. Элек язган әсәр­ләрен кабат-кабат китап итеп бастыра. Кулъязмалары арасыннан яшь вакыттагы әсәр­ләрен эзли. Тукай премиясе алучыларның кайберләре әнә шундый эшләр белән мәшгуль.

 

Дөресен әйтергә кирәк, татар әдәбиятында хикәяләргә кытлык сизелә. Гомумән, проза жанрында каләм тибрәтүчеләребез бик аз. Күптән түгел "Дружба народов" журналының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нәгыйм белән дә бу хакта гәп куертып алдык. "Россиядә һәм БДБ илләрендә иҗат итүчеләр кырылып шигырь яза. Журналга бастырырлык шәп проза юк. Булса да бик аз", – дигән иде ул.

 

Мәхәбәттән нәфрәткә бер адым

 

Безнең дә иң авырткан җи­ребез – шул. Газетада һәр җомга саен хикәя басылгач, прозада кытлык хөкем сөргәнен яхшы беләбез. Дөресен әйтергә кирәк, хикәячеләр күп түгел. Тукай премиясе лауреатлары безне хикәя белән күмеп китәргә тиеш тә бит?! Юк, җәмәгать. Аларның премиядән соң иҗат итүчеләре ике кул бармакларына да сыеп бетә хәтта. Шуңа күрә Тукай премиясен биргәндә, прозаикларга игътибарны арттырырга кирәктер. Узган ел да прозаикларны күрергә насыйп булмады. Юбилей елы, шагыйрь­ләргә тиеш, чөнки Тукай шагыйрь булган, дигән сылтауларны ишетергә туры килгәләде. Әнә шул күпләп премияләрне тапшыруны күреп, минем болардан кайсы җирем ким, диюче шактый гына әдипләр күтә­релде хәзер. Алар да хаклы. Чөн­ки гомер буе каләм тибрәткән шагыйрьләрнең зур бүләккә хакы бар. Иҗатларына күз салсаң, чыннан да аларның кайбер лауреатлардан бер генә ким җире дә юк. Артык булмаса әле...

 

Шунысы кызык, ә бәлки кызганычтыр: премияләр шагыйрь-әдипләрне дошманлаштырды. Тукай премиясе алганчы, кандидатларны эт итеп сүгәләр. Кайчандыр иҗатта иңне иңгә терәп, бер редакциядә эшләгән әдипләр дә бер-берсенә "кырык беренче елгы" күзләре белән карый. Менә шунда кемнәрнеңдер чын йөзе күренә башлый инде. Тукайның кемлеге онытылып, премиянең дан-дәрәҗә, акча өчен икәнлеге шәйләнә. Туры Тукай бу галә­мәтләрне күрсә, нишләр иде икән?..


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 56-57 | 30.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»