поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.03.2012 Җәмгыять

Андый ирең булганчы...

Тора салып ирләр чәйнисез, димәгез тагын. Кайвакыт, ничарадан бичара, бер балык башын чәйнәргә туры килә. Хатын-кыз белән урам тутырып әрепләшеп торган ирләрне күргәч, минем бер генә сүз әйтәсе килә: ир түгел сез, ә «истеричка».

Туганым машина руле артында инде күптәннән йөри. Ике бала үстерүче ана буларак, көне бала көе көйләп үтә. Берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага илтә. Җитмәсә, түгәрәкләргә өлгерергә кирәк, кичкә – бассейн, йоклар алдыннан – дәрес карау... Бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдә дәү әниләрсез генә ике бала үстерүче кеше генә аңларлык аның хәле. Һәрвакытта кирәкле җиренә машина белән чыгып чаба. Бер көнне кич хәл-әхвәл белешергә дип шалтыраткач, кәефсез чагына туры килдем. «Яңа елап, шешенеп туктадым әле, – диде ул. – Юлда төп юнәлеш буенча мин барам, ишегалдыннан машинасында ир-ат чыгып килә. Ул бит инде мине уздырырга тиеш. Сигнал биреп, атылып чыкты бу машинасыннан. Син, дура, дип башлаган иде сүзен, калганын хәтта сортлап та тора алмыйм. Бөтенесе әшәке сүз. Имеш, мин аны уздырырга тиеш, бетте-китте. Өйгә кайткач әй рәхәтләнеп еладым шуның шакшы сүзләреннән».

 

Юлда ирләрнең тотнаксызлыгына беренче тапкыр гына юлыкмаганга тулгандыр инде күңеле, дидем мин. Юкса чын ир заты хатын-кызга шакшы сүзләр белән кычкырамыни инде?! Хәтта хатын-кыз чынлап торып гаепле булса да, йә юморга бора ул сүзне, йә «ташлама» бирә. Бер кибет янында мин дә тап булган идем андый «калай әтәч»кә. Янәсе, бу йортта ул яши, монда һәрвакытта машинасын куя икән. «Борчылмагыз, мин хәзер китәм», – диюемә тыныч кына, ярар, диген дә, кереп утыр бит инде машинаңа! Сатып алынган шәхси кишәрлеге түгел бит, кибет янындагы юл кырые. Ә юк, ир затында күкерт кабындымыни – әйтмәгән бер сүзе дә калмады. Югыйсә, мин тавыш күтәреп бер сүз дә әйтмәдем, цензурасыз сүз ычкындырмадым ләбаса. Кулларын болгый-болгый, хатын-кызларның иң мәгънәсез зат икәнен тамак киереп кычкырган адәми затка ни диясең...

 

Мин кузгалып китә башлагач исә, ник дәшмисең, чукрак мәллә син, дип, машина тәрәзәсенә иелгәч кенә телгә килдем. «Истеричка» дими ни диясең – хатын-кызга урам тутырып чәпчеп торган ир нинди ир инде ул?! Андый ирең булганчы, өрә торган этең булу мең өлеш артыктыр...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»