|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2012 Җәмгыять
Тагын биш ел эшләргә ризамы?Ил халкына пенсия яшен кичектереп торырга туры килмәгәе. Илнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Юрий Воронин үзенчәлекле тәкъдим ясаган. Аның сүзләренә караганда, пенсиягә чыгу яшен һәркем үзе сайларга тиеш. Тик шунысы гына бар: хәзерге кебек 55 һәм 60 яшьтән пенсиягә китәргә теләүчеләр дәүләттән минималь пенсия генә алачак. Ә 66 һәм 65 яшькә кадәр эшләргә әзер булучыларга акчаны лаеклы итеп түләячәкләр. Юрий Воронин әйтүенчә, сайлау мөмкинлеге булгач, пенсиям аз дип зарланучылар да калмаячак. Ә сез пенсия яшенә өстәп тагын биш ел эшләргә ризамы?
Елена ПОЛЯКОВА, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге Пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге белгече:
– Пенсиягә чыгу-чыкмау мәсьәләсен һәркем үзе хәл итә. Пенсия аз, дип зарлансалар да, бүген беркем акчасыз утырмый. Тик халыкның бәласе шунда ки, ул иртәгә нәрсә булачагы турында уйламый. Әлеге дә баягы дәүләтнең пенсияне финанслашу программасын алыйк. Аның турында бөтен кешенең ишеткәне бар, катнашучылар гына бармак белән санарлык. Әй, 10-15 елдан нәрсә була әле, дөньяның 40 төрле үзгәреп куюы бар, дип кул селтиләр. Ә лаеклы ялга чыгып, пенсия ала башлагач, чит ил картларына күрсәтеп сукраналар. Америка, Германия пенсионерлары картлык көнендә экскурсияләргә йөри, ял итәргә барырга акчалары җитә, имеш. Чит илдә яшьләр безнекеләргә караганда күпкә алданрак эшкә урнаша. Шул көннән башлап булачак пенсиясен кайгырта. Шуңа күрә Мәскәүдә яңгыраган тәкъдимне начар димәс идем.
Әлфия ВӘЛИЕВА, Татарстан Иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт һәм социаль мәсьәләләр буенча эшче төркеме җитәкчесе:
– Бүген пенсия яшенә җиткән бөтен кеше дә алга таба хезмәтен дәвам итә алмый. Чөнки арабызда төрле һөнәр ияләре бар. Авыр эш урыннарында эшләүчеләрнең моңа сәламәтлеге җитмәячәк. Мәсәлән, слесарь, ташчы, эретеп ябыштыручы кебек һөнәр ияләре пенсиягә чыгарга калган көннәрне санап эшли. Бүген уртача гомер озынлыгы күрсәткече артса да, халыкның сәламәтлеге күрсәткече яхшылардан түгел. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Өлкәннәргә өстәмә ярдәм, дәвалау кирәк. Ә сәламәтлеге какшаган кеше ничек эшләсен? Уңайлы эш шартлары булмаганда пенсия яшен арттыру турында сөйләшү артык.
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, баянчы:
– Минем 43 ел эш стажым бар. Бу азмы икән? Минемчә, алтмыштан соң кешенең нәтиҗәле итеп эшләрлек рәте калмый. Төрле өлкәдә хезмәт итүчеләр бар бит. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагында пенсиягә чыкканчы эшләсәң дә бик җиткән. Пенсия ул – кешенең гомер буе эшләп тапкан акчасы. Ай саен хезмәт хакының күпмедер өлеше күчерелеп бара бит. Бүген пенсия яшенә җитмичә үлеп китүчеләр дә байтак. Андыйларның гаиләләренә бернинди компенсация түләнми. Шуңа күрә 55 һәм 60 яшькә җиткәннәргә лаеклы акчасын түләргә кирәк, дип саныйм. Дәүләт исә гел шул акчаны түләмәү ягын карый.
Светлана АФОНИНА, бухгалтер:
– Юк, өстәмә акчалары үзләренә булсын. Картлык буенча пенсия яше җиткәнне түземсезлек белән көтәм. Рәхәтләнеп ял итәр идем. 60 яки 65 яшькә җиткән карт-карчыкның кайсы эш бирүчегә кирәге бар соң? Түрәләр әнә шул хакта уйлансын. Пенсия яшен арттыру илдәге фәкыйрьләр санын арттырачак кына. Чөнки олы яшьтәгеләр эш таба алмыйча аптыраячак. Яшь аермалары зур булган ике кешегә утын ярырга яки кәгазь тутырырга кушсаң, яшьрәге эшне тизрәк башкарып чыгачагы көн кебек ачык. Хезмәт урынында да яшьләргә өстенлек бирергә тырышалар. Пенсия яшен арттырмаячаклар, дип өметләнәм.
|
Иң күп укылган
|