26.03.2012 Җәмгыять
«Билайн»ның Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтү үзәге - «Бәллүр Гарнитура» бәйгесе финалисты
Шалтыратулар кабул итү үзәкләре арасында уздырыла торган профессиональ бәйгеләр арасында «Бәллүр Гарнитура» иң мәртәбәлеләреннән санала. Әлеге конкурста Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтү үзәге жюри тарафыннан югары бәяләнде! Быелгы бәйгедә Россия, Украина, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм башка илләрнең 100 дән артык үзәгеннән 223 катнашучы булды.
«Билайн» дүрт номинациядә югары бәя алды. Мәсәлән, «Билайн»ның «Социаль челтәрләрдә клиентларга хезмәт күрсәтү» проекты «Технологияләрдән иң оста файдалану» номинациясендә җиңүче булды, ә Тверьдәге клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ике номинациядә җиңде: «Хезмәткәрләр белән иң яхшы идарә итү» һәм «Ел үзәге».
Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтүче Казандагы үзәк аеруча игътибарга лаек булды. Проект бәйгенең финалына чыгып, «Яңа сайт ачу, яңа шалтыратулар кабул итү үзәге булдыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә жюри тарафыннан югары бәяләнде.
««Татар телендә хезмәт күрсәтү» проектын сафка керткәндә эшләгән беренче эшебез – абонентларыбызга Клиентларга ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә аралашу телен сайлап алу мөмкинлеген тудыру. Ул вакытта моның кешеләрнең күңелләренә шулкадәр хуш киләчәген күз алдына да китермәгән идек. Әлегә кадәр бер тискәре фикер дә ишеткәнем булмады. Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтүче уникаль үзәкнең югары бәяләнүенә шатбыз», - дип әйтте Андрей Юдов, «ВымпелКом» ААҖның Казан филиалы директоры.
Исегезгә төшерәбез: «Билайн» – Татарстан абонентларына татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтүче беренче оператор. 2010 нчы елның августыннан һәр абонент хезмәт күрсәтү һәм сату офисларында, Клиентларга ярдәм итү үзәгенә 0611 һәм 2535353 телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә, ВКонтакте сайтында «Билайн»ның рәсми төркемендә (http://vkontakte.ru/mail?act=show&id=1645#/club19784868) татар телендә аралашырга мөмкин. «Билайн» тәкъдим итә торган төп хезмәтләргә кагылышлы материаллар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә чыгарыла.
«Һәр яңа дәвер телне берникадәр үзгәртә. Тормышыбыздагы яңа күренешләр телебездә яңа сүзләр барлыкка килүенә этәргеч була. Билайн безнең чор өчен актуаль булган мобиль элемтә өлкәсенә караган сүзләргә татар телендә үз урынын алырга, телнең кулланылыш даирәсен киңәйтергә ярдәм итә, димәк, телебез сакланачак», - дип әйтте Искәндәр Җидехан, проектның тәрҗемәчесе, филология фәннәре кандидаты.