поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.03.2012 Экология

Авылларда быел су булырмы?

Белгечләр республикада быел зур су басу булмас, дип ышандыра. Алай да, су күтәрелү ихтималы булган елга, күлләр контрольгә алынган.

20 март көнне Татарстан Хөкүмәте йортында әлеге мәсьәләгә багышланган брифингта су басуны кисәтү өчен республикада барысы да эшләнелә, дип белдерелде. Ләкин март ахыры-апрель башында явым-төшем нормадан күбрәк булса, Казансу (Биектау, Арча районнарындагы өлеше), Анзирка, Гөбнә, Шушма һәм башка елга һәм инешләрдә су биеклеге 30-140 сантиметрга җитүе ихтимал. Республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко 15 марттан ук елгаларда боз ваттырыла башлавын, су басуны булдырмас өчен 4 мең автомобиль техникасы, 3 вертолет, 20 мең кеше әзер тора дип хәбәр итте. 1 апрельгә кадәр елгаларда боз вату, күпер торбаларын чистарту эше төгәлләнергә тиеш. Чөнки 5 апрельдән республиканың көнбатыш якларында боз кузгалуы көтелә.

 

Нинди су кулланабыз?

 

Су биеклеге әз генә күтәрелсә дә, яр буендагы үләт базлары, зарарлы матдәләр саклана торган складларга су үтә. Берничә ел элек Кама Тамагы районында мондый хәл күзәтелгән иде инде. Быел исә, Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов сүзләренә караганда, мондый куркыныч юк. Ул бары тик авыл җирләрендә яр буйларында терлек калдыклары, чүп-чар булмавын гына карарга кушты.

 

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина беледерүенчә, ташу вакытында эчә торган суларның пычрану ихтималы зур. Ләкин бу күрсәткечнең елдан-ел кими баруы уңай күренеш. Әйтик, быел алган су пробалары химик, биологик яктан узган елгы анализ нәтиҗәләреннән яхшырак, ягъни эчә торган суның пычрану дәрәҗәсе кимрәк. Марина Патяшина яз дәвамында мондый тикшеренүләрнең әле берничә тапкыр ясалачагын да әйтеп узды.

 

Авылларга куркыныч янамыймы?

 

Язын су әз генә күтәрелсә дә, ул табигатькә зыян китерә. Су кире төшкәч, балык уылдыклары ярда кала, су кошларының оялары күчә, ә бу бәбкәләргә суга төшүне кыенайта. Су артуның тискәре яклары булган кебек, аның җитмәве дә шактый авырлыклар тудыра. Бүген брифингта хәбәр ителгәнчә, Куйбышев сусаклагычында су күләме артыграк булган, ул хәзер кимеп, 49,25 метрны тәшкил итә. Ә менә көнчыгыш районнарда быел кар аз яву сәбәпле, Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге 62,13 метр булса да, бу энергетиклар эшендә уңайсызлыклар китереп чыгара икән. Балтыйк системасы буена биредә су биеклеге 62,5 метр булырга тиеш.

 

Ләкин белгечләр әйтүенчә, Татарстанда туфрак шактый дымлы (120 процент). Шуңа хәзерге фаразлар нигезендә авыл хезмәтчәннәрен куандырырга ашыктылар. Шулай да җәен суның җитү-җитмәү мәсьәләсе, гидрометеорог Галина Жданова фикеренчә, язгы ташу вакытында елгаларның ни дәрәҗәдә тулуына карап кына билгеләп булачак. Быел сусызлык 2010 елдагы кебек авыл халкының кесәсен юкартмас, тормышына зыян китермәс, дип ышанасы килә.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»