поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.03.2012 Җәмгыять

Медведев чишенергә рөхсәт итми, имеш

Австралиядә якшәмбе көннәрендә алсу чалбарлар кияргә катгый рәвештә тыела, Аризонада ирләргә ыштаннарына тарттырылган бау (подтяжка) тагу ярамый. Ә Россиядә исә 1 майдан урамга 40 смдан да кыска итәк киеп чыксаң, 1 мең 500 сум штраф түлисе булачак, имеш...

«Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында» дип аталырга, инде былтыр ук Медведев тарафыннан имзаланган булырга тиешле закон проекты турында инде бүгеннән җәмгыятьтә шау-шу купты. Бусы ни-нәрсә, янәсе, яшьләргә 15-20 яшьтән абыстайлыкка китәргә кирәкмени? Кырыс закон үз эченә бик күп кагыйдәләрне сыйдырырга тиеш икән. Җәмәгать урыннарында кешенең киеме чиста-пөхтә, хатын-кызларның макияжы кычкырып тормаган булырга тиеш. Милләтара низагларга этәрә торган чигүләр һәм беркетмәләр, сүгенү сүзләре язылган киемнәр кию дә тыела. РФ гражданкасына ботфордлар белән сетка оек кияргә ярамый, итәкләр – 40 см, шортылар 35 см дан кыска булырга, корсак күренергә, тирән декольте, биле түбән чалбарлар булмаска тиеш. Искәрмә булып бары пляжлар санала икән. Катгыйлык бөркелгән законда эчке кием-салым да искә алынган – үтә күренмәле блузалар булмаска, эчке кием беленеп тормаска тиеш, җәмәгать урыннарында эчке киемсез йөрү тыела. «Ярамый»лар исемлеген аяк бармаклары һәм үкчәнең икесе дә күренә торган аяк киемнәре кияргә рөхсәт юклык тәмамлый. Ир-атларга исә ертык джинс чалбарлар кию ярамый. Янәсе, законны бозучылар өчен катгый чаралар да күреләчәк – беренче тапкыр закон бозган өчен – 1,5 мең, икенче кисәтүдә – 3 мең, өченче тоткарлануда ике атнага сак астына алу һәм 12 мең сум штраф көтә.

 

Җәй айларында урамдагы зәвыксызлыкка, тотнаксызлыкка карап хуш китә иде анысы. Юан хатыннар да, кәкре аяклылар да супер-мини итәк киеп, ир-егетләрнең ертык, төбе тезенә төшкән чалбар киеп йөрүләре бер дә күзне иркәләми бит. Әгәр әлеге гөманланган закон киләчәктә кабул ителеп, үз көченә керә калса, бүре дә тук, сарыклар да исән булачак. Ул очракта Илбашына әллә ничә кат мөрәҗәгать иткән дин әһелләре генә түгел, гади тәрбияле халык та җиңел сулаячак.

 

Сораштыру

 

Мин аны көткән идем

 

Интернетта 1 майдан Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан кул куелган «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында»гы закон гамәлгә керәчәк дигән хәбәр таралды. Закон гамәлгә керсә, җәмәгать урыннарында хатын-кызларга кыска итәк һәм сыланып торган блузкалар кияргә ярамый, корсак күренергә, тирән декольте булмаска тиеш икән. Ә сез моңа ничек карыйсыз?

 

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

 

– Моны мин реаль әйбер дип санамыйм. Хөкүмәт өчен бу бик вак мәсьәлә. Аның урынына милли мәсьәләләр, илнең икътисады турында уйласыннар. Урамда кеше талыйлар, армиядә егетләребезне үтерәләр, фатир өчен әллә ничәшәр сум акча каералар... Беткәнмени бездә хәл итәрлек проблемалар. Кемнең кыска, кемнең озын итәк киясе килә – һәр кеше үзенчә киенсен.

 

Мөслимә ШӘФЫЙК, журналист:

 

– Бу законны мин бик күптәннән көтә идем. Яз җиткән саен, урамдагы бөтенләй чишенеп диярлек беткән хатын-кызларны күреп, Аллаһы Тәгаләдән, шушы хатын-кызларга акыл бирче, дип сорый идем. Без яшь чакта матур киң итәкле күлмәкләр кияләр иде. Ә хәзер кыска итәк, ачык күкрәк, кендек күренеп тора. Коръәндә ничек киенергә тиешлегебез язылган анысы. Әмма бүгенге көндә аның белән тәрбияләү авыр бара. Шуңа да бу закон хатын-кызларыбызны дөрес киендерергә булышыр, гүзәл затларыбызның бозылуына юл куймас иде.

 

Алинә САФИУЛЛИНА, җырчы:

 

– Мин моңа адәм көлкесе дип карыйм. Россиядә моннан башка да чишәрлек проблемалар күп. Халыкның киемен тикшергәнче, аның тормышы турында кайгыртсыннар иде. Медицинага, торак, юл-транспорт проблемалары турында уйлансыннар алар. Мин үзем кыска итәк кигәнем юк анысы, ә менә декольтены хатын-кыздан алырга ярамый. Гомумән, кем ничек тели, шулай киенсен. Кешенең матур күренәсе килү теләге гөнаһ түгел, минемчә.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»