поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.03.2012 Җәмгыять

Яңасы юк, искесе шатландырмый

Соңгы вакытта суицид очракларының кискенәюе күзәтелә башлады. Психологлар хәтта аның йогышлы икәнлеген исбатлый. Адәм баласын якты дөнья белән хушлашырга нәрсә мәҗбүр итә? Андыйларда яшәү өмете уятып буламы? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил Гарифуллин белән сөйләштек.

– Рамил Рәмзиевич, сезнеңчә, кешене фани дөнья­дан үз теләге белән китәргә нәрсә этәрә?

 

– Кешенең ике төрле: эчке һәм тышкы утлары бар. Нәкъ менә эчкесе, ягъни рухи яктылык төрле газаплар, депрес­сиядән тоныкланырга мөмкин. Моңа төрле авырулардан интегү, туганнар, якыннарны югалту, эчкечелек яки химик матдәләр белән мавыгулар йогынты ясый. Суицид ул – депрессия нәтиҗәсе. Ә депрессия – авыру, күңел тө­шенкелеге. Андыйлар яшәү мәгънәсен югалта. Әгәр кеше үз-үзенә, бу дөньяда нәрсәгә газап чигеп яшәп торырга, дигән сорау бирә икән, ул инде – проблемалы кеше. Биг­рәк тә эчкечеләр шулай уйлый. Алар өчен яңа кыйммәтләр юк, ә искеләре шатландырмый. Суицид – рухисызлык, эгоистлык нәтиҗәсе. Ә рухи яктан кеше бары ихтыяр көче булганда гына үсә ала.

 

– Шунысы кызганыч, соңгы вакытта яшүсмер­ләр, хәтта балалар арасында да суицид очраклары кү­бәйде...

 

– Суи­цидның артуын күп очракта социаль шартларның түбән булуы белән аңлатырга тырышалар. Әмма бу алай түгел. Әйтик, Кытайда икътисадый шартлар түбән. Аңа карап үз-үзен үтерүчеләр бик сирәк. Авыр сугыш елларында да халык үз-үзенә кул салмаган бит. Авырлыкны җиңеп, рухын чыныктырырга ты­рышкан. Суицид иң күп таралган ил – Япония. Анда яшәү дә­рәҗәсе югары. Япон халкы үлемнән курыкмый, алар үлгәч тә кабат яшәү барлыгына ышана.

 

Шунысын әйтергә кирәк, яшьләр күп очракта бәхетсез мәхәббәт аркасында яшәмәскә карар кыла. Бигрәк тә малайлар кызларга караганда бу адымга 4 тапкыр күбрәк бара. Егетләр – эгоистлар, җитлегеп җитмәгән булалар. Ә кызлар ана булырга тели. Моны шуның белән аңла­тырга була. Бу очракта мәхәббәт тормыш­ның иң төп кыйммәте булып тора. Ә баланың башка кыйм­мәтләре юк. Менә бәла кайда!

 

– Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмау үз-үзе­нә кул салу өчен сәбәп була аламы?

 

– БДИның монда гаебе юк. Бала бары уку белән генә мавыккан, гармоник үсеш алмаган. Укучының укудан тыш башка шөгыльләре дә булырга тиеш. Хәзер балалар вакытларын интернетта уздыра. Спорт белән шөгыльләнмиләр, сыра эчәләр. Сыра белән мавыгу да суицидка китерә.

 

– Әгәр бала беркайчан да үземне үтермим дисә, аңа ышанып буламы?

 

– 25 ел психотерапевт булып эшләү дәверендә миңа андый сүзләрне еш ишетергә туры килде. Нинди акылсызлык диләр дә, үзләре дә шул ялгышны кабатлыйлар. Аңла­шыла: ул вакытта кәефләре яхшы була. Ә инде күңел га­заплана башлагач, бөтенләй башка төрле уйлый башлыйлар. Кешене ышаныч, терәк саклый. Ходайга ышану коткара. Бөтен ышаныч сүнеп беткәндә чын дини ышаныч барлыкка килә.

 

– Бала үзенең яшәргә те­ләмәвен әйтсә, ата-анага нишләргә?

 

– Аның кәефен күтәрергә ярдәм итәргә, ышаныч тудырырга кирәк. Авырткан урынны төзәтергә булышу зарур. Рухи кыйммәтләр, шатлыклар авырлыкларны җиңгән өчен барлыкка килә.Төрле яраткан шөгыльләре булсын. Хәзер балалар, яшьләр арасында шизофрения авыруы киң таралган. Чөнки ихтыяр көче җитми, хезмәт юк, спорт юк.

 

– Әгәр баланың әтисе яки әнисе үз-үзенә кул салган булса, балага бу хакта ничек аңлатырга?

 

– Авыр булган, авырган дип аңлатырга. Әмма һич ке­нә дә көчле кеше иде дип әйтергә ярамый. Үз-үзен кайгыртырга яраткан, гаиләсенә төкергән дигән фикерне әйтергә. Бала моны яхшы адым дип кабул итәргә тиеш түгел.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 50 | 21.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»