поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.10.2008 Җәмгыять

“БОЛГАР”НОМЕРЛАРЫ ХAКЫНДА: БЕРӘҮ ДӘ ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ...

“Болгар” номерлары турында бәхәснең тынасы да юк. Бу шулай булырга тиештер дә инде. Бүген бу ыгы-зыгы берсен-берсе гаепләүгә кайтып калды. Кемдер - җитәкчелекне, кемдер - Тукай премиясе лауреатларын, калганнары матбугатны гаепли. Таякның юан башы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына да эләкми калмады. Бөтен татарларны туплап торучы оешма нигә авыз йомып утыра, нигә бер сүз дә эндәшми? Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез дә шалтыратып, аптыратып бетергән үзләрен. Менә шул бимазалаудан соң булса кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы белдерү белән чыкты.

“Соңгы көннәрдә безнең барыбыз өчен дә кадерле вә борынгы башкалабыз Казанның тарихи ядкәрләрен бетерүнең чираттагы шаукымына шаһитлар булдык. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына илнең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребездән Габдулла Тукайның истәлеге белән бәйле “Болгар” номерлары урнашкан тарихи бинаны җимерү уңаеннан борчулы мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә. Безнең күз алдыбызда татар тарихына каршы тагын бер явызлык кылынды һәм бу гамәлнең Ураза бәйрәменә туры килүе милләттәшләребез тарафыннан бик авыр кабул ителде.

 

Бөтендөнья татар конгрессы фикеренчә, әлеге күренеш җиде миллионлы татар халкының тарихи башкаласы Казанның милли йөзен юкка чыгаруда башкарылган эшләрнең чираттагысы булып тора. Без беләбез, татар халкының тарихи ядкәрләренә язмыш болай да рәхимсез булды. Бөек дәүләтләр һәм цивилизацияләр мирасчысы булган халык бүген борынгы мәдәнитенең соңгы истәлекләреннән мәхрүм ителде. Бер Казанда гына Казаков мәчете, күренекле химаячылар, әдәбият, сәнгать әһелләре исемнәре белән бәйле биналар җимерелде. Иске татар бистәсен юкка чыгару дәвам итә, ә Яңа бистә исә бөтенләй бетерелде.

 

ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы белән бәйләнешле Бауман урамындагы Матбугат йорты язмышы да милли җәмәгатьчелектә борчу тудыра. Әлеге бинада урнашкан Г.Тукай клубында заманында Муса Җәлил, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Нәкый Исәнбәт һәм милли мәдәниятебезнең башка олпат шәхесләребезнең тавышлары яңгыраган. Бүген бу бинадан бөтен иҗат оешмалары чыгарылды. Һәм аның киләчәге билгесез. Татар китап нәшриятларын, матбугат чараларын шәһәр үзәгеннән чыгару милли мәдәнияткә булган битарафның ачык мисаллары.

 

Шулай ук Казан шәһәрендәге милли мәктәпләрнең мескен хәлен дә күрмичә булдыра алмыйбыз. Татарстан башкаласында соңгы 15 ел эчендә милли мәгариф өчен бер генә яңа бина да төзелмәде. Милли мәктәпләрнең күбесе бүген яраксыз, иске биналарда урнашкан. Шундый вәзгыятьтә ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирми дигән сылтау халкыбызда рәнҗү хисен уята.

 

Татарстан җәмәгатьчелеге һәм татар дөньясы Казанда 2013 елда Бөтендөнья студентлар Универсиадасын уздыру турында хәбәрне зур күтәренкелек һәм шатлык белән кабул иттеләр. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки бу татар халкының бай мәдәниятен, борынгы тарихын дөньяга таныту өчен зур форсат бирә. Һичшиксез, бөтен дөнья вәкилләрен кабул иткән шәһәр үзенең башка шәһәрләргә дә хас булган стандарт кыяфәте белән түгел, ә милли йөзе, халкыбызның үзенчәлекләре белән җәлеп итәргә һәм горурланырга тиеш.

 

Милли мәдәниятебезнең бөек идеалларыннан чыгып, киләчәк буыннар алдында зур җаваплылык тоеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы тарихи ядкәрләр җимерүне туктатуны кичектермичә, Казанның татар башкаласы буларак милли үзенчәлеген һәм йөзен саклау, үстерү концепциясен булдыруны таләп итә. Безнеңчә, шәһәрнең алга таба үсеше фәкать махсус дәүләт программасы нигезендә генә алып барылырга тиеш!”

 

Әмер бирергә яратабыз анысы. Никтер эшләүчеләр генә күренми. Кемдер бөтен гаепне Конгресска аударып калдырырга тырышты. Янәсе, алар шәхесләр яшәгән биналарны саклап калыр өчен теше-тырнагы белән ябышырга, митингка чыгарга тиеш. Бер оешмага гына гаеп аударып калдыру җиңелдер ул. Нигә Тукай мәйданында бөек шагыйребезгә мәдхия укыган әдипләребез бу сөйләшүдә катнашмый икән?! Әллә алар Тукайны премиясен алганда гына искә төшерәме?

 

Шәхес яшәгән бина гына түгел, хәтта аның кабере дә мөшкел хәлдә.

 

– Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал дип мактанырга, аларның каберләре янында фотография төшәргә бик ярата безнең язучылар, - ди тарих фәннәре кандидаты Тәминә Биктимерова. – Ә аларның каберлекләрен берәү дә килеп чистартмый. Быел Шәриф Камал каберен генә өч тапкыр чистарттым. Тукай янындагы каберлек урыннарын сата башлаганннар да инде. Барысының да шагыйрь янында күмеләселәре килә.

 

Гаепне һаман да читтән эзләргә күнектек бит әле. Кемдер Мәскәүне дә сүгеп ташлады. Берәү дә үзен гаеплегә санамый.

 

– Барысы да үзебездән тора, – ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров. – Күптән түгел Буада сәләтле балалар өчен мәктәп ачтылар, ә татар мәктәбен 30-40 еллык бинага күчерделәр. Билгеле, ата-аналар балаларын яңа, балкып торган мәктәпкә алып бара. Татар мәктәбендә кызымны яки малаемны укытмыйм дип әйтү, нәкъ менә шуннан башланадыр инде ул. Түшәменнән су аккан уку йортына кем баласын бирсен?! Әле Казанда 44 татар мәктәбе бар дип куанып йөри идек. Бүген шуларның бишесен яптылар инде. 2013 елда узачак Универсиадада милли йөзебезне күрсәтерлек биналар бөтенләй калмаячак.

 

“Безнең чиновникларның берсе дә җавап бирергә теләми, - дип үз фикерен белдерде Дамир Исхаков. – “Болгар” номерларының тарихи һәйкәлләр исемлегеннән сызып ташлануы сәер. Кем сызган аны? Дөрес, инвесторны гаепләргә була. Әмма аны исбатларга ныклы нигезебез юк безнең. Бүген безнең төп бурыч - һәйкәл исемнәрен барларга, булганнарын саклап калырга тырышырга кирәк. Аның белән Парламент та шөгыльләнергә тиеш. Югыйсә “Тукай монда яшәгән” дип әйтерлек бер бина да калмаячак.”

 

Ут чыгып, йорт янып беткәннән соң, аңа су сибүдән файда булмаган кебек, монда да гаеп эзләүдән мәгънә калмагандыр, мөгаен. Хәер, “Татнефть” оешмасыннан да әлләни мәгълүмат алып булмады. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче кеше вакытлыча ялда булып чыкты. Аның ярдәмчесе исә мондый сорауларга җавап бирми икән. Барлык сорауларны шәһәрнең төп архитекторына бирергә куштылар. Кыскасы, эт –эткә, эт - койрыкка. Ә чылбырның очы-кырые күренми.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»