поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.03.2012 Экология

Тетрациклинлы тавык

Тәмле тавык ботын кимергәндә яки бер чынаяк сөт эчкәндә, үзебез дә сизмәстән, без зур микъдарда антибиотиклар кабып йотарга мөмкин. Хайван ризыкларында бу матдәләрнең булуын кыяфәте яки исе аша гына билгели алмыйлар. Ул белгечләрнең генә кулыннан килә.

Терлекчелек продуктларына антибиотиклар каян эләгә соң? Җавабы гади. Җитештерүчеләр авыру хайваннарны йә дәвалаган, йә “профилактика өчен” дару белән сыйлаган. Россиядә авыл хуҗалыгы малларын үстерү һәм симертү өчен дәвалау антибиотикларын куллану тыелса да, бөтен җитештерүчеләр дә бу кагыйдәне үтәми. Еш кына фермаларда хәлләр бик мөшкел шул. Дарулар, әйтик, суярга дип симертелгән чебешләргә үз кыска гомерләрен салкын абзарда ачлы-туклы уздырырга мөмкинлек бирә...

 

Кешегә тетрациклинлы тавык ите ашау ни белән яный? Ашамлык белән бергә антибиотиклар да кабул итеп, безнең организм алар нигезендәге дарулардан файда күрми башлый. Табигый иммунитет, ашкайнату системасы, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеге бозыла. Кечкенә балаларга дигән ризыкларда антибиотиклар булу аеруча куркыныч.

 

Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре планлы рәвештә ит һәм сөттәге антибиотикларны тикшерә, ә быелдан буа хуҗалыкларында ясалма үрчетелгән балыкларда да. Лабораториядә моны ашамлыкларның куркынычсызлыгына һәм азык кыйммәтенә гигиеник таләпләрнең үзгәрүе белән аңлаталар. Тагын бер яңалык - иттә левомицетин нормасы бер кг.га 0,001 мг.нан 0,0003 мг.га кадәр кимегән. Сөттә антибиотиклар бөтенләй дә булырга тиеш түгел.

 

- Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүгә бәйле рәвештә, без Ауропа стандартларына якынлашабыз, - дип билгеләп үтә токсикология, биохимия һәм микология бүлеге мөдире Вера Семченко. - Продукциягә таләпләр катгыйлану сәбәпле, быел уңай пробалар күбрәк булырга охшаган. Хәер соңгы вакытта алар кимеде. Былтыр тетрациклин төркемендәге антибиотиклар зур күләмдә 11 ит пробасында, нигездә, тавыкныкында ачыкланды. 2010 елда - 30 пробада.

 

Ит һәм сөттә антибиотиклар табылгач (андый продукция сатудан алына), белгечләр гаепле хуҗалыкта, пробалар нормага килгәнче, тикшерүләр уздыра. Дөрес, монда да бер нечкәлеге бар. СанПиНнар нигезендә, ветлаборатория фәкать берничә төр антибиотикны гына ачыклый: сөттә - левомицетин, тетрациклин, пенициллин стрептомицины, иттә - левомицетин, тетрациклин, грицин һәм бацитрацин. Шул ук вакытта хәзер хайваннарны дәвалау һәм “симертү” өчен яңа буын препаратлары кулланыла. Әгәр иттә “кара исемлек”кә кермәгән препарат табыла икән, ул ашарга яраклы санала.


Лилия ХӘБИРОВА
Интертат.ру
№ | 19.03.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»