поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2012 Мәдәният

Сәхнә белән залны тигезләргә ярамый

Сәхнәдә аның кебек җаны-тәне белән бирелеп җырлаган кеше бик сирәк. Соңгы вакытта ул җыр-моңнарын гына түгел, үзенең гыйлемен дә халыкка тарата башлады. Сүзебез – Татарстанның, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Идрис ГАЗИЕВ турында.

Идрис Казан белән Уфа арасындагы юлга тузан кундырмый. Концертта чыгыш ясарга булсынмы, телевидениедән тапшыру әзерләргәме – шунда ук килеп җитә. Бу юлы аның тамашачы белән очрашуы аеруча җылы тәэсир калдырды. Бездә, гадәттә, музыка уку йортларында укытучылар профессор булу өчен диссертацияләр язып маташмыйлар. Уфа дәүләт сәнгать университеты профессоры Идрис Газиев исә үткәннәрне барларга, мәдәни мирасны халыкка кайтарырга ярата.

 

Ул, «Идел-Урал төбәгендә җыр сәнгате өлкәсендә профессиональлекнең формалашуы һәм аякка басуы» дигән темага диссертация язып, сәнгать фәннәре кандидаты булган. Музыка тарихы белән кызыксынырга аны нәрсә этәргән соң? Бу хакта җырчы–галимнең үзе белән сөйләштек.

 

– Безне студент чакта Татарстаннан килгән Зөһрә Байрашева дигән профессор укытты. Ул миңа Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров кебек композиторларның җырларын бирде. Шуннан соң, мин җырлар тарихы турында күп мәгълүмат алырга тырыштым. Казан белән кызыксына башладым. Тора-бара элек югалып калган исемнәрне торгызуны да үземә максат итеп куйдым.

 

– Сез телевидениедә дә шактый композиторлар турында бай мәгълүмат бирерлек тапшырулар эшләдегез. Ул идея ничек барлыкка килде?

 

– Бервакыт Бакый Урманченың юбилеена багышланган күргәзмәдә, аның музеенда, ул яраткан җырларны башкардым. Шуннан соң, «Идрис Газиев тәкъдим итә» дигән телевизион музыкаль фильм эшләү идеясе туды. Шулай итеп, Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Солтан Габәши һәм Заһит Хәбибуллин кебек шәхесләргә багышланган тапшырулар уңышлы гына килеп чыкты. «Татар җыры 100 ел элек» дигән фильмны төшергәндә музыкантлар да мине аңлап эшләделәр. Мин аларны әзерләгәндә күп материаллар таптым.

 

– Тамашачы белән очрашканда граммофон тәлинкәләре турында сөйләп, элекке җырларны үзегез башкаруыгыз да бик кызыклы булды. Аларны да моңа хәтле барлаган кеше юк иде әле.

 

– Граммофон музыкасын өйрәнү гыйльми эшемнең бер юнәлеше булып китте. Беренче тапкыр элекке тәлинкәләрне тыңлаганда музыкантларның тырышлыклары сокландырды. Мин бу эшемне алар рухына да башкарырга тырышам. Әнә шул чордагы музыкантлардан соң безнең Сәйдәшев кебек талантлар үсеп чыккан да инде.

 

– Безнең мәдәни мирасыбыз ни өчен чит илдә сакланган соң?

 

– Ул чорда ук Россиядә чит ил компанияләре эшләгән. Немецлар, инглизләр, французлар граммофон тәлинкәләре яздырып чыгарган. Французларга аеруча рәхмәтле мин. Бер генә музыкабызны да чыгарып ташламаганнар. Һәр җырны дискларга яздырып куйганнар. Элек күп җырлар Габдулла Тукай сүзләренә башкарылган. Интернет аша мин Англиядә яшәүче 84 яшьлек Алан Келли белән элемтәгә кердем. Ул андагы Корольлек колледжында татар җырлары каталогын туплаган. Мин ул җибәргән Камил Мотыйгый репертуарындагы җырларны өйрәндем. Аларны музыкант Мөнирә Хәбибуллина эшкәртеп бирде. Киләчәктә К. Мотыйгыйга багышлап махсус фильм да төшерәсе килә.

 

– Идрис, шул чор җырларын репертуарга алам, дисең. Алар тамашачыга кызык булырмы икән соң?

 

– Чит төбәкләрдә тамашачы озын көйләрне яратып кабул итә. Әгәр талантыңны югары дәрәҗәдә күрсәтәсең икән, халык аны якын итә. Кызганыч, чын сәнгать өчен тырышучылар гына сирәк. Мәсәлән, Камил Мотыйгый башкарган төртмә җырлар бүген дә актуаль. Байларның теләсә кайда акча туздырып күңел ачулары, акчага табынулары турында җырлый ул.

 

– Соңгы вакытта сәхнәдә «шабашниклар», такмак җырлар күбәюе борчыймы Сезне?

 

– Нык борчый. Сәхнә ул күтәрелеш дигәнне аңлата. Димәк, артист тамашачыдан югарырак булырга тиеш. Сәхнә белән залны тигезләргә ярамый.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»