поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2012 Мәдәният

«Мин үзем дә баскетболист» (әсәрнең язылу тарихы, 2002 ел, март)

Г.Камал театрында «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» спектакльләре тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгәннән соң минем күңелем күтәрелде, дәрт өстәлде. Шул халәттә бер-бер артлы биш пьеса язып ташладым. Һәммәсен дә Г.Камал театрына ук тәкъдим итә тордым, ләкин алар режиссерларның фикерләре белән яраклаша алмадылар. Мин пьесаларымның үзебезнең мәшһүр театрыбызда куелуын өметләнеп язганга, шунда ук режиссерларга укытам да.

Г.Камал театрында спектакль куйдыру – һәрбер драматургның хыялы. Бу хыял мине дә читләтеп үтми. Мин язганда ук шул театр өчен атап язам да. Ә пьеса, укылып яисә укылмыйча ук, режиссерның тискәре фикерле мөһерен алганнан соң, республикабыздагы башка театрларында кабул да ителми диярлек. Шулай итеп, мин, куелмаган 5 пьесаны кочаклап, ярык тагарак янында утырып калдым... Җитмәсә, үзгәртеп кору чоры килеп җитеп, безнең болай да буталчык тормышны тагын да авырайтты. Бәяләр котырып үсте, ничектер яшәү җаен эзләргә кирәк булды. Иҗат эше белән тамак туйдырып булмаслыгы ачыклангач, башка эш эзләргә керештем...

 

Минем иҗатта торгынлык чоры башланды. Ул биш еллар дәвам иткәндер. Алай да, драматургия һәм аның тирәсендә барган төрле бәхәсләр минем тормыш даирәмнән бер генә минутка да читләшеп тормадылар. Мин премьераларга йөрдем, пьесалар укыдым. Башымда бернинди тема, сюжет уты уянмыйча, шактый вакыт аңгыраланып йөрдем. Табигый ки, минем бу халәтем үземә дә ошамый иде.

 

Әтием Аяз Гыйләҗев 1999 елның көзендә Төркиядә булып кайтканнан соң, миңа безнең халкыбыз тарихында булып узган җан әрнеткеч фаҗигале вакыйгаларның фактларын сөйләп, күңелдәге пыскып торган иҗат утына бензин сипте. Әмма ул сөйләгән вакыйгалар сәхнә кысаларына гына сыярлык түгел шул. Ул бары тик кино өчен генә ятышлы материал. Шулай итеп, кино сәнгате тирәсенә фикеремне бордым. Шул көннәрдә, гөнаһ шомлыгына каршы димме, Татарстан дәүләт киносы сценарийларга конкурс игълан итте. Мин дә киносценарий яздым һәм беренче урынны алдым. Минем өчен иң куандыргыч процесс: башымда иҗади өермә башланды. Татар авылында баскетбол командасын оештыру идеясе күңелемә тынгы бирми башлады, сюжеты да бөреләнде, ә фильм эшләү идеясенең тормышка ашмаячагын чамалыйм... Тәвәккәлләп, пьеса язып карыйм әле дип, үземне эшкә җиктем. «Баскетболист» пьесасын язып бетергәч, хатыным беренче булып укып чыкты: «Син үзең турында пьеса язгансың ич!» – ди.

 

Пьесаны Г.Камал исемендәге театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә тоттырдым. Фәрит Бикчәнтәев пьесаны укып чыкса да, башта фикерен белдермичәрәк йөрде. Аннан соң бер сүз белән генә: «Дерьмо!» – диде. Мин кая барып бәрелергә белмәдем, шок халәте булды димме. Беләм, Фәрит шундый тамга суккан пьесаны тагын башка театр режиссерлары укып та тормаячак. Нишләргә? Пьесаны Шамил Зиннурович Закировның да укып каравын үтендем. Ул пьесаны ошаткан. «Марсель Хәкимовичка тәкъдим итеп карыйк», – диде. Марсель Хәкимович пьеса хакында сүз әйтмичә озак йөрде, мин инде өметемне дә өзеп бетерә язган идем. Көннәрнең берендә: «Пьеса ошады, мин аны куям», – диде. Шушы кыска җөмләне әйтте, бетте... Бу сүзләрне минем укытучым, әтиемнең якын дусты, моңа кадәр ничәмә-ничә пьесамны укып, ләкин куярга алынмаган илаһи зат әйтте. Йә, Ходам! Сөенечемнең чиге-чамасы булмады...

 

Пьеса бик озак сәхнәләштерелде, эш катлаулы булды. Мин беренче мәртәбә прогонга килгәч, аптырап калдым. Мин күз алдына китергән күренешләр галлюцинациясе үзгәргән. Марсель Хәкимович пьесаны социаль актив концепцияләр белән баеткан. Образлар режиссер фантазиясе белән камилләштерелгән, бөтенләй яңа яңгыраш тапкан. Соңрак Марсель Хәкимовичны үземнең соавторым кебек хис итә башладым. Прогон арты прогон узды, мин «Баскетболист»ка күнектем. Г.Камал театрының талантлылардан гына торган коллективы: артистлар, фантазиягә бай рәссам Сергей Скоморохов, киң диапазонлы композитор Фуат Әбүбәкеров, сәләтле балетмейстер Сәлимә Әминова, мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановларның тырышлыгы белән куелган «Баскетболист» спектакле минем өчен бик тә газиз, бик сөекле...

 

«Сәхнә» журналы. 2002 ел, март.

(«Сәхнә» журналына – 10 яшь! рубрикасы)


Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»