поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.03.2012 Дин

Иман нуры сүнгәндә

Төн караңгысы дөньяны каплаган бер мәлдә ут сүнде. Шәмне табам дип кап-караңгы өйдә дивар-ишекләрне капшый-капшый, йөргәндә, күңел шомлы уйлар белән тулды: җир йөзендә сукыр кеше ничек яши икән… Барыр юлын табу аңа шундый кыендыр инде…

Ниһаять, табылган шәм йомшак, игелекле нурлары белән бүлмәбезне яктырта башлады . “Менә бит, бу яктылык – Аллаһның олуг рәхмәте” дигән фикер тәэсирендә күңел тынычланып китте, сөенеч һәм шөкер хисләре бөек, юмарт Яратучыма юнәлеп, бар җиһанны яктырткандай булды…

 

Тылсымлы, җанымны иркәли торган шәм яктысында уйланып утырам. Адәм баласына маңгай күзе белән күрү сәләтеннән тыш, күңел күзе белән күрү мөмкинлеге дә бирелә. Әмма күпләрнең күңел күзе, кызганычка, ябык. Бүген өебездә электр уты сүнгән кебек, кайбер инсаннар күңелендә иман нуры сүнгән. Җан-калебләрендә – караңгылык. Рухын чүп-пычрак басканын андый кеше тоймый, хәрам белән хәләлне аермый һәм шул сәбәпле, үзенә зыян китерә торган нәрсәләрне белеп аера алмый.

 

Әле менә бер гыйбрәтле кыйсса искә төште. Тәрәзәсе пычракка батып беткән караңгы бүлмәдә бер егетне бикләп калдыралар. Бераз вакыт үткәннән соң, аннан: “Йә егет, ничек анда сиңа, уңайсыз түгелме?” – дип кызыксыналар. Тегесе: “Юк, биредә караңгы булса да, бик рәхәт: җылы, тыныч, уңайлы”, – дип җавап кайтара. Урамнан тәрәзәгә бер чүмеч су тондыралар. Тәрәзә пыяласыннан пычрак бераз юылып төшә дә, бүлмәгә аз гына яктылык үтеп керә башлый. Шуннан соң егет аптырашлы тавыш белән борын астыннан гына әйтеп куя: “И-и, монда диван асты өскә килеп әйләндерелгән бит… Өстәл белән шкаф та ауганнар икән…”.

 

Тәрәзәне икенче чүмеч су белән “коендыралар”. Пычрак тәрәзә тагын да ачылып китә һәм яктылыгы арткан бүлмәдә ватык урындыкларны, тузгып яткан китап-газетларны күреп, егетебез шакката: “Менә сиңа мә! Монда коточкыч икән бит, җәмәгать!”

 

Ә инде тәрәзәгә өченче чүмеч су орылгач, егет ирексездән хәтта кычкырып җибәрә: “Каравыл! Бүлмә тулы таракан, лыгыр пычрак, пәрәвез! Тизрәк чыгарыгыз мине биредән!!!”.

 

Их, безнең дөнья сазы белән капланган күңел “тәрәзәләребезне” дә юасы иде. Күңелгә нур-яктылык үтеп керә башлагач, без дә анда җыелган пычракны, чүпне, анда хасил булган тәртипсезлекне күрә алыр идек. Тик нәрсә белән пакьләргә соң күңелне? Дөнья суы бит бу эшкә ярамый. Хикмәтле Тукаебыз да:

 

 “Керләнә өст-өстенә рух,

 Һич хозур вөҗданга юк;

 Ни сәбәпле җир йөзендә

 Тәнгә – мунча, җанга юк?!”

 

– дип борчылган бит. Шулай да, бар ул, дускайлар, калеб мунчасы, бар. Йөрәк-җаныбызны пакьләүче нәрсә – ул дин. Ләкин бүген бик күп кеше “дин – муллалар өчен генә ул” дигән фикер белән яши. Кайберәүләр исә гаилә корганда, бала туганда яки берәр туганы вафат булганда мулла чакыруны яки елына 2 гаеткә барып кайтуны дин дип белә. Әмма бу – чын, тулы дин түгел. Дин ул – тормыш рәвеше, ул Яратучы кушканны һәм тыйганны һәрдаим истә тотып яшәү, Аңа буйсыну. Нәкъ менә шушы динне өйрәнеп аны гамәлгә кертү, изге китап Коръән-Кәримне уку җаныбызны сафландыра да инде.


Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»