поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.03.2012 Милләт

Дала Атлантидасы

Мин сәяхәт итәргә яратам, чөнки юл йөргәндә гаҗәеп кешеләр белән очраша­сың, җирле архив-музейларда татарлар турында моңа кадәр билгеле булмаган хезмәтләр белән танышасың, милләт тормышы турында өр-яңа нәрсәләр белеп кайтасың.

Соңгы баруым Курган өлкәсенә булды, минем бирегә инде дүрт-биш тапкыр килү­ем, авылларында да, шәһәрләрендә дә булдым, музей-архивларында да эшләдем, җирле галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр белән очраштым, милләттәшләремнән тау-тау материал тупладым.

 

Бу юлы исә мин бирегә Курган татарларына багышлап, “Эчкен татарлары” дип аталган махсус китап язарга килдем, мине бу эшкә җирле татарларның лидеры Әхмә­дулла әфәнде Хәбибуллин ризалаштырды. Ул үзе шушы Эчкен (Йолдыз) авылыннан, Бөтендөнья татар конгрес­сының Курган бүлеге рәисе урынбасары, Шадрин районы депутаты, фермер, өч тапкыр хаҗда булган, үз акчасына туган авылында менә дигән таш мәчет салдырган, шулай ук күрше Сибирки (Яңавыл), Кызылбай (Тагыл) авылларында да мәчет торгызган, гаҗәеп милли җанлы кеше.

 

Берничә югары белеме булган Әхмәдулла әфәнде соң­гы елларда башы-аягы белән татар тарихын өйрәнү­гә, үз авылының, туган төбә­генең дөрес тарихын торгызуга кереп китте. Ул, үз акчасын түләп, төбәкне өйрәнүче җирле тарихчыларны тирә-күрше шә­һәрләрнең архивларында эшләтә, 2005 елда рәсми рәвештә, өлкә губернаторы катнашында, Эчкен авылының 450 еллыгын билгеләп үттерүгә иреште. Өлкә Сабан туе белән бергә үткән ул тантанага, Чирмешән районы делегациясе белән берлектә, мин дә барган идем, һәм шул вакытта ук, җыелган халык алдына чыгып, “Сезнең авылга кимендә 2 мең ел, сез бит скиф курганнары өстендә утырасыз”, дигән идем. Әхмә­дулла әфәнде бу сүзләргә бик нык игътибар итте һәм гаҗәпләнүен яшермәде. Әйе, чыннан да, Эчкен авылы янында биш бик зур курган булган, аның өчесен узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында колхоз кырларын сөргәндә актарып ташлаганнар, ә икесе әле һаман ачылмаган хәлдә саклана икән.

 

Шушы мизгелдән безнең Әхмәдулла әфәнде белән хезмәттәшлек башланды, шул килгәндә үк Курган шәһәренә чыгып китеп, җирле тарихчылар белән очраштык, музейларда булдык, андагы борынгы әйберләрнең күпчелеге – миллионнарча еллык мамонт сөякләреннән алып, 2 мең еллык скиф хәнҗәрләре-акинакиларга кадәр Эчкен авылы яныннан табылган булып чыкты, ул шулай дип язылып та куелган. Без шулай ук Курган шәһәренең “Тарихи һәйкәлләрне саклау үзәге”ндә бу­лып, Эчкен авылының спутник аша төшерелгән фоторә­семнәрен дә карадык, анда ике курган һәм дүрт борынгы торак урыны-шәһәрлек күрсәтелгән иде. Соңыннан билгеле булганча, бу скиф курганнарына кимендә 2 мең ел, ә шәһәрлекләргә – өч-дүрт мең ел икән, һәм алар тарихчылар тарафыннан бераз өйрәнелгән дә булып чыкты.

 

Курган өлкәсенә бу баруымда мин Әхмәдулла әфәнде белән тагы тирә-юньдәге берничә авылга барып килдем. Эчкеннән ерак түгел Кондино дип йөртелгән бер урыс авылы бар, татарлар аны Кындавыл дип атый. Хәер, бу якларда һәр авылның диярлек ике исеме бар, күп кенә урыс авылларында элек татарлар яшәгән һәм хәзер дә исемнәре татарча. Ә Кындавылда гаҗәеп бер кеше яши, ул өендә шәхси музей ачкан, анда таш гасырлардан алып, бүгенге көннәргә кадәр бу якларда яшәүче җирле ха­лыкларның табылдыклары, ми­расы тупланган. Михаил Юрьевич Гаврищук – төбәкне өйрәнүче краевед, хәзинә эзләүче, гомерен шуңа багышлаган бер кеше булып чыкты. Ул машинасына утырып, кө­не-төне Исәт, Тубыл, Тара, Обь, Миасс, Иртыш, Ишим елгалары буенда эзләнүләр алып бара, тапкан байлыгын җирле музейларга, галимнәргә дә тапшыра.

 

Арада Кызылбай авылы бигрәк тә аерылып тора. Ул Шатров районына керә, Төмән тарафында урнашкан, тирә-юне – урман, сазлыклар һәм күлләр. Халкы күбрәк себер татарларына тартым, ханты-мансы төсмерләре дә бар кебек. Биредә татарның “ң” авазын әйтә белмиләр, ул аваз кулланышта бөтенләй юк, аның урынына “н” авазын кулланалар. Гомер-гомергә шулай – туган бере “ң”сыз туа, “ң”сыз бу дөньядан китә... Ә менә борынгы рун тамгаларын саклаганнар... Биредә мә­чет торгызылса да, дин ­мәсь­әләсе уртача гына, күбрәк ха­тын-кызда, килгән киленнәрдә генә бар. Югыйсә Кызылбай заманында шактый мәгъ­ри­фәтле авыл була бит, шушы авыл мулласы Әмир Морат күренекле тюрколог И.И. Гига­новка рус-татар сүзлеген тө­зүдә булыша, ул 1804 елда Петербургта басылып чыга. 1966 елда бу авылда язучы-галим Мөхәммәт Мәһ­диев була, ул үзенең студентлары белән бик күп борынгы җырлар, тарихи бәетләр язып алып китә.

 

Әйткәнемчә, бу тирәдәге татар авылларының күпчелеге Эчкен авылыннан таралган, асыл тамырлары шунда. Алар, 12 нәсел булып, 1586 елда Эчкеннән бүленеп чыгып, Әлмән якларындагы татар авылларына нигез салганнар, шулай ук Исәт, Миасс елгалары буйлап өскә күтә­релеп, хәзерге Чилә­бе өлкә­сенең Коншак, Үзбәгрәк, Мөслим, Татар Караболагы, Әмин һәм башка авылларга таралганнар, хәтта хәзерге Баш­корт­станның Ахун авылына, Свердловск өлкәсенә ка­дәр барып чыкканнар, дигән хә­бәрләр бар. Шуңа күрә алар­ның сөйләм дә, төс-кыяфәт тә, халык авыз иҗаты-фольклор да бер төрлерәк. Төс-кыяфәт, дигәннән, төп Эчкен татарлары үзләре зәңгәр күзле, аксыл йөзле, озын буйлы кешеләр, әмма араларында себер татарларына хас каракучкыл йөзле, кысыграк күзле, төптән юан бәдәнле татарлар да бар.

 

Әле XIX гасырда гына да Эчкен авылы кечкенә бер шә­һәрне хәтерләткән, анда өч мең тирәсе кеше яшәгән, авылда мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр гөрләп эшләп торган, зур байлары булган, авылга техника кайтарылган, атсыз хуҗалык та булмаган. Хәер, Эчкен хәзер дә бу якларда аягында иң нык басып торган татар авылы, газы-суы кертелгән, урамнарына асфальт җәелгән, дин тотам, ди­сәң, өлкәдә иң матур, иң зур мәчет биредә, 3 муллалары бар, укыйм, дисәң, урта мәктәп эшләп тора, анда татар теле һәм татар тарихы да укытыла, яхшы мәдәният сарае бар. Кул сузымында – Шадрин шәһәре, йөз чакрымда – Курган, бераз арырак – Төмән, көнбатышта – Чиләбе, көнь­якта – Казахстан башлана, ә менә Казанга мең чакрымнан артык...

 

Эчкен татарлары арасыннан милләтебез тормышында тирән эз калдырган шәхесләр шактый чыккан. Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләреннән күренгәнчә, 1750-1845 елларда Әлмәндә Габделнасыйр әл-Әлмәни-Әл-Эчкени Сабитов яшәгән, ул үз гоме­рендә 230 китап күчереп язган. Күренекле татар язучысы Әхмәт Ура­заев-Кормаши да эчкен татары булган, бу якларның тарихы һәм табигате белән рухланып, ул үзенең данлыклы “Бүз егет” һәм “Таһир – Зөһрә” әсәрләрен язып калдырган. Кызганычка каршы, заманында татар тормышы гөрләп торган, өч йөз шә­керте булган мәдрәсә тоткан Әлмән авылы бүген милли йөзен югалтып бара, район үзәгенә әйләнгәч, ул әкрен­ләп урыслаша башлый, бире­дә татар мәктәбе бетерелгән, соңгы вакытта татарча газета чыкмый башлаган, хәтта милли ансамбльләре дә эшләми. Әлмәннән яңа Габдрәшит Ибра­һимовлар, Тынкачевлар, Габделнасыйр хәзрәтләр, яңа Кормашилар үсеп чыгуы икеле...

 

Әмма бүгенге көндә Курган якларында тарихыбызны хөрмәт иткән, динебезне, телебезне белгән, милли тормыш белән яшәгән татарлар бар әле, шунысына мең шө­кер! Эчкен авылы турында ин­де бераз сөйләдем, өлкә­нең көньяк-көнбатышында, Чилә­бе чигендә үрнәк итеп сөйләрлек тагы бер татар авылын күрдем мин, ул хәзер Өчкүл' дип атала, элеккеге исеме – Шабай. Элек Өчкүлдән Иванково дигән татар авылы да бүленеп чыккан булган, ә кайберәүләр әйтү­енчә, Өчкүл үзе Иванководан аерылган. Ни өчен Иванково? Чөнки Изге-күл дигән гаҗәеп матур атаманы урыслар Иван-күлгә әйләндергәннәр һәм шуннан Иванково барлыкка килгән. Бу Иванково нигәдер барыбер Өчкүл янында кала алмаган һәм биредән 7 чакрымдагы урынга күчеп, шунда татар авылы булып яшәп ята. Хәзер икесе ике авыл.

 

Инде бетүенә таба барган бу татар авылына икенче сулышны өрүче – шушы авыл егете, хәзер Себердә зур эшмәкәр, хаҗи, милләтпәрвәр, 41 яшьлек Марат Равил улы Юнысов булып чыкты. Үз акчасына мәчетне дә ул торгызган, татар үзәген дә ул ачкан, авылдагы бөтен милли, мәдә­ни, дини чараларга, Сабантуйларга акчаны да үз кесә­сеннән ул бирә. Моңа ка­дәр 17 чакрымдагы урыс авылына барып укыган балаларны ул 7 чакрымдагы Иванково татар авылы мәктә­бенә күче­рә алган, үз акчасына аларга автобус сатып алган, шоферын үзе түләп тота. Балаларны анда күчерүнең төп сә­бәбе – Иванково мәктәбендә татар теле дә укытыла. Үзе Миш­кинода урысча гына укырга мәҗбүр булган Марат авыл­дашларының ана теленнән мәхрүм булуларын телә­мәгән һәм чарасын тапкан.

 

Өчкүлгә бәрәкәт, иминлек китерүче икенче шәхес – 32 яшьлек шушы авыл кешесе, имам Рөстәм хәзрәт Шакиров. Югары педагогик белеме булган Рөстәм хәзрәт Чиләбедә мәдрәсә дә тәмамлый, аннан аны Марат туган авылларына чакырып кайтарта, өй салырга булыша, матди яктан ярдәм итә.

 

Милләтнең тарихи бишеге булган бу борынгы төбәк, дала Атлантидасы, курган-пирами­далар иле, татарның кендек каны тамган туфрак, соңгы Могиканнар булып анда яшәп ятучы татар авыллары, милләттәшләребез тәмам юкка чыкмасын өчен, аларга безнең дә ярдәм ки­рәк. Бүген үк кирәк! Заманында бу якларның тарихын Миллер, Паллас, Рычков кебек күренекле галимнәр махсус килеп өйрәнгәннәр, татарлардан Мөхәммәт Мәһ­диев, Рәшит Ягъфәров, Флүн Мусин, Фәрит Юсупов, Дөрия Рамазанова, Марсель Әхмәтҗанов һәм башкалар килеп, биредәге татарларның тел, авыз иҗаты, кабер ташларын фәнни яктан өйрәнгәннәр. Әмма татар тарихчылары, археологлар бу якта сирәк булган, алар Курган төбәген махсус өйрәнмәгәннәр, дисәң, дөресрәк булыр. Безгә инде бу яклардагы мең­ләгән скиф курганнарының татар халкы мирасы икәнлеген фәнни яктан исбатлап, дөньяга игълан итәргә вакыт җитте.


Фәүзия БӘЙРӘМОВА
Ватаным Татарстан
№ 48 | 17.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»