|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2012 Яңа китаплар
«Бал кортлары һәм умартачылык»Соңгы елларда умартачылык эшенә игътибар яңадан арта башлады, умартачылык эшенең төп өлеше һәвәскәрләр җилкәсенә төшә. Бу китап умартачыларга, бигрәк тә һәвәскәрләргә чын ярдәмче булыр. Чөнки мавыктыргыч һәм үзләре өчен дә, башкалар өчен дә кирәкле һәм файдалы умартачылык эшенә әле тәҗрибәләре булмаган күп кенә яңа кешеләр дә алына бара. Инде азмы-күпме тәҗрибә туплаган умартачылар да, шушы өлкәдә үз эшен башларга җыенган эшмәкәрләр дә монда үзләренә кирәкле күп кенә файдалы мәгълүматлар табарлар. Китап 22 бүлектән тора. Умартачылык белән шөгыльләнүнең бөтен серләренә төшендергән бу китапта тагын «Бал һәм прополис белән дәвалау» рецептлары да тәкъдим ителә. «Раннур» нәшриятында чыккан бу китап 184 биттән тора, каты тышлы, ак кәгазьдә басылган.
--- |
Иң күп укылган
|