|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2012 Яңа китаплар
«7 аять тәфсире»«7 аять тәфсире» исламдагы айлар, көннәр һәм дини бәйрәмнәргә багышланган беренче китап. Биредә җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрнең хикмәтләре, намазлары һәм фазыйләтләре тәкъдим ителә. китапта бу көннәрдә укыла торган догалар да урын алган. Шулай ук мөхәррәм, сафәр, рабигыль-әүвәл, рабигыль-ахир, җөмәдел-әүвәл, җөмәдел-ахир, рәҗәб, шәгъбан, рамазан, шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә айлары хакында тәфсилләп язылган. Бу айларда укылачак догалар, салават әйтү хакында, махсус намазлар да бирелә. Гашура, мәүлид, рәгаиб, мигъраҗ, Бәраәт, Кадер, Гарәфә кичәсе бәйрәмнәре хакында күп мәгълүмат табарга була. Уразага, корбан чалуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелә, вәгазьләр тәкъдим ителә. Бу китапта мөнәҗәтләр, хикәятләр дә урын алган. Һәм шулай ук фитыр сәдакасы турында да мәгълүмат табарга була. бу китапта тормыш-көнкүрештә туган башка төрле сорауларга да тулы җаваплар урын алган. Догалар, сүрәләр һәм аятьләр гарәпчәсе, транскрипциясе һәм тәрҗемәсе белән бирелгән. «Раннур» нәшрияты китабы. 688 биттән тора, каты тышлы һәм яхшы сыйфатлы ак кәгазьдә басылган.
--- |
Иң күп укылган
|