поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.03.2012 Җәмгыять

Кыяр ашама, машинага утырма, имеш

Соңгы вакытта интернет-басмаларда теге яки бу илнең мөселман дин белгечләре чыгарган шактый кызыклы фәтвалар турында күп языла. Әле узган ел ахырында гына Европада шактый дәрәҗәле бер дин белгече «Таймс оф Индиа» газетасында, «хатын-кызларны бозыклыктан сакларга теләп», аларга кыяр, кишер, банан һәм ташкабак ише йомры озынча яшелчәләрне беренчел кыяфәтләрендә кулланмаска кушкан иде.

Мондый язмаларны укыгач, кайбер дин белгечләренең әллә эше беткәнме, тузга язмаган фәтвалар чыгарып утырмасалар инде, дип уйлап куясың. Аллаһы Тәгалә биргән ризыкларны шулай хәрамга чыгару бер дә килешә торган эш түгел.

 

Инде бу фәтваны чәйнәп бетергәч, шул ук «NEWSru» сайтында Иранда Барби курчакларының ислам мәдәниятенә туры килмәве турында сөйли башладылар. Имеш, Иранның әхлак полициясе илдә Барби курчагын сатуны тыйган. Алар моның белән, үзләренчә, балаларны ислам кыйммәтләрен җимерүче Көнбатыш мәдәнияте йогынтысыннан саклап калырга телиләр, ди.

 

Инде чират машиналарга да җитте. Берничә атна элек Мисырда бер дини җитәкченең мөселманнарга «Chevrolet» маркасы машинасында йөрүне тыйган фәтва чыгаруы турында билгеле булды. Сәбәбе – «Chevrolet» логотибының «христиан тәресе» булуында, дип хәбәр итә JSSnews. Минем танышларым арасында да әлеге марка машинаның логотибын, тәрегә охшаган булуы аркасында, машинадан сүтеп алучылар булгалады. Әле хәтта, машиналары һәлакәткә очрагач, шул логотип кына гаепле булды, ахры, дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Имештер, ул мөселман кешесенә килешми икән. Утырып йөргән машинаңның логотибы, кигән киемеңдәге «плюс» билгесен хәтерләткән бизәге, колагыңдагы алканың тәре формасында ясалуы аркасында гына алардан баш тартырга кирәкме? Болар хакында без «Кол Шәриф» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВтан сорарга булдык.

 

– Рөстәм хәзрәт, мөселман кешесенә «Chevrolet» машинасына утырып йөрергә ярыймы?

 

– Һәр машинаның, әлбәттә, үз билгесе бар. «Chevrolet» машинасына килгәндә, аның логотибын һәркем үзе теләгәнчә күрә. Берәүләр исә ул билгедә тәре формасын күзаллый һәм бу мөселманлык билгесе түгел ди. Ул логотипның үзенә килгәндә, аны Уильям К.Дерант дигән кеше уйлап тапкан. Аның асылында чынлыкта ир кешеләр тага торган галстук-күбәләк ята. Әйтүләренчә, ул бу рәсемне Париждагы бер кунакханәнең обойларында күреп алган һәм шуны ошатып, дусларына автомобиль логотибы итеп файдаланырга тәкъдим иткән. Әмма моны тәрегә генә охшатып калдыру дөрес түгел. Әгәр дә без аягүрә басып, кулны ике якка җәеп җибәрсәк, бу рәвешне дә тәре дип әйтеп булыр иде. Монда инде без мөселманнарга, кулны алай күтәрергә ярамый, дип тыя алмаган кебек «Chevrolet» машинасында йөрергә ярамый дип тә әйтә алмыйбыз. Кеше үзе уйлаганны нәрсәдә дә булса күрергә теләсә, һичшиксез, ул аны кайдан да эзләп таба. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.) бик матур бер хәдисе бар: «Һәрбер кешенең гамәле аның ниятенә карата». Безнең ниятебез дә аңа табыну түгел, ә шул билгенең барлыкка килү тарихын белеп, тыныч кына, исән-сау, машиналарда йөрү булырга тиеш.

 

– «Chevrolet» машинасында йөреп авариягә очраучыларның гаепне машинага аударып калуы да дөрес гамәл түгел инде алайса?

 

 – Безнең белән нәрсә генә булса да – хәерлесеме ул, юкмы – алар барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа да бу хәлгә Аллаһының язганы итеп карарга кирәк. Ул безнең нинди машинада йөрүебезгә карап бирелгән сынау түгел. Юлда күңелсез хәлгә очраган машина йөртүче кеше: «Бу минем нинди гамәлем өчен җибәрелгән сынау, мин нәрсәне дөрес эшләмәдем соң», – дип уйланырга тиеш. Гөнаһың исенә төшереп, тәүбәгә килергә, кичерү сорарга һәм башка ул кимчелекне кабатламаска кирәк. Монда машина эмблемасының бернинди дә тәэсире, зыяны юклыкны аңлап, туры юлга бассак иде.

 

Киемнәрдәге сурәтләргә килгәндә, Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, анда билгеле бер җан ияләре сурәтләнгән булса, без андый киемнәрне кияргә тиеш түгел. Фәрештәләрне качырмас өчен, андый кием киеп, намаз да укырга ярамый. Анда ачыктан-ачык тәре сурәтләнгән булса, ягъни тәрегә охшаган сурәт түгел, ә ул үзе булса, әлеге киемне киеп булмый. Мөмкинлек булганда, башка киемне сайлап алырга тырышабыз. Без барыбыз да акыллы затлар, сурәткә табынмыйча, әдәпле генә итеп, машинасында да йөрик, киемен дә киик.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»