поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.03.2012 Җәмгыять

Рәхәт көннәр кайчан була? (“Кечтеки” фәлсәфә)

Мин әле яшь кеше, ләкин инде аңладым: тормыш дигән нәрсә гел мәшәкатьләрдән генә тора икән. Рәхәт, борчусыз көннәр килүен көтәсең, киләчәктән ниндидер могҗизалар, шатлык-куанычлар өмет итәсең, көндәлек мәшәкатьләр бетәр дә, шушы мәсьәләне генә хәл итәм дә, рәхәтләнеп ял итәм дисең. Ләкин, озак та үтми, яңа мәшәкатьләр, сынаулар килеп чыга.

Кечкенә чакта мин балалар бакчасын яратмадым, чөнки анда йокы килмәсә дә йоклаталар, шуңа күрә, тизрәк үсеп, мәктәпкә барасым килә иде. Ә мәктәптә укыганда тизрәк укып бетерәсе, югары белем аласы килде. Җитмәсә, укытучылар да, әти-әниләр дә бер үк җырны җырладылар: “Чирек ахыры җитә, тәртибең начар, билгеләреңне төзәт, болай булса, БДИларны тапшыра алмыйсың...” Аннан әлеге үгет-нәсихәтләрдән туеп, барлык үсмерләр кебек, иреккә омтыла башладым, әти-әни яныннан тизрәк чыгып китеп, мөстәкыйль яшисе килү теләге туды. Студент булсам, беркем дә мәҗбүриләп укыта алмас иде дигән уй вузга керергә этәрде. Ләкин студентка да тынычлык юк икән. Кумасалар, дәгъва белдереп, әти-әнигә хат язмасалар ярар иде дип шүрләп йөрисең. Имтиханнар вакытында фәлән кадәр “үлептереләсең”... “Кайчан укып бетерермен дә, үз җаема эшли башлармын икән?” – дисең. “Эшләрсең, бар, үз җаеңа гына!” – ди күптән түгел укып бетереп, яңа гына эшли башлаган дустым. Һәм тезеп китә:

 

– Иң элек күңелеңә хуш килгән, шул ук вакытта акчалы да эшне табарга кирәк әле, ә бу хәзер – зур бәла. Аннан, студент чакта кайбер көннәрне йоклап та кала алсаң, эшли башлагач, һәр көнне иртән торып йөгерергә, эштә барысына да ярарга тырышырга, җаваплылык дигән төшенчә белән танышырга туры киләчәк.

 

И-и, булмады бит әле бу. Аннан кияүгә чыксаң, балаларың туса тагын... У-у-у, тынычлык турында уйларга да юк икән. Шуларны баштан кичереп утырам да, пенсионерларга кызыгып куям: эшкә барасылары яки каядыр ашыгасылары юк, туйганчы йоклыйлар. Эскәмияләргә тезелешеп утыралар да, башкаларның тормышы, көнкүреше, сәясәт турында җәелеп гәпләшәләр. Хәер, беләм инде, беренче карашка гына кайгылары юк кебек аларның. Тормыш мәшәкатьләре олыгайгач та бетми, билгеле. Балалар кайгысы, төрле чирләр, картлык галәмәтләре... Картлар, эшкә йөргән кебек, даруханә юлын таптарга тотыналар. Туйганчы йоклыйлар дип уйлау да дөрес түгелдер инде, олыгайгач, йокы кача диләр бит. Әле оныкларын карауны да йөкләп куйсалар үзләренә...

 

Димәк, гомернең иң бәхетле, иң рәхәт чоры – балачак булып чыга! Ә мин, юләр, курчагымның кулы каерылып төшкәнгә, күлмәгем пычранганга, балалар бакчасында йоклатканнарына елап, күз яшьләремне юкка түккәнмен. Менә хәзер бакчага бик теләп йөрер, йокы вакытын да көтеп кенә алыр идем дә бит...


Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА
Татарстан яшьләре
№ 28-29 | 06.03.2012
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»