|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2012 Мәдәният
Тукай премиясе: кем чираты?!“Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты” исеменә ирешү - Татарстанда иң абруйлы дәрәҗә. Әлеге олуг исемгә иң-иңнәр генә лаек дип табыла. Тик бу чыннан да шулай микән? Соңгы арада Тукай бүләген ваклый башладылар, лаексызлар аны бер-бер артлы чират торып ала башлады, дигән фикерне халык арасында бик еш ишетергә туры килә. Чыннан да, исемнәрен берничә ел рәттән куеп, бәхетле мизгелләрне көтеп алучылар да очрый. Бирелмәгән очракта да, ярар, икенче елга бүтән юл белән барып карабыз, менә бирми генә карасыннар, дигән әрсезләр дә юк түгел.
Быел да Г.Тукай бүләге тирәсендә кызу бәхәсләр куера. Республика матбугатында, гадәттәгечә, теге яки бу кандидатны яклап яисә хурлап чыгу очраклары да булгалый.
Ике роман язып (чынлыкта исә алар повесть жанры таләпләреннән узмаган), әсәрләре хакында җәмәгатьчелектән фикер көтеп зарыккан, фикер булмагач (дөрес фикерне якыннары әйтергә кыймый торгандыр), язганнарымны укырга иренәләр дигән сылтау белән, әдәбият сөючеләргә үпкәләп йөрүче абзыйлар да бөек Тукай белән янәшә басарга җөръәт итмәкче. Хәер, иҗаты белән урам сәнгатеннән ары китәлмәгән, сөйләм лексиконының яртысы сүгенү сүзеннән гыйбарәт җырчылар алганда, азмы-күпме каләм тибрәтүче эстрада сәхнәсе вәкиленең башы әйләнеп китүенә аптырыйсы түгел.
Шунысы да кызыклы: татар әдәбияты һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр арасында нишләп артистлар, рәссамнар һәм язучылар гына икән соң? Гомере буе архивларда казынган, табылган бер факт өчен сабыйларча сөенгән, үз ачышын, уңышын яшь буын күңеленә сала баручы мөхтәрәм галимнәребез исә читтә кала килә.
Бик озак еллар Казан дәүләт университетында шәрык әдәбияты укыткан, Тукайның рухи остазлары булган Сәгъди, Хафиз, Руми, Хәямнарның иҗат һәм тормыш юлын су кебек эчүче, тирән белемле галимә һәм затлы шәхес Резидә Ганиева исемнәре кандидатлар исемлегенә бөтенләй кертелми. Мәсәлән, гомер бакый фольклор дөньясында “яшәгән”, тау кадәр хезмәтләр башкарган халык сәнгате белгече Котдус Хөснуллинның да гайрәтен чиктерделәр, канатын көйдерделәр әлеге премия белән. Кибәннең астыннан башларга кирәктер. Рафаэль Ильясов татар җыр сәнгате дөньясындагы гамәлләрен күздән кичерегез, Зөһрә Сәхабиеваны искә алыгыз... Бу премиягә турыдан-туры алар лаек түгелмени соң?!
Ә бездә никтер “урта буын” категориясенә дә килеп җитмәгән яшел җырчыларга өләшәләр. Быел Гүзәл Уразовага йә Ләйлә Дәүләтовага биреп куймасыннар әле! Гүзәле Башкортстанга нисбәтле, Ләйләсе үзебезнеке, Актанышныкы бит...
Гөлҗиһан ГӘЛЛӘМОВА |
Иң күп укылган
|