поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.03.2012 Җәмгыять

Килмешәкләр килә тора...

Лениногорск шәһәре. Без­нең йорттан берничә йөз адымда гына зур булмаган төзе­леш бара. Беренче карашка га­җәп­ләнерлек берни дә юк төс­ле. Хикмәт бары шунда: үткән-сүткән вакытларда аннан без аңламаган чит телдә кычкырып сөй­ләшүләр ишетелә.

Урта Азия ягыннан килгән кара халык, алсыз-ялсыз дигәндәй, кайсыдыр шәхси эшмәкәргә ике катлы олы кибет җиткереп маташа...

 

“Кара халык”. Гастарбайтерлар, мигрантлар. Бүген беркемне дә аларның барлыгы, күплеге белән шаккатырып булмый инде. Олы каламы, зур булмаган провинциаль шә­һәрме, авыллармы – аларны бар җирдә дә күрергә мөмкин. Гаиләлеләр, гаиләсезләр. Эш­лиләр, яшиләр, урнашалар, үр­чиләр. Китәргә генә җыен­мыйлар. Ул гына да түгел, катнаш гаиләләр дә инде хәтсез­дән күренгәли бит. Шул исәп­тән безнең милләт вәкилләре катнашында да.

 

Әхмәт исемле бераз танышрак “кара абзый”дан сорыйм: “Җылы, рәхәт, җимешле туган ягыңны ташлап бирегә ник килеп төпләндең?” – дим. Ул хәй­ләкәр елмая. “Халык күп бездә, бар кешегә дә эш җитми”, – дигән, барыбыз да диярлек белгән стандарт җавап алам Әхмәттән. Шулайдыр, эш җит­мидер. Булганында да түләү аздыр. Тик Россия резиннан ясалмаган бит. Тиздән сан ягыннан алар безне – җирле халыкны узып китәрләр сыман. Китәрләр дә, ниндидер “шуышма” оккупация бара бит. Мин руслардан, Россиядән бигрәк үзебезнең милләт – татарлар өчен борчулы. Чөнки авылларда шуларга кияүгә чыгып, күп итеп балалар табып яткан татар хатыннарын беләм хәтта.

 

Татарстан буенча саннар кү­ренми, ә менә Россиядә кил­мешәкләр саны инде 15 миллионга җитә язган икән. Олы җитәкчеләр үзләре дә аптырашта. Әллә барысын да шул килеш калдырырга, әллә капканы беркем үтә алмаслык итеп ябып, бикләп куярга? Тик җиңел эш түгел шул ул.

 

Биредә дә бит, башка бик күп өлкәләрдәге кебек, барысын да акча, файда хәл итә. Ә акча белән көрәшеп кара син! Нәтиҗә һаман шул ук булачак. Аргу­мент­лар да бер – имеш, безнең халыкның кара эш эшлисе килми. Ә тегеләр теләсә нинди хезмәткә әзер. Урам себерәләр, йортлар, юллар салалар, базарларда йөкче хезмәтен башкаралар. Башкала эшмәкәрләре генә мигрантларны, дөресрәге, гастарбайтерларны файдаланып, ел саен 120 миллиард сум акча эшли икән. Ә мондый олы акча лоббизм тудырмый калмый инде. Законнарның кай якка авышачагын чамалау кыен түгел. Шулай булгач "кара малайлар" тагын да күбәячәк.

 

Күбәяләр. Әгәр дә безгә компьютерщиклар, инженерлар, галимнәр, табиблар килеп тулса, бәлки беркем дә бер сүз әйтмәс иде. Тик андый халык, үзебезнекеме, башкамы, киресенчә, "урман"га карый: Европага, АКШка сыптыру ягында. Аларны аңлавы авыр түгел анысы: балык тирәнне яратса, кеше дигәнең акчалы, уңайлыклар тудырылган эшне хуп күрә. Безнең Европаны куып җитәсебез килә. Тик белемсез, профессиясез, күп очракта тел дә белмәгән мондый контингент белән бу мөмкин түгел. Аннан соң алар җирле гадәтләр, мәдәният, тормыш тәртибе, башкасы белән дә бик санлашмыйлар. Бу хәл бездә, ягъни җирле халыкта, кем әйтмешли, аларга карата аллергия тудыра тора.

 

Кемгә ошасын инде: кайсы шәһәрне алма, базарлар да алар кулында. Бәяләрне дә алар үзләренчә билгели. Базар тирәсендәге кайбер йортлар инде хәтсездән тулай торакка әверелгән. Мигрантлар арасында криминаль элементлар да юк түгел. Наркотиклар да ерак йөрми.

 

Без әйтә киләбез: яхшы кеше булсын, милләте алай мөһим түгел, дибез. Бәлки шулайдыр да. Без – күпмилләтле республика, күпмилләтле дәүләт. Анда һәркемнең үз урыны, үз эше булырга тиеш. Шул исәптән мигрантларның да. Сүз расизм турында бармый, татар каны яки рус каны да уйнамый бездә. Әмма кыска перспективада бизнеска, аның лоббистларына очсыз, таләпсез эшче көч кирәк. Ләкин болай итеп тишек томалау икътисадны алга җибәрми шул инде.

 

Бүген төп халыкта да әле ярлылык та, тигезсезлек тә, башкасы да җитәрлек. Идеалга ерак. Тик, мәсәлән, мигрантлар чыганагы, оясы булган Урта Азия белән чагыштырганда, без инде үскән, эшле ил. Шулай булгач, алар да килә торачаклар...


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 42-43 | 08.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»