поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.03.2012 Җәмгыять

Их, татар мунчасы...

Ялгыш шатлану ялгыш кайгырудан күпкә авыррак ул, чөнки ялгыш кайгыдан соң җиңеллек килә, ә ялгыш шатлыктан соң җан өши. Өшегән җанны җылытырга күктәге кояш та сәләтсез. Күптән түгел җаным шундый халәткә керде.

Сәбәбе кайберәүләргә бик нәни генә булып тоелыр, чөнки алар шәһәр чите коттеджларына йөргәнлектән, гади кешеләр өчен шәһәр мунчасының ни икәнен чамаламыйлар да. Ә алар әлегә бар һәм аларның ни өчен «мунча» дип аталуларын кайчак аңлап та җиткереп булмый. Аларны кибет, сыраханә, рестораннар белән дә бутап куярга буладыр. Һәрхәлдә, миңа бу биналарда, чистарынуга караганда, пычрану күбрәк кебек тоела башлады. Һәм беркөнне шатлыклы хәбәр: Казанның Яңа Савин районында яңа Татар мунчасы ачылган! Киттем мин бу мунчага! Барып кердем. Шулкадәр татарча шат йөз белән туган телдә сәламләп каршы алдылар. Шатлыгым эчемә сыймады. Димәк, татар мунчасы булгач, шулай бар гореф-гадәтләрне саклап, бер-береңә һәм мунча хуҗаларына хөрмәт белән тиешле кагыйдәләрне үтәп кенә юыначакбыз икән. Юкса тәмам туйдырды бит инде сүгенү сүзләрен тыңлау, керә-керешкә сасы балык-сыра исе, исерек күзләр, тәмсез сүзләр... Мунчачылары да шул кыланмышларның барысын да законлы диләр. Аларга күбрәк товар алсыннар да күбрәк эчсеннәр генә. Эш хакы шундый керемнәрдән чыгып түләнгәч...

 

Кыскасы, шушылардан котылдым, моннан соң татарча мунча керәчәкмен, дип сөенеп, икенче атнада да Татар мунчасына барсам, шатлыгым ялгыш булып чыкты. Теге атнада каршы алган милләттәшләремнән җилләр искән. «Әссәламегаләйкүм!» – дип сәлам биргән идем, «не понимаем»ны йөзгә бәрделәр. Билет алырга дип кассага килсәм, лач-лоч көнбагыш төкерә-төкерә, бер марҗа түтәй кесә телефоныннан ләчтит сатып утыра. Акчаны билетка чак алыштырып бирде бу. Шатлык сүнде. «Теге атнадагы мунчачылар кая китте?» – дип сораган идем: «Они с мужского отделения, нас просто подменяли, их больше не будет», – дигән җавап алдым. Өстәвенә чыккан чакта, тагы акча таләп итә башладылар. Ничәдер минут артык кердегез, диләр. Болай да бүтән килмәскә дип чыгып бара идем инде...

 

Йә, хуш, бу мунчадан баш тартып, янә элек йөргән ундүртенче мунчага киттем. Монда моңарчы күрелмәгән хәл – озын чират, чөнки Беломорск урамындагы тугызынчы мунчаны да япканнар икән. Унөченчесен былтыр ук ябып куйган иделәр. Шуңа карамастан, халык һаман юынмакчы бит инде. Чират яныннан чыгып китешли, бер ханым: «Анда юынмыйлар, эчәләр генә, пир на весь мир бара, шуңа чыгучы да юк», – дип әйтеп үтте. Дөресен әйткән икән. Ышанмыйча, кереп карадым. Мунчачы ханым, боларга якын да килергә куркып, бер читтәрәк кенә тора. Әлеге дә баягы, сасы балыкларын җәеп салганнар, исерешеп беткәннәр... Ә бит без Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә юынырга дип барган идек. Әйтеп караган идем, чак исән калдым, элек ишеткәннәрнең бөтенесен бер сеанста тондырдылар үземә. Милли бәйрәмнәргә нинди хөрмәт ди, аларның көн дә бәйрәм, көн дә туй. Тычканга – үлем, мәчегә – көлке, дигәндәй, без исән калыр өчен җан тарткалашабыз, алар тантана итә. Эчәләр – урамнарда да, кафе-рестораннарда да, стадионнарда да, театрларда да, мунчаларда да... Ә кайда гына эчмиләр соң? Кайда гына ямьсез сөйләшмиләр дә кайда гына ямьсез кыланмыйлар?! Ә без мунчаларга да балалар, оныклар белән йөрибез. Тәрбияне өйгә бикләп кенә бирмиләр бит аны. Өстәвенә телевизор аша да гел тәрбиягә каршы тамашалар. Җәмәгать, акча эшлим дип, бар әхлак кысаларыннан да чыгып китәргә димәгәндер бит?! Сыра-хәмердән башка юынып та булмыймы икәнни соң?

 

Аннары, ник соң ул Татар мунчасын исем өчен генә Татар мунчасы дип атаганнар. Әгәр исеме җисеменә туры килсә, Татар мунчасына йөрүче милләттәшләр җитәрлек булыр, хуҗасы да җитәрлек керем алыр иде, дип уйлыйм мин. Әллә хәләл ит, ризыклар сатылмыйча ятамы кибетләрдә? Сатыла бит!

 

Чын татар мунчасы ачып, минем ялгыш шатлыгымны кире кайтарсыннар иде… Бу кадәр дә «олы хыял»ны тормышка ашыру, ай-һай, мөмкин хәлме икән Казан өчен?


Нәҗибә КАМАЛ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»