поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2008 Матбугат

КӘРИМ КАМАЛ: “АЗАТЛЫК”НЫҢ KИРӘГЕ БАР ӘЛЕ...”

Салкын сугыш елларында “Азатлык” радиосы дөньяга сибелеп яшәүче татарларга үз телләрендә хәбәр биргән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды. Кыска дулкыннар аша Мюнхеннан яңалыклар алган, төрле илләрдә гомер кичергән татарлар тормышы турында белеп, туган телдә җырларны тыңлап, берничә буын үсеп чыкты. Татар тарихы, яшәеше хакында чынбарлыкны сөйләгән Гариф Солтан, Шиһаб Нигъмәти, Гали Акыш, Фәрит Иделле, Фәридә Хәмид кебек легендар татар журналистлары күпләрнең тормышка карашын тамырдан үзгәртте. Милли бәйсезлеккә өндәп, татарларның 70 ел дәвамында томаланган аңнарын уятып җибәрүдә өлешләре зур. Коммунистик режим астында яшәүче халыкка объектив мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйган радиостанция бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Хәзер дә бары тик “Азатлык” биргән хәбәрләргә генә ышанган кешеләр шактый. АКШ конгрессы тарафыннан финансланган радио эшчәнлегенә быел 55 ел тула. Бу уңайдан “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең директоры Рим ГЫЙЛЬФАН (радио тәхәллүсе – Кәрим Камал – ред.) белән әңгәмә кордык.

–  “Азатлык” радиосының нинди структура булуы белән бераз таныштыр әле, Рим? Күпме кеше эшли, кайсы илләрдә корреспондент пунктлары бар? Хәбәрчеләрнең гомум саны ничәү? “Азатлык”ны күбрәк радиоалгыч, әллә интернет аша тыңлыйлармы?

 

– “Азатлык” – 55 ел дәвамында кыска дулкыннарда дөньяга сөйләүче татар радиосы. Мин аны татар һәм башкорт телләрен саклап килгән бер мәгълүмат чарасы дияр идем. Ул гомум сәяси, социаль, мәдәни темаларны яктыртучы, татар диаспораларының яңалыкларын биреп торучы бердәнбер медиа. Дөрес, соңгы елларда башка авазлар да ишетелә башлады, мисал  өчен,  “Төркия авазы” радиосы татарча сөйли. Аермасы шунда: ул татар телендә төрек хәбәрләрен җиткерә. Татарстан үзе дә кыска дулкыннарда  тапшырулар оештырып карады.  Ә без Татарстан һәм Башкортостанда башка мәгълүмат чаралары ишеттермәгән яңалыкларны тыңлаучыга җиткерергә тырышабыз.

 

30 минутлык ике программа әзерләнә, алар тәүлегенә (кичен һәм иртән) дүрт тапкыр кабатлана. Яңа технологияләр барлыкка килү белән интернет челтәрендә дә эшлибез. Радионың баш идарәсе Чехиянең башкаласы Прагада урнашкан, анда алты кеше хезмәт куя. Казанда бюробыз бар. Күп кенә хәбәрләр Казан, Уфа, Сембер, Ижау һәм башка регионнардан килә. Аерым коррпунктлар булмаса да, бүтән төбәкләрдәге ирекле журналистлар белән хезмәттәшлек итәбез. Алар татар-башкорт дөньясына кагылышлы яңалыклар биреп баралар. Еш кына гомум сәяси темаларга да күзәтү әзерлиләр, бусы күбрәк, мәсәлән, Мәскәүдән килә. 

 

–  “Азатлык” СССР һәм АКШ арасындагы салкын сугыш вакытында оештырылды. Шул чорда ул СССРдагы коммунистик режимга каршы эшләде. Ә бүген “Азатлык”ның максаты нинди? Хәзер аның кирәге юк дигән сүзләр дә ишетелә.

 

– “Азатлык” салкын сугыш елларында да конкрет коммунистик режимны бетерү дип тар максат куеп  эшләмәде. Мәгълүм ки, коммунистик хакимият үзендә яшәгән халыкны төрле мәгълүмат алудан тыеп килде. Катгый цензурадан үткән хәбәрләр белән генә чикләнде халык. Аңлашыла, ирекле хәбәр  тоталитар хакимияткә кирәк түгел. “Азатлык” радиосы башка телләрдә сөйләгән “Свобода”,“Би-би-си”, “Deutche well” һ.б.лар кебек төрле мәгълүматны, вакыйгаларга карашны биреп барды. Һәм бу совет хакимияте алга сөргән түгел,  ә бәйсез хәбәрләр иде. Һәр кеше  үзе кирәк тапкан  мәгълүматны төрле чыганаклардан алырга хокуклы, шуннан гына аңарда теге яки бу вакыйгага карата  үз фикере барлыкка килә ала. Шуңа да бу яктан “Азатлык”ның максаты үзгәрмәде. Тыңлаучыга төрле һәм объектив мәгълүмат бирү – төп принцип. Без аңа үз фикеребезне тага алмыйбыз, моны кирәк дип тә санамыйбыз. Гадәттә, дәүләт чыганакларыннан булган мәгълүмат берьяклы, сурәте бозылган килеш халыкка җиткерелә. Без вәзгыятьнең башка ягын да күрсәтеп, тыңлаучыга кайсысы дөрес, ә кайсысы ялган икәнен аңлап, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәбез. Нәрсәгә ышанырга, нәрсәгә юк – үзе карар кылачак. “Азатлык”ның Русия шартларында кирәге бар дип уйлыйм.

 

– АКШ “Азатлык”ны финанслауны кыскарткан, дип сөйлиләр. Русиядә берничә коррпунктның ябылуы да шуңа бәйле булдымы? “Азатлык” бүтән эшләмәячәк дигән сүзләр дә йөри...

 

– “Азатлык” ябыла” дигән сүзләрне радио оешканнан бирле ишетәбез. Аның татар һәм башкорт редакцияләре булуы гаҗәп һәм сокланырлык күренеш. Үзбәк, кыргыз, казах, фарсы, гарәп, заманында эстон, латыш, литва  һ.б. дистәләгән телләрдә сөйләгән радиолар арасында татар-башкортның да үз редакциясе ачылуы сәер иде. Чөнки биредә дәүләтләре, һичьюгы союздаш республикалар статусына ия булган халыкларның гына тапшырулары әзерләнде. Алар арасында татар белән башкортның да барлыкка килүе милләтнең дөньяда тоткан урынын күрсәтә. Вакытында еш кына татар-башкортның хәтта үз республикалары да юк яисә татарлар кимеп бара, аларга акчаны сарыф итмик дип әйтүчеләр дә булды. Шуңа да ябыла дигән сүзләр яңалык түгел. Әлбәттә,  салкын сугыш беткәннән соң Русия “демократик” илләр рәтенә керде, димәк, радио үз миссиясен башкарды дип әйттеләр. Ләкин Русия белән Грузия арасындагы соңгы вакыйгалар шуны күрсәтте: Евразия кырларында “Азатлык” өчен эш әлегә җитәрлек. Ирекле мәгълүмат алу мөмкинлеклләре илдә янә тарая бара.

 

– “Азатлык” радиосының башка редакцияләр белән чагыштырганда аермасы нидә?

 

– Башкаларга караганда, безнең коллектив кечкенә. Урыс, казах телле редакцияләр бар. Аларның халык саны да, дәүләтләренең геополитик урнашуы да үзгә. Шуңа күрә сөйләм күләме дә башкачарак. Ләкин редакцияләрнең кечкенә яки зур булуы бөтенләй сизелми. Алар барысы да тигез хокуклы.

 

Русиядә яшәүче татар һәм башкорттан кала кавказлылар да үз тапшыруларын әзерли. 2002 елда Төньяк Кавказ редакциясе яңадан ачылды. Элек тә эшләде, ләкин 70 нче елларда аны япканнар иде. Чечен, авар, черкес телләрендә сөйли ул. Көненә бер сәгатьлек программа әзерлиләр. Аларның кешеләре күбрәктер дип беләм, чөнки өч телдә эшләгәч, ул штатка да йогынты ясый. Ләкин бездән аермалы буларак, кавказ редакциясенең бюросы юк. Без өч телдә сөйлибез: татарча, башкортча, кырымтатарча. Ләкин без телләрне аермыйбыз, алар бер программа эчендә кулланыла.  

 

– Фактларны объектив тасвирларга тырышкан, еш кына түрәләргә, хакимият башлыкларына ошап бетмәгән мәгълүмат биргән  “Азатлык” татар-башкорт редакциясенең корреспондентларына Татарстан һәм Башкортостан хакимиятләре тарафыннан басым бармы?

 

– Аллага шөкер, ниндидер янау очраклары булганы юк. Русиянең иминлек хезмәтләре басымы астында “Яңа гасыр” радиосында булган трансляцияне генә туктаттылар. Хакимият тарафыннан информацияне бирмәү, яшерү, дәшми тору, курку кебек очраклар еш була. Шәймиевның үлеме хакындагы имеш-мимештән таралган шау-шу уңаеннан да Татарстан җитәкчеләре ничектер куркып калды, дәшмәүне хуп күрделәр. Гәрчә теләсә нинди гайбәт, ялганны фаш итеп, чынбарлыкны ачып, халык белән турыдан-туры сөйләшеп була иде. Әлеге буын җитәкчеләре моны аңламый.

 

– АКШ татар телендә дөньяга сөйләүче радио ачып, ничә еллар буе үз акчасына эшләтә. Төркия хакимияте үз акчасына “Төркия авазы”н яшәтә.  Бер уйласаң, дөньяга сөйләүче радио булдыруны беренче чиратта Татарстан хөкүмәте кайгыртырга тиеш. Ни өчен Русия, Татарстан булдырмый моны? Кирәксенмиме? Әллә махсус оештырмыймы?

 

– Чыннан да, АКШ татар телле радио, интернет сәхифәсен тоту, ирекле мәгълүмат бирүне кирәк дип саный. Ә сан буенча икенче урында торган,  шундый ук салым түләгән татарлар өчен Русия хөкүмәте әлегә кадәр “Азатлык”ка тиң татар телле мәгълүмат чарасы булдыра алмады. Моны заманында Шәймиев та телгә алган иде.  Ул да АКШның татар  телле радио тотуын, ә бездә бу юк дигәнне билгеләде. Махсус ачмыймы, кирәксенмиме, белмим. Җавапны Русия һәм Татарстан хөкүмәтеннән сорарга кирәк.

 

– Моңа кадәр “Азатлык”та чит ил ватандашлары (гражданнары) булган татарлар эшләде. Гариф Солтан, Гали Акыш, Фәрит Иделле... Сез Русиядә туып-үскән кеше, шушы ил ватандашы. “Азатлык”ның башлыгы вазыйфасына билгеләнүегез радио принципларына каршы килмәдеме?

 

– “Азатлык”та ватандашлыкка карап эшкә алу принцибы юк.  Биредә шәхеснең бары тик эшне профессиональ дәрәҗәдә башкаруы исәпкә алына. Шулай ук “Азатлык”ның миссиясенә, кодексына тугрылыклы булу  мөһим. Паспортка карамыйлар. Элек чит ил кешеләренең биредә эшләүләре бик гади аңлатыла. Тарихи ватан белән элемтә юк иде, шуңа да радиода “тимер пәрдә”нең көнбатыш ягында калучылар гына эшли алды. Язмыш шундый. Гариф Солтан, Гали Акыш, Фәрит Иделле кебек олуг шәхесләребезгә гомерләрен чит илдә кичерергә туры килде.

 

– Фәрит Иделле бер интервьюсында: “Эштән китсәм дә, “Азатлык” белән араны өзмәячәкмен”, – дигән иде. Фәрит ага белән элемтәләр сакланамы?

 

– Аралашабыз, сирәк булса да күрешкәлибез. Ул Мюнхенда яши. Көн саен диярлек язышып, шалтыратышып торабыз. Барлык яңалыклар белән танышып бара. Радионы да тыңлый, веб-сайтны да карый. Фикерләре булса, әйтә, киңәшләрен җиткерә. Без ул яктан Фәрит Иделледән һич аерылмадык.

 

– Чит илдә яшәүче шәхес буларак, Русия һәм Грузия арасындагы низагны ничек бәяләр идегез? Кем хаклы, ә кем хаксыз?  Гомумән, чит ил халкының Русиягә мөнәсәбәте нинди? Русия үзенең бөек “держава” көчен югалтып барамы, әллә киресенчәме?

 

– Кем хаклы, кем хаксыз дип җиңүчеләрне һәм җиңелгәннәрне билгеләмәс идем, бу бик катлаулы. Һәр тарафның да үз җитешсезлекләре, ялгышлары, гаепләре бар. Мине башка әйбер борчый. Русия демократия, ирекле мәгълүмат алу чорында яшәп алды. Шуңа да кешеләрдә әлегә ирекле фикерләү бар дип өметләнгән идем. Грузия белән булган вакыйгалар вакытында телевизорны еш карадым һәм шаккаттым. Шулкадәр пропаганда дулкыны, ягъни Русиягә генә кирәкле әйберне күрсәтү, аларга уңайлы мәгълүматны гына җиткерү совет заманында да булмагандыр. Ул чордан аермалы буларак, хәзер заманча ысулларны кулланып, телевидение, интернетны эшкә җигеп, чит телдә сөйләүче белгечләрне дә җәлеп итеп пропаганда алып бардылар. Бик тупас башкарылды. Бу мине, чыннан да, шүрләтә. Халык Мәскәү сөйләгәнгә бик ышана, күпчелек үзәк хакимият әйткәнен  бердәнбер дөрес мәгълүмат дип кабул итә. Вәзгыятьне яктыртканда Мәскәү ягыннан берьяклылык, хисләрне күпертү шактый нык сизелде. Дөрес, шундый ук галәмәт грузин ягында да булды. Ә менә Мәскәүнең барлык гөнаһларда да Көнбатышны гаепләвен аңламыйм. Чит ил телевидениесен күп карыйбыз, шуңа фикерләр дә төрле. Нигездә ниндидер бер якны якламыйча, тарафларны билгеләмичә язу, сөйләү киң җәелгән. Көнбатыш кечкенә Грузияне яклый һәм Русияне гаепли дип әйтмәс идем. Русия еш кына үз гамәлләре белән аңлашылмаучанлык уята. Еш кына Русия моны “тездән күтәрелү” дип атый, ә читтән бу башкача күренә – үзе тернәкләнә алмагач, башкаларны тезләндерергә тырыша.

 

– Русиядә чыгучы татар матбагасының, телевидение һәм радиоларның эшчәнлеген күзәтеп барасыздыр. Аларга нинди  бәя бирер идегез?

 

– Күбрәк интернеттан күзәтәм. Татар матбагасы шактый, ләкин оперативлык ягыннан калыша. Мин аларны гаепләргә ашыкмыйм, татар матбугатының проблемасы тел, мохитнең югала баруына да бәйле. Теле булмагач, реклама юк, анысы булмагач, димәк, акча, керем юк. Дәүләт акчасына гына яшәү, әлбәттә, кинәнеп эшләргә мөмкинлек бирми. Телевидениегә килгәндә, элек “Татарстан-Яңа гасыр”ны күбрәк карый идек, хәзер юк. 

 

– Читтән яхшырак күренә, диләр. Татарның хәле ничегрәк, алга китеш бармы, әллә артка тәгәрибезме? Сезнеңчә, дөньяга сибелеп яшәгән  гомум татарның хәле ничек?

 

– Бу бик катлаулы сорау. Мин үземне читтән күзәтүче дип әйтмәс идем. “Азатлык”  – татар дөньясының аерылгысыз өлеше. Татарның хәле күп нәрсәгә бәйле. Һәр кеше сакланып калуны үзенчә аңлый һәм чыгу юлларын күрә. Кемдер милли гореф-гадәтләрне, башкалар динне сакларга кирәк, ди. Шәхсән үзем татарның милләт буларак саклануын тел белән бәйлим. Тел һәм мохит. Тел беренче чиратта мохиткә бәйле. Казанга кайтканда шуны күзәтәм: татар теле бик нык бирешә. Ул тагын да урыс сүзләре белән чуарлана, телнең сафлыгы югалып бара. Дөньяга сибелеп яшәгән татарларның хәле әллә ни түгел дип саныйм. Иң мөһиме – Идел-Уралда яшәүче татарлар. Алар шунда  сакланып калса, милләт яшәячәк. Чит илдә яһүд, төрекмәннәрнеке кебек безнең “аһ” итәрлек диаспора юк. Ләкин  кеше, кайда гына яшәсә дә, милләт булып саклануга үз өлешен кертсен иде. Һәрберебез бернигә  карамый татарча сөйләшергә, укырга, яшәргә тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк башка милләтләрне дә мәдәниятебез, тарихыбыз белән таныштырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, үз фикерең, үз аңың белән яшәү мөһим. Милли хөрлекнең югары ноктасы дәүләт бәйсезлеге санала икән,   моңа фәкать фикер иреклеге аша ирешеп була.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»