поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2012 Язмыш

Вафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә: "Һәлакәт буласы көнне концерт куярга чыгып киттек"

Әни тынгысыз һәм эзләнү­чән иде. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык ар­тисты Вафирә Гыйззәтуллинаны кызы Камилә әнә шулай искә ала.

Килеш-килбәте белән дә, холкы белән дә әнисен хәтерләтә ул. Әйтерсең лә, аннан сүнмәс маякны алып калган да, аны халык күңеленә илтеп җиткерүне максат итеп куйган. Ләкин ысуллары гына үзгәрәк. Вафирә сәхнә тотса, Камилә сәхнә артын сайлаган. Юкса тавышы нәкъ әнисенекедәй чишмә сыман челтери, ә аһәңе еракларга китә. Әмма нидер сәхнәгә атларга комачаулый, чабудан тота. Шунысына шик юк: Камилә Гыйззәтуллина әнисенең исеме халык хәтереннән җуелмасын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Билгеле, бер хатын-кыз күпме генә эш башкара ала икән? Шулай да, көне-төне таптаган бусагалардан буш кул белән чыгулар ешаеп китсә дә, башлаган юлыннан туктап кала торганнардан түгел ул.

 

– Камилә ханым, әниегезнең исемен мәңгеләштерүдә бөтен көчегезне сарыф итүегезне беләбез. Бу уңайдан бүген нинди уй-фикерләр белән яшисез?

 

– Мин Казан шәһәре Вахитов районының 5нче лицее каршындагы 26нчы музыка мәктә­бендә хор һәм вокал дәресләрен алып барам. Шөкер, музыка мәктәбе директоры да, лицей җитәкчесе дә миңа һәрвакыт хәерхаһлы булдылар. Бүген без музыка мәктәбенә әнинең исемен бирү артыннан йөрибез. Шулай ук "Сүнмәс йолдыз" дигән проект та старт алды. Аның буенча диск чыгару, концерт оештыру, музей ачу каралган. Бүгенге көндә беренче ике шарт үтәлгән, инде музей ачыласы көннәр дә санаулы гына калды. Узган елны әнигә 65 яшь тулган булыр иде. Мин бу датаны билгеләп үтмичә кала алмадым. Әни турында кино төшердек, ул филармониядә узган искә алу кичәсендә тәкъдим ителде. Әнинең чордашлары – Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова – һәрбарчасы ул көнне бушка эшләделәр, рәхмәт аларга. Шагыйрь, депутат Разил Вәлиев, Камал театры директоры Шамил Закиров, артист Зөлфирә Зарипова, башка бик күпләр матур хатирәләре белән уртаклаштылар – аларга хөр­мәтем чиксез. Шунысын да җиткерик, узган ел Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге балалар һәм өлкәннәр төбәкара конкурсын башлап җибәргән идек, быел да шул конкурска әзерлек бара.

 

– Моңы белән дә, туры сүзе белән дә халыкка хезмәт иткән, гастроль юллары Карпаттан Чукоткага кадәр сузылган җырчыны, белмим, кызы гына кайгыртырга тиеш түгелдер бит инде? Мәдәният министрлыгы, ул эшләгән филармония нинди ярдәм күрсәтә?

 

– Мәдәният министрлыгына әни яшәгән йортта (Татарстан урамы, 7) мемориаль такта ачасы иде дип мөрәҗәгать иткән идем. Бу йортта яшәүчеләр барысы да шуны көтә, Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев элмә такталары янында Вафирә исеме дә уелырга тиеш, диләр. Министрлыктан бик күп кәгазь килде. Аның буенча мин бу эшне үзем башкарырга тиеш икәнлегемне аңладым... Ләкин ничек? Диск ди­гәннән, аны чыгару үзе бер могҗиза булды. "Кара-каршы" тапшыруының бер чыгарылышы әнигә багышланган иде. Миннән алып баручылар, ни хәлләрегез бар, дип сорадылар. Мин инде әнинең җырларын туплап диск та чыгарып булмый дип сөйли башлаган идем, филармония директоры Кадим Нуруллин дискын үзем чыгарам дип игълан итте. Мең данә диск "Аксу" студиясендә чыкты. Ләкин ул сату өчен түгел, теләгән кеше аны ала алмый. Янәшәбездәге мәчет тә бер урамга әни исемен кушу, элмә такта булдыру кебек эшләрдә ярдәм итүләре турында язма документ биргәннәр иде. Күрәсең, әле вәгъдәләре җитмәгән.

 

– Сезнең җитәкчелектәге "Гүзәлем" ансамбле дә Вафирә Гыйззәтуллина репертуарын халыкка җиткерә бит әле. Өч тавышка акапеллага башкарган "Кызарып кояш баткан чакта" (И. Шәмсетдинов муз., М. Максуд сүз.,) җырын күз яшьләрсез тыңлап та булмый.

 

– "Гүзәлем" ансамбленең үргә күтәрелүе Сара Садыйкова исемендәге бәйгедән соң башланды, дисәк хата булмас, мөгаен. Без анда беренче урынны алдык. Аннан Екатеринбургта, Новгородта бөтенроссия конкурсларында, күп кенә илкүләм бәйгеләрдә җиңүләр. Әни эстрадада чүп җырларга каршы иде. Без дә балаларга яшьтән халык җырларын, профессиональ композиторлар җырларын өйрә­тәбез. Вокалистларның җырлау нормасы – көнгә дүрт сәгать. Ә мин балалар белән иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр җырлыйм. Шундый кеше инде мин, башкача булдыра алмыйм.

 

– Шулай да әниегез кебек җырчы булып китмәвегез кызганыч.

 

– Аның юлын кечкенәдән бергәләп үткәнгә эстраданы сайлыйсым килмәде, ахры. Әл­бәттә, бик кызыклы, гыйбрәтле тормыш. 1978 елда Эстониядә РСФСРның әдәбият һәм сәнгать көннәрендә Татарстаннан Нә­җип Җиһанов белән Вафирә Гыйззәтуллина катнашты. Пугачева, Хазановлар белән бергә. Менә шулай өйгә кайтып та кермәде инде ул. Кама ярларында туып үскән гап-гади кыз моңы белән Германия, Куба, Австрия, АКШ тамашачысын әсир итте. Сәнгать белән яшәде ул. Тик менә үз вакытында кассета чыгарырга вакыты җитмәде. Теләге дә юк иде. Мин бу турыда сүз кузгатсам, мин кассета җырчысы түгел дип әйтте. Чын талант ияләренең гомере кыска була, күрәсең. Сизенгәнмедер, кыска гына гомере эчендә бик күп эшләр башкарырга теләде. Концерт алдыннан халыкны уятырга теләп сөйләүләр, мәй­данга чыгу, трамвай юлына аркылы төшүләр әнә шуннан. Аның милләт турында уйланулары, уй-тойгылары шигырьләрендә, публицистик язмаларында да ачык чагыла.

 

– Берзаман филармониядә эстрада бүлеге кыскартылгач, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башка бик күп җырчылар урамда калды. Шул чорга әйләнеп кайтыйк әле.

 

– Ул вакытта мин дә филармониядә эшли идем. Әнинең кыскартылганын белгәч, эштән азат итүләрен сорап гариза яздым. Сине кыскартмыйлар бит, ник китәсең, диделәр. Ничек ин­де мин әнине санламаган, кадерсезләгән оешмада эшли алыйм? Әни югалып кала торганнардан түгел. Вафирә исеме "киң күңелле" дигәнне аңлата бит. Ул өйдә төрле композитор, язучылар бе­лән аралашты. Кем белән генә аралашса да, милләт язмышы өчен борчылды. Тик аның өчен борчылдылармы соң? Бар иде шундый заманнар, безне туендырыр өчен ул концерт күлмәк­ләрен чыгарып сатарга мәҗбүр булды. Һәлакәткә очраган көнне дә без акча бетеп районга концерт куярга чыгып киткән идек.

 

– Мәйданда Россиянең атказанган җырчысы дигән таныклыкны яндыру эзсез узмагандыр.

 

– Юк, билгеле. Өйгә милиция килеп үгетләде дә, янады да. Ә Каракалпакстанда халык җырчысы исемен биреп, мәдәният министры булырга тәкъдим ясадылар. Ул туган як сандугачы иде шул. Халыктан сайланып депутат булырга теләде. Үткәр­мәделәр, билгеле, беренчедән, акчасы юк, икенчедән, теле озын.

 

– Бүген Вафирә Гыйззәтуллина дигән исем халык хәтерендәме икән?

 

– Мин халык хәтерендәдер дип өметләнәм. Ул бит халык дип яшәде, иҗат итте. Андый җырчы, андый тавыш, андый шәхес башка юк бит ул. Мин моны әни булганга гына әйтмим.

 

Соңгы елларда аның яшисе килмәде. Дөнья кысаларын тарсындымы, күпме генә өзгәләнсә дә, хәтерсезлек корбаны булу күз алдына килдеме – белмим. Еллар узган саен тормышның тизлеге арта бара дия иде. Мин дә шулай уйлыйм. Әнинең гомер юлын кабатлаган кебек үк, музыка училищесын тәмамладым. Унҗиде ел эшләгәннән соң университетның музыка факультетында укып йөрешем. Мин анда староста да әле. Камил улым кебек үк, студент мин бүген.

 

– Камилә, синең әтиең Лариса дигән исем кушкан бугай.

 

– Лариса Джураева идем мин. Әни минем белән торасың бит, күч минем фамилиягә дигәч, аның фамилиясен алдым. Камилне тапкач исә егерме биш яшемдә мулла азан әйтеп Камилә исемен кушты.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 33-34 | 24.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»