поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.02.2012 Җәмгыять

Казансу ярындагы гаять зур касә рәвешендәге медиа-үзәк 2013 елгы Универсиаданың символы булачак

Казан мэры Илсур Метшин, Казансу ярындагы төзелеш мәйданчыгында журналистлар белән очрашып, 2013 елгы Универсиада уңаеннан Казансу буенда сафка басачак медиа-үзәк проекты хакында сөйләде.

Илсур Метшин инануынча, киләчәктә күпсанлы туристлар Татарстан башкаласын Казансу ярында урнашкан 40 метр биеклектәге гаять зур “касә” буенча беләчәк. Медиа-үзәк Кремль белән берррәттән Казанның визит карточкасына әверелер дип көтелә. Уеннарны үткәрү чорында исә әлеге уникаль корылма 2013 елгы Универсиада символы булачак.

 

Илсур Метшин әлеге объектны “бомба” дип атады – мондый киң колачлы төзелеш Казанда гына түгел, Россия күләмендә дә алып барылмаган иде әле. Объектның уникаль архитектурасы да үзенә җәлеп итә. Югарыга омтылган касә Казансу буен бизәп һәм шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан күренеп торачак.

 

Мэрның сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәрнең Казансу буенда төзелеш эшләре алып бару буенча планнары зурдан. Казансу елгасының ике як ярын да (Кремльдән – “Миллениум” күперенә һәм “Шүрәле” паркыннан футбол стадионына кадәр) заманча архитектура таләпләре нигезендә төзекләндерү күздә тотыла.

 

Бүгенге көндә булачак сквер – 2013 елгы Универсиада уңаеннан медиа-үзәк калкып чыгачак урында төзелеш эшләре бара инде. Объектның проекты әле эшләнә генә.

 

Хәзерге вакытта төзүчеләр су төбен тирәнәйтә, шәһәрнең башка районнарыннан ком ташый. Төзүчеләр, тиздән язгы ташу башаланачагын исәпкә алып, көн саен зур күләмдә эш башкара.

 

Уеннар төгәлләнгәннән соң медиа-үзәктә тантаналар уздыру һәм никахлашу залларын үз үченә алган шәһәр ЗАГСы урнашачак.

 

Никахлашу сараеның әйләнә-тирәсендә берничә гектар мәйданда парклар һәм скверлар “үсеп” чыгачак.

 

“Әлеге планнарны гамәлгә ашыру өчен нибары 1 ел вакыт калды”, - дип хәбәр итте мэр.

 

Объектның заказчысы – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Генераль подрядчы - «Казаньцентрстрой» компаниясе. Проект документларын «Татинвестгражданпроект» әзерли.


Ирина ИГНАТЬЕВА
Татар-информ
№ | 21.02.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»