поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.02.2012 Медицина

Ирсез булуның зыяны турында дүрт ялгыш фикер

Вәсимә апаның бердәнбер кызы Рәсиләгә 30 яшь тулды. Туганнары, хезмәттәшләре, дус кызлары җыелып котладык үзен. Бәби туеңа да килер идек, көттереп зарыктырма инде, дип шаяртып та алдык. Тик анысы тиз генә насыйп булмас кебек шул. Чибәр, уңган, акыллы, югары белемле Рәсиләбезнең әле һаман да йөргән егете юк. Кияүгә чыкмаган килеш җенси тормыш белән яшәүне, ирсез бала табуны ул хәтта күз алдына да китерә алмый. Ләкин яше барган саен, ба­ла таба алмам дип борчылуы да арта бара икән.

Монысын, сер итеп кенә, Вә­симә апа әйтте. "Миома, мас­топатия, күкрәктәге яман шешне юкка гына "монашкалар авыруы" дип йөртмиләрдер. Киләчәктә балага узарга комачаулый торган чирләр килеп чыгудан куркам", – ди икән кызы.

 

Тормышында секс булмауның хатын-кыз сәламәтлегенә зыяны чыннан да шу­лай кур­кынычмы икәнни? Бу сорауга тәфсилле җавап – югары категорияле табиб-сексопатолог Дмитрий Жданов аңлатмасында.

 

Җенси якынлык булмау аркасында барлыкка килүче күңелсезлекләр турында халыкта төр­ле ышанулар яшәп килә. Шулардан берничәсенә тукталып үтик.

 

Невроз китереп чыгара. Җенси ихтыяҗны канәгатьләндермәсәң, рухи халәтең начарлана: бер сәбәпсез елыйсы килә, эч поша башлый, диләр. Чынлыкта, нерв авырулары секс булмаганнан түгел, ә хатын-кызның менә-менә ялгызлыгым бетәр, дип өметләнеп, озак вакыт киеренке халәттә яшәвеннән барлыкка килә. Мәсәлән, гаиләле ирләрнең сөяркәләре шундый хисләр кичерә. Чөнки алар мәгъшугының үзе янына килергә кайчан вакыт табасын тәгаен генә белми: ир­тәгә килерме ул, бер сәгатьтәнме, бер атнаданмы?

 

Түшәк ялгызлыгын уңышлы даими җенси тормышка кү­неккән һәм аны кинәт югалткан хатын-кызлар да авыр кичерә (аерылышу, иренең үлеме һ.б.). Әмма монысы да баштарак кына бик кыен. Галимнәр шуны исбатлаган: ирсез озаграк торган саен, җенси мөнәсәбәтләр булмауны хатын-кыз тынычрак кабул итә башлый. Ирләр карамый дип кимсенеп, үзен үзе газапламаса, билгеле.

 

Хатын-кызны "агач"ка әверелдерә. Ирсез озаграк яшә­гән саен, хатын-кызның җенси якынлыктан ләззәт алу мөмкинлеге азая, диләр. Чынлыкта, бу фикер дөрес. Тик ул көчле җенес вәкилләренә туры килә. Озак вакыт тыелып яшәгәннән соң, ир­ләр­дә, чыннан да, проблемалар барлыкка килә. Ә ханымнарның алай түгел. Дөрес, хатын-кыз канәгать калсын өчен, алдан 15 ми­нутлап иркәләргә-назларга ки­рәк. Озак ирсез торганнарга исә ике­ләтә күбрәк вакыт сорала. Әм­ма бу проблема түгел бит инде.

 

Холыкны боза. Гадәттә, "карт кыз"лар усал, көнче, карьерасын өстен куйганнары бигрәк тә холыксыз була, диләр. Чынлыкта, бу бәйләнеш – кире якка таба. Каты күңелле, бәйләнчек булганга күрә, хатын-кыз егет таба алмый, шул сәбәпле "утырып" кала. Аннары "карт кыз"ларның һәммәсе дә явыз булмый бит. Ә инде карьера дигәндә үз эшенә бирелгән кызларда, еш кына секс кайгысы булмый да. Аларның шатлык-куанычлары түшәккә бәйле түгел.

 

Сәламәтлек өчен кирәк. Җенси якынлыкка кермәү хатын-кызның бала тудыру әгъзалары системасында авырулар китереп чыгара, диләр. Чынлыкта, гинекология проблемалары саф кызларда да, күп балалы аналарда да, азгын хатын-кызларда да, тугры хатыннарда да барлыкка килергә мөмкин. Эш сексның булу-булмавында тү­гел, ә аның сыйфатында. Әгәр яратмаган кеше белән "сәламәтлек өчен кирәк" дип кенә җенси якынлыкка кер­сәң, нәкъ менә сәламәтлегең зы­ян күрә дә. Андый якынлык файда китерми, бары тик күңел кайту, үпкә-рән­җү хисләре генә тудыра. Монысы – психологик яктан. Әле физиологик ягы да бар. Дәрт­ләнгәч, кече оча әгъзаларында кан күп җыела, ә бушанганнан соң, ул кан кире агып ки­тә. Хатын-кыз ләззәт алмаса, мус­куллары йомшармаса, кан агып китә алмый. Мондый якынлыклар күбрәк булган саен, хатын-кыз әгъзаларында кан ое­шып калу процессы көчәя бара. Гинекология авыруларының күп­челеге нәкъ шуннан килеп чыга да.

 

Хөрмәтле хатын-кызлар! Әгәр хәзергә яныгызда сөйгән ярыгыз юк икән, кайгырмагыз. Бу чорны үзегезгә көч туплау өчен бирелгән вакыт дип кабул итегез. Җенси якынлык – организмнан энергиянең чыгарып ташлануы ул. Энергиягез болай да җитәр-җитмәс кенә булган очракта, интим мөнәсәбәтләр сезне тагын да ныграк хәлсезлән­дерер иде.



Ватаным Татарстан
№ 29-30 | 17.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»