поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.02.2012 Экология

Идарә дилбегәсе табигать кулында

Табигатебезнең холкы сабый баланыкы төсле: йә ул тыныч, йә туктаусыз елый, кәефенең кинәттән үзгәрешләрен бер дә алдан белә торган түгел. Шуңа күрә һава торышын өйрәнүче белгечләр дә аның көен фаразлауларында бик еш ялгышалар, хаталаналар.

Европалылар өши, америкалылар төчкеренә...…

 

Белгәнемчә, бер 10-15 еллар элек табигать әле чагыштырмача «тәртиплерәк» – һава торышлары тотрыклы, кышлары чын кыш, җәйләре чын җәй иде. Соңгы елларда бу канун күзгә күренеп үзгәрде. Синоптикларның көндәлек һава торышларын фаразлаулары мескен кыяфәттә бер читтә торсын, тулы ел фасылларының да чын йөзләренә алдан ук төгәл бәяләмә биреп булмый.

 

Юрамаларга буйсынмас соңгы кышларны, җәйләрне барыбыз да хәтерли торгандыр, быелгы кыш та көйсезлек, кирелек сукмагыннан алга атлавын дәвам итте. Россиягә генә түгел, чит илләргә дә ияләнгәнчә рәхәттә генә яшәргә ирек бирми. Бүгенге көндә Европаның җылы кышларга күнеккән кайбер илләре хәтәр салкыннардан иза чигә, ә Американың озын кышлы илләрендә инде яз башланып килә, басуларда уҗымнар шыта, болыннарда үләннәр тишелеп чыга башлаган, ди. Аларның башларына бәла төшкән: үсемлекләр дөньясы тәэсирендә аллергиядән интегүче җирле халыклар үзләрен кыш айларында гына чынлап торып ял иткәндәй хис итә алганнар икән. Быелгы кыска кышлары аларны бу бәхеттән мәхрүм иткән.

 

Тиздән бездә дә яз башланачак. Аның нинди буласын фаразлау да, хәтта чамалап маташу да файдасыз. Моны бер Аллаһыбыз гына белә һәм хәл итә. Әмма табигатьнең теләсә нинди сюрпризына әзер булып тору бер дә артык түгел – монысы хак.

 

Табигать һәм кеше

 

Адәм баласы Җир-Анабызда яши башлаганнан бирле табигать белән тыгыз мөнәсәбәттә булган. Тик башта ул аның биргәннәренә шөкер кылып гомер кичерсә дә, соңрак аны буйсындырырга вакыт җитте дигән карарга килгән. Кешелек иң зур һәм тупас ялгышын шул заманнарда ук эшләгән булып чыга – урманнарны кисә, елгаларның юнәлешен үзгәртә, сазлыкларны киптерә, җәнлекләрне сәбәпсезгә үтерә, тимер читлеккә яба, һаваны пычрата, барысын да үзенә яраклаштырып үзгәртә башлаган. Бичара табигать башта чыдап маташкан, балалары акылга утырыр дип көткән, аннары, түземлеге беткәч, үч ала, сафлыгын үзе кире кайтарырга тырыша башлаган дип тасвирларга була кеше кулына балта тотып агачларны үзенең астыртын ихтыяҗлары өчен чаба башлаган вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр аралыкны.

 

Оптимистлар бу фикергә, әлбәттә, каршы киләчәк, әмма табигатьнең соңгы дистә елда чамадан тыш пырдымсызлануына башкача аңлатма бирә торган түгел. Алга киткән илләрнең әле берсендә, әле икенчесендә табигать үчле холкын күрсәтә: җылыга ияләшкәннәренә салкыннар җибәрә, җәйләрдә артык кызулык белән сыный, курортлы илләрне су бастыра, вулкан аттырулары белән пошаманга сала, җир кабыгын тетрәтүләре белән гел киеренке халәттә торырга мәҗбүр итә… Шушы исәп буенча иң алдынгы илләр иң гөнаһлылары булып чыга, чөнки алар табигатьне иң күп үзгәртүчеләр һәм алар табигатьнең зур, кырыс җәзаларына дучар ителә. Иң алдынгы илләрнең берсе Япониягә узган ел катаклизмнары белән һөҗүм итеп, гасырлар буе төзелгән гигант цивилизациясен кыска вакыт эчендә тар-мар итеп, беренчел хәленә кире кайтарып атканы – моңа ачык мисал.

 

Табигатьнең ачуын башкача кабартмаска тырышырга кирәк, моның үзебез өчен бик күңелсез тәмамлануы ихтимал. Соңгы елларда юкка гына торган саен ешрак ахырзаман турында сөйләшмиләр. Табигатькә каршы килеп, аны тагын да җимереп маташсак, беренчел кешеләрдәй тау куышларында яшәүгә кире әйләнеп кайтмабыз, дип кайсыбыз ышанып әйтә ала? Табигатьнең үченнән ерактарак торыр өчен, бездән бит бары тик аның белән гармониядә яшәвебез генә сорала.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»