|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2012 Мәгариф
Аңлавы кыенлашаРоссия балалары нәрсә укыганын аңламый. PISA (“уку грамоталылыгы”) халыкара тикшеренүләре шул хакта сөйли. Текстны уку һәм аңлау буенча 65 ил арасыннан без 41 нче урында. PISA балаларның нәрсә укыганына артык игътибар биреп тормаган анысы. Материалны укыганнан соң, укучы нәтиҗәләр ясарга һәм мәгълүматны файдалана алырга тиеш. Моның өчен текстны аңларга, сүзнең ни хакта барганына төшенергә кирәк. Россия балалары нәкъ соңгысы белән кыенлык кичерә дә икән. “Акыллы” укучылар арасында беренчелекне Кытай, Корея, Финляндия, Сингапур һәм Канада алган. АКШның күрсәткечләре начаррак, тик уртачадан ким түгел. Европа илләренең күпчелеге америкалылардан калышмый. Россия үсмерләренә исә текстны анализлау түгел, аңлау да авырдан бирелә. Балаларның 70 проценты укылган материалның бер өлешен булса да охшаш тормыш шартларында куллана алган. Шуларның бары тик 14 проценты гына дәреслек буенча үзлектән шөгыльләнә ала икән.
PIRLS (уку сыйфатын тикшерү) исемле икенче тикшеренүгә ышанганда исә, Россиянең башлангыч мәктәп укучылары укуда искитәрлек нәтиҗәләр күрсәткән. Балаларның китапка булган мәхәббәте үсә төшкәч җуела икән. Белгечләр моны интернетның бала тормышында артык зур урын алып торуы белән аңлата. “Россия дөнья пәрәвезеннән башка ашый да, йоклый да алмый. Илнең һәр ноктасына чыбыклар үткәрсәк, алга китәчәкбез, дип уйлый. Чынлыкта исә интернет мәгълүмат табу чыганагы гына булырга тиеш”, – ди алар. Укытучылар исә мәктәптәге мәҗбүри әдәбият исемлеген кыскартырга тәкъдим итә. Бер булсын, берәгәйле булсын, дигәндәй.
|
Иң күп укылган
|