поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2012 Язмыш

Гыйбрәтле язмышлар

15 февральдә күренекле якташыбыз, партия һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, галим Хафизов Мансур Зәки улының вафатына биш ел була. Әмма ул һаман безнең арабызда яши кебек. Аның сүзләре, акыллы киңәшләре һәрчак искә төшә, уйландыра. Аның китаплары, публицистик язмалары тарихыбызны, бүгенге заманны тирәнрәк аңларга, дөресрәк бәяләргә, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итә.

 Гомеренең соңгы елларында ул туган авылы Красный Остров тарихы өстендә эшләде. Байтак материал да туплап өлгергән иде. Шуларның бер өлешен җәмәгате Энҗе Сәитовна редакциягә тапшырды. Анда Мансур Зәкиевич үзе, заман һәм замандашлары, якташлары турында яза.

 

 Мин колхозлар белән берүк вакытта туып-үскән, колхозлар көчәя барган заманда яшәгән һәм аларның гайрәте сүнеп җимерелү хәленә җитүен күрергә өлгергән буын вәкиле.

 

Әби-бабаларым барысы да крестьян, шуңа да карамастан, чыгышлары һәм көнкүреш хәлләре белән төрле социаль катлам вәкилләре булганнар. Шөкер, мин аларның кайберләрен үз күзем белән күреп өлгердем. Әтиемнең әтисе - минем бабам - Абдулсабитның өч кыз артыннан туган бердәнбер улы Хафиз. Әтиемнең әнисе Сәрби абыстай - күрше Петрякста өченче мәхәллә мулласы Якуп хәзрәтнең кызы, ә әбиемнең әнисе - Яңа авыл руханилары «Кара мулла» Кәримовлар нәселеннән, Якуп хәзрәтнең хатыны, авылда туып үскән Хаммәт хәзрәт Ибраһимовның әтисе Ибраһимның туганнан туганы булган. Ул нәселнең тамырлары Петрякста гына түгел, күрше авылларга да киткән.

 

Мин әтинең өченче улы булып 1929 елның 9 декабрендә Краснай авылында (бүген Түбән Новгород өлкәсе Сечен районы) дөньяга килгәнмен. Әти урта хәлле крестьяннардан саналган. Йортны алып бару эше 14 яшеннән әтием җилкәсенә төшә. Егерменче елларда ул күпмедер вакыт авыл кооперациясендә эшләп ала. Гражданнар сугышыннан җәрәхәтләнеп кайта, шул сәбәпле хуҗалыкта җимертеп эшли алмый. Петрякс мулласының оныгы (Ш.Мәрҗәни телгә алган Габделкәрим хәзрәтнең оныгының оныгы) булганга күрәдер, ул дини яктан шактый әзерлекле иде (картайгач, 40-50-елларда, авыл халкы аны зурлап мулла урынына йөртте, чөнки Халил мулла мәдрәсәсен бетергән укымышлы кеше иде).

 

Атасыннан аерылып чыкса да, әти туып-үскән йортында 8 аршинлы кара ызбада гаиләсе белән тора биргән, ә бабай ике катлы зур өйдә яшәгән. Бу өйне ул шәһәрдәге өйләнмәгән уллары Заһид белән Мохига (18 һәм 24 яшьлек) яздырган булган.

 

Бабам Норлат мәдрәсәсен бетереп муллалык таныклыгы алган, укымышлы кеше булса да, мулла булудан сәүдәгәрлекне уңайлырак дип санаган. Бәлки, күршедә генә йортлары булган, Фәхретдин-Летфулла нәселеннән килгән, мәгълүматы белән Хафиз бабайдан калышкан Мохи хәзрәтне рәнҗетмәс өчен мәчеткә тик бәйрәм көннәрдә генә килә торган булгандыр бабам. 1905-1907 елларда күрше рус авылларындагы крестьяннар хәрәкәтендә катнашкан, репрессияләнергә тиеш булган, ләкин авылдан Себер якларына качып өлгергән. Кабат Краснайга дөньяны гизеп, хәтта Манчжуриядә яшәп, 1910 елда гына кайта. (1910 елда туган төпчек улын дуслары «Манчжур» дия булганнар). Рус, гарәп, фарсы, беркадәр кытай телен дә белгән дип сөйлиләр иде. Күбрәк Чита шәһәрендә көн иткән. 1909 елда яшерен рәвештә авылга да килеп киткән.

 

Совет властен хуплап каршы алган, авыл советы эшендә теләп катнашкан, 1929 елга кадәр аның әгъзасы булып сайланып килгән. Ләкин авыл «революционерлары» бабамның «акыл бирүләренә», «законнарны күп белүенә» тыгызланып һәм үч тотып бабамны раскулачивать итәләр. Ике катлы - асты таш, өсте агач - йортны, хуҗалык корылмаларын, мунчаны, коймаларны сүтеп алалар. Әтинең өлешенә шул 8 аршинлы «кара ызба», печән сарае (сенник), келәт, 2-3 метр озынлыгындагы койма кисәге һәм зур капка («Шанные борота» дияләр иде) кала.

 

 Шулай итеп, мин туздырылган йортта туып-үстем. Әтинең бу бәхетсез йортны аякка бастырырлык материаль-финанс хәле артык беркайчан да булмады. Ике улы сугышта үлеп калды, ә мин тик 50-еллар ахырында гына бераз ярдәмләшерлек хәлгә килә башладым.

 

 1934 елда колхозга кергәч тә әти ике ел эшсез интегеп йөри. Эшсезлектән туеп Үмәр абзыйның ярдәме белән рөхсәт-справка ала һәм Мәскәүгә китә. Анда төрле кара эштә эшләп көн күрә. Озак та үтми янына 17 яшьлек олы улын, ә 1939 елның көзендә 14 яшьлек Ирфанны чакыртты. Һәм, ниһаять 1940 елның май башында үзе кайтып мине, өченче класс укучысын, Мәскәүгә алып китте. Авылда зур гаиләне туйдырырга авыр булудан эшләнгән чара иде бу.

 

Мәскәүдә кыш чыгып бары 13 ай яшәдем. Шул арада Садово-Спасское урамындагы Полиграфия институты бинасында урнашкан 292 номерлы татар урта мәктәбенең 4 классын тәмамладым. Актук авылы зыялысы Муртаза ага Арифуллин безне ана теленнән укытты. Сугыш башлангач, 1941 елның 8 июлендә әти мине Краснайга озатты. Поезд Мәскәү-Пильна арасын ике тәүлек килде.

 

Минем 5-7 классларда укуым Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Шул чорда без малайлыктан яшүсмерлеккә атладык. Белемгә омтылсак та бик азларыбыз җиде классны бетерү бәхетенә иреште, кайберәүләр бик яшьли ачлыктан дөнья куйды. Мәсәлән, бишенче ике класста 1941-1942 уку елында70кә якын бала укыса, 1944 елда бары тик 13 укучы гына 7 классны бетерә алды. Шуларның берсе мин идем. Бу аеруча авыр, зур ачлык елы булды Краснайда. Бергә укыган ике малай ачлыктан үлде.

 

 Бу елларда, күпчелек тиңдәшләрем кебек, мин дә колхоз эшенә тартылдым: башта чабучы-чалгычы булдым, чапканны көлтәгә бәйләүче артыннан егылган-яткан башакларны кул тырмасы белән тырмаладым. Тайлар көттем, эшче атлар кундырырга йөрдем. 1943 елдан башлап кырчылык бригадирының ярдәмчесе, соңрак плугарь, комбайнчы ярдәмчесе, салам төшертүче булып эшләдем. 7 классны отличнога тәмамласам да, укуымны дәвам иттереп булмады, «тәнәфес» ике елга тартылды.

 

 1945 елның көзендә механизаторлар курсаларына китәргә җыенган идем, һич көтмәгәндә авыл советына переписчик (күчереп язучы) итеп алдылар. Шуннан күп тә үтми мине счетовод иттеләр, аннары, кыш уртасында, завизбач (изба-читальня мөдире) дәрәҗәсенә күтәрделәр. Шуңа өстәп «Яңа юл» колхозы комсомол оешмасының эшен дә миңа, 16 яшьлек малайга йөкләделәр. Бу үсешкә русча түзәрлек белүем һәм мәктәпне отличнога бетерүем дә сәбәпче булгандыр дип беләм.

 

 Бу эшләр белән кайнап йөрүнең файдасы миңа тими калмады. Иң мөһиме - кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе тупладым. Совет эше белән йорттан-йортка йөргәндә авылдашларымның материаль-көнкүреш хәлләре белән таныштым. Район оешмаларында эшләүчеләр белән дә белешлегем артты. Җәмәгать эшендә кайнау белемемне арттыру кирәклеген дә ачыклады.

 

 Ул елларда миңа яшь укытучы Заһир Ахтямов йогынтысы зур булды. Авыл советы председателе Минаҗетдинов Осман (шалкан), колхоз председателе Шакиров Каюм (Петрякс кешесе), партия оешмасы секретаре Салахетдинов Таҗи бабай («Коммун Таҗи», гражданнар сугышы герое), мәктәп директоры Юсипов Диян, мәктәп завучы Саитов Харис - бу шәхесләр ихлас күңелдән минем үсешемә ярдәм иттеләр. Бервакыт колхоз рәисе: «Сәүбән булма», - дип куйды. Монсын инде бер урында таптанма, алга омтыл дип аңларга кирәк булгандыр.

 

 Авылда урта мәктәп булмаганга, үз тиңнәремнән биш авылдашымны күндереп бергә Кочко-Пожар педучилищесына барырга карар кылдык. 10 чакрымдагы Петрякс урта мәктәбенә йөреп укырлык материаль мөмкинчелегебез юк иде, ә педучилище безнең өчен иң кулай күренде: ай саен стипендия, көнгә 500 граммлык икмәк карточкасы бирәләр, общежитие һәм көнгә бер мәртәбә кайнар аш. Мин шунда дүрт ел отличнога гына укып, һәр ай бүтәннәрдән 25 процент югарырак стипендия алып яшә-дем һәм 1950 елны кызыл диплом алуга ирештем. Каникул вакытларында Краснай авыл советында ялга киткән йә секретарьны, йә счетоводны алмаштырдым - авыл советы рәисе Минаҗетдинов Осман ага шулай миңа материаль ярдәм оештыра иде.

 

 Өч ел Кочко-Пожар педучилищесы комсомол комитеты секретаре, ВЛКСМның Кызыл Октябрь район комитеты һәм аның бюросы әгъзасы итеп тә сайландым. Бу йөкләмәләр минем җәмәгать эшлеклесе булып формалашуыма уңай тәэсир иттеләр. Татар авыллары комсомоллары һәм район үзәгендәге актив яшьләр арасында танышларым күбәйде, кайберләре хәтта гомерлеккә иптәш-дус булып та киттеләр.

 

 Тормышта актив позицияле, аралашучан булуымны исәпкә алып булса кирәк, Петрякс район комитеты мине, яңа гына педучилище бетергән 20 яшьлек укытучыны, Краснай мәктәбенә тарих, рус теле укытучысы һәм завуч итеп билгеләде. Хатыным Энҗе Сәит кызына шул мәктәптә география дәресләре бирелде. Шунда мин 1951 елның 23 апреленә, армия хезмәтенә чакырылуыма кадәр эшләдем. Бу хезмәт Белоруссиянең Слоним шәһәрендә башланып, Ленинград артиллерия техникасы һәм инженерлар хәрби югары училищесында солдат хезмәтендә үтте. Үрнәк солдат булуыма күрә командование миңа А.И.Герцен исемендәге Дәүләт педагогия институтының тарих факультетында кичке бүлектә укырга рөхсәт итте. Армиядән мин тарих факультеты программасын отлично һәм яхшы билгеләренә үзләштереп авылга кайттым, ә 1955 елның җәендә Ленинградка барып экзаменнар бирдем һәм диплом алып кайттым. Тормышта булган уңыш-җиңүләремнең бу иң зурларыннан, язмышымны билгеләүчеләрдән булгандыр.

 

 Ләкин Краснай мәктәбендә миңа урын табылмады, сигез ай Петрякс үзәгендә район мәдәният бүлеге мөдире булып эшләдем һәм Петрякс мәктәбендә укытучылык иттем. Бу чакта иң эчне пошырганы - семьядан аерым яшәп, авыллар саен йөреп чит-ят кешеләр почмагында аунау иде.


Мансур ХАФИЗОВ
Туган як
№ 6 | 10.02.2012
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»