|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2012 Мәдәният
Безгә тәрҗемә түгел, ә чын татар фильмнары кирәкТР Дәүләт Советындагы мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 7 февраль көнне булган утырышында "ТНВ-Планета" телеканалын оештыру өчен хәл итәсе проблемалар турында бәхәсләштеләр. – Татар мәдәниятен, мәгарифен үстерүне, гомумән, милләтебезне туплауны максат итеп куючы бу телеканал Россиядәге татар төбәкләрендә, БДБ илләрендә яшәүче кардәшләребез соравы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла. Тапшыруларыбыз өч өлештән торачак. Беренчесе – мәгълүмат блогы. Ул татарча да, урысча да булып, мәдәният, икътисад, сәнәгатькә кагылышлы уңай яңалыклардан торачак, көн дәвамында дүрт мәртәбә эфирга чыгачак. Икенче өлеш – балалар өчен тапшырулар. Аерым алганда, монда туган телебезне өйрәтүгә багышланган "Мин татарча сөйләшәм" дәресләренә зур игътибар бирергә ниятлибез. Өченчесе – музыкаль-нәфис блок. Монысында спектакльләр, концертлар, мәдәни кичәләр, тәгаен алганда, "Мәдәният дөньясында" кебек тапшырулар эфирга чыгар дип торабыз. Бу ике өлеш тә татарча булыр. Дөньяда сигез миллионнан артык татар бар. Әмма беренче чиратта Евразияне колачлауны күздә тотабыз. Гомумән алганда, "ТНВ-Планета"ның куәте, мөмкинлеге 40 миллион кешелек аудиториягә исәпләнә. Тәгаен алганда, "Татарлар" тапшыруы көн саен чыгачак. Билгеле, моның өчен тапшыруны эшләүчеләрнең штатын арттырырга туры килә. БТК белән бергә оештырыла торган "Халкым минем" тапшыруы баштарак атнага бер мәртәбә булып, киләчәктә аны да көн саенга җиткерергә исәп. Безгә татар нәфис фильмнары, тәрҗемә түгел, чын татар мультфильмнары, татар сериаллары кирәк, – дип яңа эшнең ни рәвешлерәк оештырылачагын җиткерде анда "ТЯГ" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.
– Толерантлыкның да кирәклеген онытмыйк. Монда татар сәнгате әсәрләре генә түгел, Татарстан сәнгате дә, аерым алганда, безнең Качалов исемендәге театр спектакльләре дә күрсәтелсә иде, – дип тәкъдим итте шунда әлеге театрның баш режиссеры Александр Славутский. "Толерантлык дип тагын татарларга урын калмаячак инде. Толерантлык булгач, нишләп Качалов театрында соңгы егерме ел дәвамында бер татар драматургының да әсәре куелмый соң?" – дип каршы төште аңа депутат, драматург Туфан Миңнуллин. Режиссер әфәнде, Камал театрында урыс авторларының әсәрләре куелмый бит, дип дәгъва белдергәч, Островский, Чехов әсәрләре даими куела лабаса, дип аның исенә төшерделәр. Славутский алай да бирешмәде, алар бит татарча куела, дип җаваплады. "Сез дә татарча уйнагыз, сезне дә күрсәтерләр", – дип киңәш бирде аңа икенче бер депутатыбыз Азат Зыятдинов.
– Баштарак без ТНВ спутник-тәлинкәләрен клубларга, мәктәпләргә урнаштырдык. Татар төбәкләрендә татар моңына, сүзенә сусаган өлкәннәр, өйләреннән урындыклар алып килеп, йотлыгып карый иде. Россиядә 4200 татар авылы бар. Шуларда татар теле укытуны юкка чыгарып баралар, мәктәпләрне ябалар. "ТНВ-Планета" каналының иң беренче максаты – милләттәшләребез яшәгән урыннарга татар теле мохитен җиткерү, – дип дәлилләде үз чиратында яңа телеканалның ни өчен татарча сөйләргә, җырларга тиешлеген БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
– Бу яңа проектка ничә сум акча бүленде, бу мөстәкыйль канал булачакмы, әллә "ТЯГ" канаты астында эшләячәкме? – дип тә кызыксындылар Әминевтән. "250 миллион сум акча сораган идек, 136 миллион сум бирделәр. Моның яртысы техник чаралар сатып алуга китәчәк. Әүвәлрәк күп кенә мәдәният тапшырулары уртак булачак. Дөрес, киләчәктә бу каналлар "ТНВ-1", "ТНВ-Культура" дип аерылырга, мөстәкыйль булырга тиеш", – дип җаваплады моңа Илшат әфәнде. Акча дигәннән, Туфан аганың телевидениегә килеп чыгыш ясаучыларга, тәгаен шунда эшләүчеләргә саллы гонорар түләү мәсьәләсен күтәрүе дә бик урынлы. "Мәскәү ТВсына барып берничә минут сөйләсәң, берничә йөз доллар акча аласың. Бушлай эшләү – ямьсез күренеш. Өч тиенгә эшләргә өч тиенлек кеше генә килә, мең сумга – мең сумлык кеше. Эшне мескенлектән башламаска иде. Хәерче бишмәтен ничек кенә тексәң, ямасаң да, хәерче бишмәте булып кала. Гомумән, әлеге яңа эшне "ТЯГ" компаниясенә генә йөкләп калдыру дөрес булмас. Татарстан өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен мөһим мәсьәлә бу", – ди мөхтәрәм шәхесебез.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|