поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.02.2012 Экология

Бөрбаш Сәрдегәненең "хәрби сере"

Балтач районында ике башлы бозау туган. Мондый гадәттән тыш хәл хакында белгәч (үле ике башлы бозау фотолары матбугат.ру сайтында урын алган иде), Бөрбаш Сәрдегәне авылына төгәлрәк мәгълүмат алырга, дөресрәге, үзем ишеткән кадәресен белгечләрдән сөйләтергә дип киттем. Туры фермага юл алдым, чөнки ике башлы бозау кооператив сыерыннан туган.

Бөтен кеше белә – әйтергә ярамый

 

"Баш ветврач Бөрбашта, нәрәттә. Аннан башка мин берни дә әйтә алмыйм. Хәзер үзенә шалтыратам", – диде үзен хисапчы дип таныштырган ир-егет. Бераздан: "Ул сезне Бөрбашта, конторда көтә", – дисә дә, ике чакрым тирәсе араны машинада үткәнче, конторны бикләп киткәннәр иде инде. Бикле ишеккә төртелүгә: "Качтылар, ахры", – дигән начар уем да дөреслеккә якын булып чыкты.

 

–    Безнең директор ялда әле, сигезеннән генә эшкә чыга, башта аңардан рөхсәт алыгыз, аннан барысын да сөйләрмен, – диде өенә эзләп баргач, хуҗалыкның баш мал табибы Гали Шәрифуллин.

 

–    Беркемне дә гаепләп язарга җыенмыйбыз, директорның рөхсәте нигә кирәк? – дип аптырадым. – Әйдә, алайса, Искән­дәргә (директор вазыйфасын башкаручыга) шалтыратам.

 

–    Искәндәр генә хәл итә алмый моны.

 

Мондый җаваптан соң сөйләшергә тырышу урынсыз иде. Әмма, дөресен әйтим, Бөрбаш Сәрдегәнендә танышларым юк диярлек. Шуңа да очраклы бер номерны җыеп, фермада эшләүчеләрне белештем. Тик шалтыраткан берсе бу хәл турында сөйләргә теләмәвен сиздерде. Кайсы ишеткән һәм шуннан башкасын белми, кайсы, ике башлы ук түгел иде бугай ул, ди, ә берсе бөтенләй, юк, безнең фермада андый хәл булмады, дип җаваплады. Сизелеп тора: бу апалар да телефоннан кисәтелгән! Журналист икәнемне белүгә, барысы да белмим, мин фермада эшләмим, ишетмәдем кебек җаваплар белән чикләнә. Әйтерсең, ике башлы бозау туу бу авыл халкы өчен табигый әйбер, гадәти хәл! Юкса авылда яшәүче буларак андагы вәзгыятьне беләм бит инде – бу хакта ишетеп кенә калмаганнар, барып-карап килүчеләре дә байтак булган. Нәрсәгә дип юктан да "хәрби сер" ясарга маташуларыдыр, аңламассың. Бәласеннән баш-аяк дип курка, итәк-җиңен җыеп кына тота шул авыл кешесе.

 

Кемдер генетика ди, кемдер экологиягә сылтый

 

Ә теге мутант бозауга килгәндә, ул гыйнвар азагында туган икән. Тәҗрибәсе булган кеше сыерның тулгагыннан ук бозаулауның нормаль түгеллеген чамалый. Биредә дә шулай була. Хәлнең җитдилеген аңлаган терлекче баш мал табибын чакырта. Иртәгесен сыерның корсагын ярып, бозауны алалар. Ике башы бер муенга тоташып үскән җан иясе бу вакытта үлгән була инде. Билгеле, корсагы ярылган сыерны да иткә җибәрергә туры килә. Чөнки берничә мал табибыннан сорашсам да, алар мондый "операция ясалган" терлекнең исән калу очрагын хәтерләмәде. Мутантлыкның сәбәбен дә төрлесе төрле нәрсәдән күрә. Кемдер экология ди, кемдер генетика белән бәйли.

 

Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов та бу очракны нәкъ менә генетик тайпылыш дип саный. "Соңгы ун елда районда мондый хәл күзәтелмәгән иде", – ди ул.

 

Район газетасында эшлә­гәндә бер авылда, хәтерем ялгышмаса, ул чакта шәхси хуҗалыкта, шушындый ике башлы бозау тууы турында язган идем. Ул көннән соң ун ел үтеп киткән. Ике башлылары тумаса да, мондый кимчелекле терлекләр туып тора анысы. Безнең авылда, мәсәлән, берничә ел элек койрыксыз бозау туды, кайдадыр аяклар саны кимрәк яки кыска аяклысы, тавык йомыркасы, кайчакта аннан да зуррак зоб-шеш белән, башка кимчелекләре белән туган бозаулар да бар. Кыскасы, адәм баласында гына түгел, бүгенге чорда сыер малында да чирләр бихисап. Соңгы елларда лейкоз, тояк авыруларының күпләп таралуы, сыерларның бозаулаганчы яки бозаулагач параличлануы – монда экология дә читтә кала алмыйдыр. Элек биш-алты бозаулаганнан соң гына сыерның сөте әйбәтләнә дип саналса, хәзер инде җиде-сигез бозаулаган сыер "карт"ка керә, әле ул чиккә "тарта" алмаганнары күпме. Миңа калса, болар берсе дә гадә­ти хәлгә, авыл апае яки агаеның үз проблемасына гына әйлә­нергә тиеш түгел. Ни генә дисәк тә, шул чирле сыерларның сөтен эчәбез, маен, башкасын, шул чирле сыерлардан туган бозауларның итен ашыйбыз... Ә авыл кешесе, түрәсенә ярарга тырышып, бездә барысы да әйбәт, дип "кемнедер" алдый...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 24-25 | 10.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»