поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.02.2012 Мәдәният

Концертмейстер

Асия Юнысова белән Мөнирә Хәбибуллина әңгәмәсе

– Мөнирә ханым, концерт-кичәгә килгән тамашачы берничә дистә ел инде конферансье авызыннан: «Фортепьяно партиясен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина алып бара», – дигән җөмләне ишетә. Шуннан соң уен коралы янына сандугач кадәрле ханым чыгып утыра. Үзе күренми дә, әмма ул уяткан кодрәт белән җыр-моң, ягъни җырчы тавышы сәхнәне биләп ала. Аккомпаниаторның вазифасы нидән гыйбарәт?

 

– Сәхнәгә чыгып керү көннәр, еллар тезмәсенең бәйрәмнәре генә алар. Мин 32 ел Татарстан радиосында эшләдем. Анда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң килгән идем. Быел 100 яше тула торган концертмейстер Екатерина Соколованы алыштырдым. Минем вазифам нидән гыйбарәтме? Җавап бик гади – җырчыны күтәрү! Элек радиода Сәнгать советы бар иде бит. Әнә шул Сәнгать советы җырны тыңлаганнан соң: «Бу җырчы әйбәт!» – дигән «хөкем» карары чыгара. Ә радиода вакыт алган көнгә кадәр җырчының айлар буе минем белән репетицияләр ясавы игътибарга алынмый иде.

 

– Кемнәр белән «кәҗә майлары» чыга торган иде соң?

 

– Мин йөзләгән җырчы белән эшләдем. Кемгә күпме көч салганымны исәпләп бармадым. Әмма менә Венера Ганиева, Георгий Ибушев белән эшләве рәхәт иде. Георгий һәр әйткән фикерне, бөтен нечкәлекләрне йотып кына бара торган иде. Зөһрә Сәхәбиева, Лидия Әхмәтова һәр киңәшкә сизгер булдылар.

 

– Эфирда турыдан-туры җырлау өлкән җырчыларыбызга бәйле хатирәләр булып кына сакланадыр.

 

– Әйе, хәзер җыр алдан яздырып куела. Ә теге заманда – алтмышынчы елларда диюем, микрофон белән күзгә күз калганда күпкә читенрәк иде. Аның каруы, алар тавышларын саклауга, тәртиптә тотуга күбрәк игътибар итә торганнар иде. Мин бит үзем дә Мәрьям Рахманкулова, Фәгыйлә Тимерова, Зөләйха Хисмәтуллина, Василий Жарков, Мөнирә Булатова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдиновлар белән эшләп калдым. Өлкәннәребез бик җитди, җаваплы кешеләр иде. Үз тавышын да ике җырдан арыга көчәндерми. Эмиль Җәләлетдинов та шундый. Ә менә Усман Әлмиевне тезгендә тоту кыен иде. Музыкантны көтми, ашыга, кабалана. Аның бу холкы язмаларында да сизелә.

 

– Димәк, аккомпаниатор җырчыларның дусты да, киңәшчесе дә, михнәттәше дә...

 

– Эксперт та! Композиторлар яңа әсәр язалар да радиога алып киләләр, миңа тыңлаталар, киңәшләремә колак салалар. Аннары бу яңа әсәргә җырчы эзләргә керешәбез, ягъни кем дә кем уңышлырак башкарыр икән дип уйлашабыз. «Я кемгә? Я кемгә?» – дип баш ватабыз. Илһам Шакировкамы, әллә Сибгат абый бик ярата торган Вафирә Гыйззәтуллинагамы, яисә эстрадада беренче адымнарын гына ясый башлаган Венера Ганиевагамы? Җырчының уңышы нинди әсәр, кем әсәрен җырлавына да бик нык бәйле. Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Алмаз Монасыйпов кебек композиторлар гына түгел, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман кебек шагыйрьләр дә радиога килергә яраталар иде. Ә бу шәхесләр бергәләп иҗат иткән әсәрләрнең яртысы классика!

 

– Алай да музыкант биографиясендә иң якты эз калдырган җырчы дип кемне әйтик икән?

 

– Хәйдәр Бигичевны! Хәйдәр бөек кеше иде! Без башта Зөһрә белән дуслаштык. Мин әле аларның уллары тугач, тулай торактагы бүлмәләренә дә барган идем. Хәйдәр белән иң әүвәле бергәләп Рөстәм Яхин әсәрләрен яздырдык. Аннары, Финляндиягә барып, Рөстәм Яхин әсәрләреннән тупланган «Китмә, сандугач» дигән дискны яздырып кайттык. Бездә ул чагында СD дисклар эшләү кыен иде әле. Өч көндә 19 җыр яздырдык. Һәр җырны өчәр тапкыр җырлыйсы булды аңа. Кайбер җырчы бер җырны бер көн яздыра. Шул баруда минем ни дәрәҗәдә профессиональ икәнлегемне күреп торган тавыш яздыру фирмасы хуҗалары, үзләрендә калырга тәкъдим иттеләр әле, хезмәт хакын мондагыдан ун тапкыр югарырак билгеләселәр иде.

 

– Чыннан да дөньяда, Европада да пианистның дәрәҗәсе һәр заманда да югары булган. Атаклы пианистларны – Шимановскаяны, Ван Клайбернны, Рихтерны, Плетневны, Кисинны музыка дөньясы илаһи затлар кебек күрә.

 

– Алар рәтенә үк куймагыз. Минем өлге-үрнәк алырлык кешем янәшәдә генә иде. Әнием Нурҗамал безгә – ике баласына татар әкиятләрен укудан буш булган кичләрдә Татарстан дәүләт филармониясендә җырчыларга баянчы-аккомпаниатор булып эшли иде. Әни беренче профессиональ баянчы. Рәшит Мостафин аның шәкерте. Татар сәнгатендә пианистларга караганда баянчылар дәрәҗәлерәк йөрде. Әнием Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәләхова кебек җырчылар белән гастрольгә дә чыга иде. Бездә пианистларның аерым концертларын оештыру практикасы юк. Читтән килсәләр генә инде. Югыйсә соло концертлардан курыкмыйм мин. Беренче чыныгуны унбиш яшемдә үк алган идем.

 

– Ничек! Унбиш яшьтә ялгыз концерт бирдегезме?

 

– Алай ук түгел инде. 1965 нче елда Мәскәүдә татар музыкасы кичәсе булган иде. П.И. Чайковский исмендәге концерт залында Татарстанның Азат Аббасов, Венера Шәрипова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова кебек корифейлары концерт бирде. Мин дә ак алъяпкычтан фортепьяно артына чыгып утырып, классик әсәрләр уйнадым. Пианистка карьерасын сайламасам да, минем репертуарымда Григ, Шуман, Гайдн, Перголеззи әсәрләре бар. Мин аларны Татарстан композиторларының пленумнары, корылтайлары вакытында уйныйм. Төбәкара яки Бөтенрәсәй пленумнарына да барыла бит. Анда да уйныйм. Бөтен Рәсәй йөреп чыгылды инде. Григ белән Шуман әсәрләрен, итальян композиторларының соклангыч арияләрен Хәйдәр Бигичев белән дә яздырып кала алдык. Үләсе көнне дә радиога килде бит ул. Сергей Рахманинов әсәрләрен яздырырга иде исәбе. Мансур Мозаффаров җырларын сайлап утырдык.

 

– Инде радиодан китеп, Мәдәният университетының вокал кафедрасында укыта башлавыгызга да биш еллап гомер узган, ә Сез менә һаман радионы телдән төшермисез.

 

– Өем кебек иде бит ул. Озак еллар анда әтием – танылган җырлар авторы, шагыйрь Мөнир Мазунов җаваплы эштә эшләде. Башта аның янына килеп йөргән композитор-шагыйрь абыйлар, еллар үткәч, минем көтеп ала торган кунакларыма әйләнде. Аларга минем иҗатташларым өстәлде. Мин радиода фикердәшлек, иптәшлек тәмен татыдым. Иҗади дуслыкның бәясез кыйммәт икәнен аңладым. Хәзер фонограммага җырлап йөрүче җырчылар һәр аваз өчен көрәшүнең тәмен белмиләр. Шуңа күрә җыр аһәңенә авазлар гармониясе һәрвакытта тәңгәл дә килми. Радиодан исә мин иң әүвәле музыка көллиятенә киттем. Улым Ренат та шунда җыр укыта. Мин аның концермейстеры. Улым бик өметле музыкант, ул, мөгаен, җырчы буларак танылыр. Әтиләре – профессор Сәгыйт Хәбибуллинны белә торгансыздыр. Ул Казан консерваториясендә дирижерлык осталыгына өйрәтә.

 

– Тыңлап-тыңлап торам да, Сезнең – шәһәр кызының тәмле татар теленнән мәхрүм калмавыгызга сокланам. Югыйсә Мөнирә атлы кызчыкның теле Брест шәһәрендә ачылган.

 

– Телем ачылгач, әнием белән энем һәм мин Казанга кайтканбыз шул. Әтием – хәрби кеше – Польшага җибәрелгән. Минем балачактагы иң көчле кичерешләрем гел әтием белән, аны сагыну белән бәйле. Без әби белән үстек. Шуңа күрә дә, аннары әтием: «Татарча гына сөйләшәсе!»– дип, офицерларча әмер биреп куйганга күрә дә, татар телле булдым инде. Минем улларым Марат белән Ренат та телсез түгел.

 

– Мин исә «иң көчле кичерешләр» уен коралы белән бәйле, дөресрәге, «минем урамда уйныйсым килә» дип даулашу рәвешендә булыр дип уйлаган идем. Гадәттә бит шулай була. Уйнап туймаган баланы биш яшеннән пианино янына ябыштырып куялар да...

 

– Минем алай булмады. Дыңгырдык пианинобыз кайвакыт әнигә генә кирәк булып куя иде. Ә мин өч яшьләрдә үк төрле әйберләрнең сөйләшкәнен аңлый, ягъни аларның авазларын укый белгәнмен. Әйтик, телефонны «си-бемолька» дип йөрткәнмен. Бервакыт безгә композитор Александр Ключарев килә. Ул минем сәләтемне сынап карый. Мин күземне йомып торам, ә ул берәр фужерга яки чынаякка чиертә икән. Бөтенесен дөп-дөрес «танып баргач», миңа: «абсолют слух» дигән диагноз куела.

 

– Шуның белән шулмы?

 

– Шуның белән җиде яшемдә музыка мәктәбенә, анда дүрт сыйныф укыгач, Консерватория каршындагы музыкаль сәләтле балалар мәктәбенә киттем. Тормыш юлы, шөгыль сайлауда соңыннан үкенүләргә урын калмасын өчен Рөстәм Яхин янына барганмын икән әле. Янәсе мине музыкант итәргәме, әллә композитор укмы! Минем берничә җырым бар иде. Әти белән әнинең хыялын болытлар арасында йөздерергә шул балачак шаярулары җитә калган, күрәсең. Яхин иҗатына гашыйк икәнемне дә беләләр. Рөстәм абый минем «әсәрләремне» тыңлап, башын катырып тормады. Пюпитрга берничә этюд куйды да үзе кухнясына чыгып утырды. Мине каушатмас өчен шулай эшләде. Үзе ара-тирә минем янга кереп: «Бик шәп!»–дип әйтеп чыга. Шундый имтиханнан соң мин өйгә: «Бу кыз музыкант булсын», – дигән алтын киңәш белән кайтып киттем. Аңлашыладыр, минем юлым туп-туры Консерваториянең фортепьяно факультетына иде инде... Аннары Татарстан радиосы!

 

– Бала пианино бармакларына баскалый башлауга ук уен коралыннан бизмәсен өчен ни эшләргә кирәген беләсез инде. Алайса, күпме өметле бала беренче ноталардан ук коелып кала.

 

– О-о! Минем остазым Эммануэль Монасзон ул серне белгәндер. Ул миңа абый да, дус та, әти дә була белде. Бер кырыс сүзен дә хәтерләмим. «Кояшым!» дип кенә йөртә иде. Ягымлы мөгамәләсе белән ялыктыргыч дәресләрдән биздермәде. Югыйсә юньле уен коралы да юк иде бит. Хәтерлим әле, кичке 11 ләргә кадәр Консерваториядә калып дәрес әзерли идем. Минем белән әни дә килә. Бервакыт бутербродларны тезеп салып, тәнәфес ясап утырганда сыйныф бүлмәсенә Нәҗип Җиһанов килеп керде. Хәйран калды бу. «Өйдә уен коралы юк»,– дип акландык инде. Ике атнадан әтигә шалтырата икән Җиһанов: «Мөнир, өч пианино кайтты. Берсен төшеп ал вокзалдан». Менә нинди кайгыртучан кеше иде ул!

 

– Бу иске «Саратов» шул пианино түгелдер бит инде?

 

– Шул инде, шул! Ул бик әйбәт уен коралы. Лагы кыршылган булуга карамагыз. Миңа яңасы кирәк түгел.

 

– Радио тирәсендә уралып үскәч, шул тирәдә, дөресрәге, күршедә яшәгән Салих Сәйдәшевне дә күреп калган булуыгыз ихтимал.

 

– Ихтимал, бик ихтимал! Тик мин Салих абыйның тавышын телефоннан гына ишетеп, аның белән сабыйларча тәтелдәп калган сабый. Йөзен исә әти җилкәсенә кунаклаган җирдән генә күреп кала алдым. Ул көн мин бала идем, ә Сәйдәшев абыйны Яңа Бистә зиратына алып китеп баралар иде.

 

– Ләкин бөекләребезгә ихтирам-хөрмәтне кемгә караганда да белдерә алган сирәк бәхетле кеше Сез. Гамәлләрегез белән?

 

– Ә, аңладым. Рөстәм Яхинның «Йолдызлы кичләр», Хөснул Вәлиуллинның «Чишмә» исемле җырлар җыентыкларын әзерләп чыгаруымны әйтәсездер инде.

 

– Ул гына да түгел.

 

– Алайса, җырчы Идрис Газиевкә татар халкының мәшһүрләренә багышланган телефильмнар эшләүдә ярдәм итүемә ишарәләвегездер.

 

– Ишарә генә түгел. Минем бу хакта Татарстанның мәдәният министры ишетә алырлык итеп кычкырып әйтәсем килә. «Ярдәм итү» дигән тыйнак сүзләр ышыгында йөзләгән әсәрне эзләп табып, авазларны вакыт юшкыныннан чистартып, трио – виолончель, скрипка, фортепьяно өчен эшкәртеп кую, аннары аны көннәр, айлар дәвамында яздыру... Шул рәвешле, йөктәге саламны берәмтекләп тезгән кебек, музыкаль әсәрләрне барлап чыгу нәтиҗәсендә эшләнгән алты фильм! Милләткә, аның сәнгать тарихына биниһая зур бүләк бит бу! Бу кадәр эшне башкарып чыгу өчен йөз баллы фидакарь булырга кирәктер! Идрис Газиев белән Мөнирә Хәбибуллина Фәрит Яруллинга, Салих Сәйдәшевка, Мансур Мозаффаровка, Александр Ключаревка, Солтан Габәшигә, Заһид Хәбибуллинга икенче гомер бүләк итте. Татар халкы исә хәзер, күкрәк киереп: «Менә безнең кемнәрбез бар! – дип әйтә һәм сүзен дәлилли ала. Чын-чыннан Татарстанның Тукай премиясенә лаек дип табылырлык гамәл бит бу.

 

– Тынычланырга бирми Идрис. «Мөнирә, тагын бер эш бар», – дип йөри әле. Узган гасырның 20 нче елларында Камил Мотыйгый дигән җырчы булган.

 

– Әйе, ишетә беләбез.

 

– Идрис менә шул җырчының граммофон тәлинкәсен табып алган. Калайга төрле тамгалар белән төшерелгән ул музыканы мин бүгенге көнгә яраклаштырып эшләп чыктым. Бүгенге көнгә яраклаштырмый ярамый, чөнки ярминкәләрдә яңгырату өчен яздырылган ул язмаларның рухы ук балаганча. Менә ни килеп чыгар?

 

– Бер дә эштән бушап тормыйсыз икән ләбаса.

 

– Миңа мөрәҗәгать итүчеләр арта гына бара. Фанера музыкасының модасы китеп бара бит. Хәзер бик күпләрнең аккомпаниатор белән сәхнәгә чыгасы килә. Минем белән эшли торган трио, квинтет бар. Аларга да ихтыяҗ зур. Партитураларны, аранжировканы үземә эшләргә туры килә. Монасыйпов квартеты белән эшләү җиңел.

 

– Арыган чакта бакча коткарамы?

 

– Бакча юк инде хәзер. Мин бит бакчалы йортта – Ярминкә урамында үстем. Үз йортыбыз, үз бакчабыз иде. Ул йорт урынында хәзер цирк тора. Без үскәндә Идел Кремль янына ук килмәгән иде әле. Җәелеп-җәелеп Казансу ага иде. Мин сабый килеш тә Казансу аша аръякка тәпиләп чыга ала идем. Ә андагы хозурлык – яшел үлән, каз бәбкәләре...

 

– Кызык булган икән сезнең шәһәр-авыл.

 

– Авыл дигәннән, авыллы булдык бит әле без. Ренат улым интернетта эзләнеп утырып, бабалары туган авылны тапты. Пенза губернасындагы Иске Карлыган авылыннан чыкканбыз икән. Дүртенче буын туганнарны таптык. Барып та кайттык.

 

– Менә шулай татар үз орбитасына кайта диген, ә!

 

– Чыннан да ниндидер галәми кимәлдәге бәйләнеш, элемтә бар бугай шул. Шул сәяхәтләрдән соң әтиемне төштә күрә башладым. Ул миңа ай буе –нәкъ утыз көн! – шигырь әйтеп яздырды. Шуннан соң бер юл да яза алганым юк. Аңа кадәр дә шигырь белән җенләнгәнем булмады.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»