поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.02.2012 Мәгариф

"100 китап" исемлеген Тукайдан башларгамы?

Владимир Путин "Һәр мәктәп укучысы укырга тиешле "100 китап" исемлеген төзергә", дип әйткәнен ишеткәч, үземнең мәктәп елларында укыганнарны күңелдән барладым. Баксаң, тиз генә искә дә төшмиләр икән. Шулай да, менә хәтергә кереп калганнары: "Ак чәчәкләр", "Кенәри читлек кошы", "Үз урамым", "Сызгыра торган уклар" һәм Гаяз Исхакый...

Укы, кирәк булачак...

 

Без укыган 90нчы еллар ахырында әле яңа төр татар китаплары тарала гына башлаган иде. Ниндидер яңа, дөресрәге моңа кадәр укырга ярамаган әсәрләр турында сөйлиләр, ләкин алар әле китап булып чыгарга өлгермәгән, чыкса да авылларга килеп җитмәгән вакытлар бу. Күп еллар дәвамында татар теле һәм әдәбият белемен биргән укытучылар үзләре дә әле аларны "Мирас" журналыннан гына танышып сөйли.

 

Хәзер дә хәтердә, әдәбият укытучысы: "Бу сиңа кирәк булачак", - дип миңа шул журналның берничә санын тоттырган иде. Иске татар сүзләренә язылган төрле-төрле аңлатмалар белән тулган "200 елдан соң инкыйраз"ны, "Олуг Мөхәммәдне" укыганым истә. Гаяз Исхакыйның әле әзерлек белән укысаң да бик таманга туры килә торган әсәрләре, әлбәттә, дәреслектә юк иде. Минем дә яшүсмер башымда аны аңлап бетерерлек аң булмагандыр, шулай да ми күзәнәкләре селкенде төсле...

 

Путинның "Һәр мәктәп укучысы укырга тиешле "100 китап" исемлеген төзергә" дигән сүзләре миңа шул әдәбият укытучысының: "Бу сиңа кирәк булачак" дип әйткәне кебек яңгырады. Һәм мин бу идеяне чын күңелдән хупладым. Тик Россиякүләм исемлектә Гаяз Исхакый исеме булуы бик икеле шул. Ә бәлки башка татар язучылары урын алыр?

 

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучыларны исемлеккә игътибар итәргә чакырды. "Ә нигә әле безгә ул исемлеккә Тукайны кертмәскә? Бу турыда уйларга кирәк", - диде ул.

 

Путин язмасында 100 китап исемлеге Россиянең "мәдәни кануны" буларак карала. Ә Россия күпмилләтле, күпдинле ил, шулай булгач әлеге исемлекне бәлки өлешләргә бүлергәдер. Әйтик, 30 процент - рус, 30 процент - чит ил, 30 процент - милли әдәбият. Ә калган өлеше - "Коръән", "Библия" кебек гомумкешелек өчен уртак китаплардан торырга тиештер. Ул чакта инде анда Тукай үз урынын табар. Ә бәлки Исхакый да...

 

Яңа татар прозасын тудыручылар бар

 

Путин "100 китап" исемлеген төзүдә белгечләр белән фикерләшергә кирәклегенә басым ясады. Ә менә танылган язучы Галимҗан абый Гыйльманов, киресенчә, гади китап укучыларыннан сорарга кирәк, дип саный. "Укытучылар, белгечләрнең үз программалары эшләнгән, алар үзләренчәрәк фикер йөртә. Бик укылышлы һәм заманча фикерли торган, заманча образлар тудыручы, дөньяви әдәбият дәрәҗәсендә язучыларның бик әйбәт, укучылар көтеп ала торган әсәрләре дәреслекләргә дә, класстан тыш укуларга да, исемлекләргә дә керми кала. Хәзер язучыларны сайлау башланса, бу яшь әле, өлкәнрәкләр кирәк диючеләр табылыр. Миңа калса, әдәбиятта өлкәне, яше юк. Язучының бер әсәре булып, ул шул әсәре белән тарихта калырга мөмкин. Аның шул әсәрен кертергә кирәк. Әле ул билгеле түгел, аның әсәрләре күп түгел дип, таралмаган дип читкә куймаска. Бүгенге көндә язучы сорала, аның әсәре укыла икән - шуны кертергә кирәк", - ди ул.

 

"Исемлекне ниндидер бер уйларга, форматларга, хәлгә карамыйча төзергә" дисә дә, аның да язучы буларак таләпләре шактый каты. Бүген мәҗбүри китаплар буларак тәкъдим ителә торган әсәрләргә хас булырга тиешле өч төп сыйфатны аерып күрсәтте ул.

 

Беренчесе - әсәрнең укылышлыгы һәм әдәби инновация. Хәзер әдәбиятта конфликт аз гына рәвешен үзгәртте. Бүген без аны әдәби интрига дибез. Кеше бер әсәрне кулына ала да, бетергәнче туктамый. Менә шундый интригага корылган конфликт хәзер тагын да кискенрәк, серлерәк, кызыграк булырга тиеш.

 

Икенчесе - образлар. Әсәрләргә бәя биргәндә шул ягын да карарга кирәк - яңа милли әдәби образлар булырга тиеш. Үзебезнең тарихтан, мифлардан чыгучы, шул ук вакытта бүген таныш, танылучы,  уйландыра торган образлар.

 

Өченчесе - тел. Матур гына әсәр оешкан кебек, тик теле юк. Бу - укучыны бөлдерә. Аның уйлау дәрәҗәсен ярлыландыра, сәнгати, әдәби фикерләү дәрәҗәсен саегата. Китап үстерергә тиеш. Шуңа да карамастан, артык купшы, бүлтәеп торган образлы тел артык татлы. Тел татлы түгел, тәмле булсын. Ул күзгә ташланмыйча гына күңелгә саф һава булып үтәргә тиеш.

 

Безгә бәлки, Путин исемлеге белән чикләнү кирәкмидер дә. Болай уйлаганда бүгенге көн укучысы кулына алырга тиешле татар китаплары исемлегенә кемнәрне кертергә була соң? Галимҗан абыйның бу уңайдан фикере үзгә: "Әлбәттә, өлкәнрәк язучыларыбыз бар, мин аларга каршы түгел. Тере классикларабыз да юк түгел. Ләкин бүген яңа проза дигән күренеш тудыручылар бар. Һәр ел саен иң укылышлы китаплар исемлегендә Нәбирә, иң заманча фикерләүче язучыларыбыздан Марат Кәбиров бар, ни өчен аларны кертмәскә? Аннары соңгы вакытларда Заһит Мәхмүди югалып китте. Ул бик талантлы кеше. Нияз Акмал мәрхүм булды. Ул шул чаклы матур, камил проза тудырды, ләкин Ходай Тәгалә аңар гомер генә бирмәде. Аның әсәрләрен укырга кирәк. Зөлфәт Хәкимнең драматургиясе көчле. Менә шушы яңа төр проза тудыручылар укылырга тиешле китаплар исемлегендә булырга тиеш. Мин боларга үземне дә өстәр идем, шулар рәтенә басарга тырышам. Шулай ук өлкәнрәкләрдән Фоат Садриевне, Факил Әмәкне өстисе килә. Менә бу язучыларны һәм яңа төр прозаны бүген популярлаштырырга кирәк".


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»