поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.02.2012 Җәмгыять

Чит ил әйберләреннән баш тартыр идегезме?

Россия Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәттә хәрби-сәнәгать комплексы өчен җаваплы Дмитрий Рогозин балалар өчен хәрби уенчыклар чыгаруны оештырырга фәрман биргән. “Җитәр инде безнең балаларга “Леопард”лар белән уйнарга”, – дип язган ул бу хакта “Твиттер”да. Ә сез ватанпәрвәрлек хакына чит ил әйберләреннән баш тартыр идегезме?

Айрат ЗИННУРОВ, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары:

 

– Әлбәттә, баш тартыр идем, мин бит – ватанпәрвәр. Дөрестән дә, балалар яшьтән үк корал, хәрби техника белән танышырга, аны белергә тиеш. Ә иң мөһиме – ул Россия коралы булу зарур. Уенчыклар аша моны аңлату, күрсәтү – кирәкле гамәл. Чит ил уенчыгы белән уйнаган бала ва­танпәрвәр булып үсми, башкаларның техникасына тартыла. Алар безнең товарны белергә тиеш.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Иң элек мин Дмитрий Рогозинның бу фәрманына каршы. Чөнки балаларны яшь­тән үк коралга, сугыш кирәк-яракларына якын ките­рү дөрес гамәл түгел. Алар моны кирәгенчә аңла­маска да мөмкин. Ә чит ил әйбер­ләренә килгәндә, аннан беркая да китә алмыйбыз. Мин үзем, берәр нәрсә сатып алганда, аның кайсы илнеке булуы белән кызыксынмыйм, ул кирәк икән – алам. Яшелчә һәм җиләк-җимешкә килсәк, өстенлекне үзебезнекеләргә бирәм. Чөнки Россия җитеш­те­рүчеләре әлегә чит илләрдәге сыман товарга төрле химикатлар кушарга өйрәнеп җитмәде. Әлбәттә, көрәк белән казып җибәрсәң дә байлык чыга торган илнең җитештерү өлкәсендә артта калуы – аяныч хәл. Әле менә БСОга да кердек, димәк, чит ил әйберләре тагын да артачак.

 

Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:

 

– Хәзер бит үзебезнекеләр дә чит илләрдән калышмаска тырыша. Мисал өчен, ме­бельне сыйфатлы итеп ясыйлар. Мин бары тик үзе­бездә җитештерелгән яшелчә­ләрне, җиләк-җимешләрне алам, чөнки алар яхшырак була. Ә менә техникага килгәндә исә, ни дисәң дә, чит илнеке сыйфатлырак һәм чыдамрак. Шуңа күрә дә алардан баш тарта алмыйм. Дөрес, Рос­сиядә аларныкы белән ярыша алырлык техника җитештерә башласалар, өстенлекне үзе­безне­келәргә бирәчәкмен. Тик әлегә алга китеш әллә ни күренми.

 

Резидә ХАМРАЕВА, психолог:

 

– Бүген Россиядәге күпчелек товар чит илнеке, аның да яртысыннан артыгы Кытайда җитештерелгән. Менә безгә кемнәрдән үрнәк алырга ки­рәк, бик тырыш халык алар. Мин беренче очракта көнкү­реш җиһазларыннан баш тартыр идем. Чөнки техника бар җирдә дә кирәк, аны чит ил­дән кайтарту – акылсызлык. Икенче булып үзебездәге автомобиль сәнәгатенә нык игътибар бирергә мөмкин, югыйсә әлеге тармак бигрәк аяныч хәлдә. Безнең машиналарны беркем дә сатып алмый, чөнки ул ат чанасыннан да начаррак. Өченче оч­ракта чит ил кием-салы­мыннан баш тартырга риза. Россиядә ме­нә дигән дизайнерлар, тегү­че­ләр яши, бу талантларны тартып чыгарырга гына кирәк.

 

Марсель КӘРИМОВ, электрик:

 

– Нәрсә булган соң, чит ил товарлары безгә керсә? Халык моннан бары файда гына күрәчәк, дип уйлыйм. Безне­келәр эшли белми икән, үз эшенең осталарына юл бирсеннәр. Россиядә яхшы әйбер беркайчан да ясамаячаклар, чөнки җиһаз һәм техниканы чит илдән кертеп, күпме кеше, күпме түрә акча эшли. Мондый “бәхет”тән берәү дә баш тартмый. Барыбер чит илнекен алуга калачак.



Ватаным Татарстан
№ 21 | 04.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»