|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2012 Мәгариф
Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткәнУзган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы беренче тапкыр төбәктәге икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткән. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, “Киләчәк” программасы кысаларында укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барылган. Шулай ук грант программалары тормышка ашырыла. Болар барысы да педагог һөнәренең абруен күтәрү өчен эшләнә.
Министр китергән мәгълүматлар буенча, узган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән.
Альберт Гыйльметдинов залда утыручыларга Татарстан укытучыларының хезмәт хакы нинди компонентлардан аңлатып үтте. Зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең эш хакы грант, кызыксындыру һәм төп өлештән тора. “Грантларны уннарча һәм йөзләрчә генә түгел, меңләгән кеше ала”, - дип, ул грантлар аркасында укытучыларның хезмәт хакы икътисад буенча уртача эш хакыннан артып китүен раслады.
Фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлекләре республика комитеты рәисе Юрий Прохоров мондый хезмәт хакларына, зур ставкалар аркасында түгел, ә күп эшләү нәтиҗәсендә ирешүләрен билгеләп үтте.
Римма ГАТИНА |
Иң күп укылган
|