|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2012 Җәмгыять
Исемең матур, кемнәр куйган?Лада, Эмилия, Лукман, Лука... Россиядә ата-аналар балаларына сирәк очрый торган исемнәр бирә башлаган. Берәүләр, иске исемнәргә өстенлек биреп, милләтенә басым ясарга теләсә, икенчеләре, сабыйларының киләчәктә чит илгә күчеп китү мөмкинлеген күздә тотып, аларга инглиз исемнәрен куша икән. Казанда, мәсәлән, Эммин, Афина, Фиалка кебек исемнәр кушканнар. Ә сез балагызга исемне ничек сайладыгыз? Җәлил МОТЫЙГУЛЛИН, педагогика фәннәре кандидаты:
– Исем кушканда баланың киләчәге турында уйларга кирәк. Әйтик, Бөек октябрь революциясе, Советлар Союзы белән бәйле исемнәр кушкан замана булды. Дәүләт таркалды, ә кешеләр гомер буе әлеге исем белән яшәргә мәҗбүр. Икенчедән, мөселманнарга исемне хәзрәттән куштырту күркәм. Аның исә исламга туры килмәгән исемне куштыртмау хакы бар. Без, мәсәлән, чын татар, дини гаилә буларак, кызларыбыз чибәр һәм акыллы булсын, дип исемне төпләп сайладык. Нәтиҗәдә Айсылуыбыз чыннан да сылу, тыйнак, итагатьле бала булып үсте. Мәликә исә, әлегә кечкенә булса да, җитәкче сыйфатларына ия. Кем әйтмешли, исеме җисеменә туры килә: “Мәлик” “патша” буларак” тәрҗемә ителә бит.
Ирина ХӘЙРЕТДИНОВА, Апас районы Әлмәндәр авылы укытучысы:
– Җиде балам бар, барысын да өйдә таптым, бөтенесенә дә үзенчәлекле, күңелемә ятышлы исемнәр бирергә тырыштым. Улым Эльбрус белән 3 ай йөкле вакытта ирем вафат булды. Шуңа туган балага аның исемен бирдем. Кызым туган көнне өебезгә ай нуры таралган иде. Сабыйга Айэлита дип исем куштым.
Алинә ГАНИЕВА, декрет ялда:
– Кызыбызга исем сайлаганда, аның кабатланмас һәм татарларга хас булмавын шарт итеп куйдык. Ул бит милли мохиттә генә үсмәячәк. Рус балалар бакчасына йөри, рус мәктәбенә бирергә ниятлибез – әнә шуларны алдан ук фаразладык. Табиб безнең кыз көтүебезне әйткәч, София булыр, дип уйлаган идек. Аннары интернетта Майя дигән исемне очраттым да башымны югалттым. Татар баласы Майя булмый ул, дип якыннарым бу уемнан кире кайтарырга тырышты анысы. Тик минем үзсүзлелегем көчлерәк булып чыккан, күрәсең – туу турында таныклыкта Майя Ганиева дип яздырдык.
Гаяз ТӨХБӘТУЛЛИН, шәхси эшмәкәр:
– Әниемне мондый исем кушарга нәрсә этәргән – анысын әйтә алмыйм. Тик, миндә сайлау мөмкинлеге булса да, аны башкага алыштырмас идем. Адым саен очрый торган түгел инде, юкса кыен булыр иде: аңламассың, әллә сиңа эндәшәләр, әллә калган 3-4 адашыңа. Шуннан китә фамилия белән чакыру, кушаматлар тагу... Ә минем исем сирәк очрый, мәктәптә 10 ел эчендә адашлар булмады, университетта бердәнбер идем. Интернетта башка Гаязлар белән язышабыз – кызык. Иң мөһиме – татар икәнлегем әллә каян күренеп тора!
Миләүшә НУРГАЛИЕВА, туристик фирма җитәкчесе:
– Улыбызга исемне озак сайладык: сирәк тә булсын, матур да, яңгырашлы да. Уйлый торгач, ирем белән икебезнең исемне куштык та, Миран исеме килеп чыкты (Ирем Ранил исемле). Танышларым тартынып тормыйча: “Ник мондый сәер исем куштың?” – дип бәреп әйтә. Әйе, хәзер бәлки колакны бераз кисәдер, ун ел үткәч карарбыз. Бөтенләй башка замана, бөтенләй башка кешеләр. Миран Ранилевич. Начар яңгырыймыни?
|
Иң күп укылган
|