поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.01.2012 Авыл

1 миллион сумга авылга кайтасызмы?

Татарстан авыллары торган саен бушый бара. Ләкин республика җитәкчелеге әлеге хәл белән килешергә җыенмый. Татарстанда авылга яшь, югары белемле белгечләрне җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барыла.

Авыл халкы кимү Татарстан өчен генә хас проблема түгел. 2002-2012 ел эчендә Россия авылларында халык саны өч тапкырга кимегән. Шуңа бәйле рәвештә, күрәсең, авыл медпунктларында хезмәткәр саны да киметелгән булган. Хәзер 200-300 хуҗалык яшәгән авылларда медицина хезмәтен бары бер фельдшер гына күрсәтә. Медицина пункты мөдире, нигездә, кәгазь эше белән шөгыльләнсә, санитарка чисталык-пөхтәлек өчен җавап бирә. Ике-өч ел элек республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә узган оптимизация нәтиҗәсендә Алабуга районының Иске Юраш, Илмәт авылларында, мәсәлән, эшсез калган медицина хезмәткәрләре Морт авылындагы сырхауханәгә барып эшли башлады.

 

Авыл медикларына өстенлекләр арта

 

Авыл җирлегенә 1 миллион сум түләп яшь белгечләрне җәлеп итү турында инде узган елдан ук сөйләшәләр. Россия Премьер-министры Владимир Путин бу хакта илнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова белән махсус фикер алышкан иде. Хөкүмәт рәисе 2011-2012 елларда югары белем бирү йортын тәмамлап, авылга эшкә кайткан яшь табибларга (35 яшькә кадәр) 1 миллион сум акча бирергә тәкъдим итә. Бу очракта белгечнең авылда 5 ел эшләргә тиеш булуы шарт.

 

2011 елның 29 ноябрендә «Россия Федерациясендә мәҗбүри иминият турындагы» законга үзгәрешләр кертелеп, авыл табибларына юнәлтелгән тәкъдим рәсми кысага керде. Өстәвенә, авылда көч куючы барлык фельдшер, фармацевтларга 2012 елдан торак-коммуналь түләүләрне каплау өчен 1200 сумлык субсидия бирү дә каралган. Владимир Путин яңа канунны 2004 елда бетерелгән субсидиянең кире кайтуы, дип аңлатты.

 

Күз табибы да, хирург та кирәк!

 

Татарстанда университет бетерүгә үк авылга кайткан белгечләргә өстәмә рәвештә 100 мең сум акча бирелә. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу акчаны яшь белгеч торак шартларын яхшыртуга тота ала. Тагын миллион сум акча исә федераль үзәктән тапшырыла, аннан салым алынмый.

 

Акчага ия булыр өчен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина учреждениесе белән белән килешү төзергә кирәк. Әгәр яшь белгечкә авылдан 5 елдан да иртәрәк китәргә туры килсә, ул эшлисе калган вакытына бәрабәр сумманы иминият фондының җирле фондына кайтырырга бтиеш була.

 

Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бу мәсьәләгә кагылышлы барлык мәгълүмат бар. 2011 елның 2 декабренә булган мәгълүматкә караганда, Татарстан медицина учреждениеләренә 70 табиб һәм 56 урта звено белгече кирәк. Медицина хезмәткәрләренә Әгерҗе, Кайбыч, Яшел Үзән, Мамадыш, Азнакай районнарында аеруча ихтыяҗ зур – монда офтальмологтан алып хирургка кадәр кирәк. Авыл җирлеге медицина учреждениеләре дигәндә, республиканың Чирмешән, Яңа Чишмә, Теләче, Сарман, Базарлы Матак — барлыгы 13 райондагы үзәк хастаханә дә күз уңында тотыла.

 

Яшь белгечләр 1 миллион сумга кызыгамы?

 

1 миллион сум акча күктән төшми. Аны бушка алу күпләрне  кызыктыра. Ләкин табиблыкка укый торган студентлар болай да калын кесәле санала. Укырга керер өчен дә шулкадәр суммасын чыгарып салган кешеләр авылга эшләргә кайтырга атлыгып тормас кебек. Алай да, төрле кеше бар. Бәлки язмышын авыл белән бәйләргә теләгән яшь белгечләр дә табылыр.

 

Авылларга югары белемле медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча яңа ысуллар турында фикерләрен белергә теләп, без берничә кешегә мөрәҗәгать итек.

 

Айдар Шәрәпов (КДМУ, стоматология факультеты студенты):

 

- Район үзәгендә туып үссәм дә, үземне шәһәрдән башка күз алдына китерә алмыйм. Монда тормышның кайнап торуы ошый. Ә акчага килгәндә, елына йөзәр мең сум түләп укыган студентка 1 миллион сум компенсация кебек. Ләкин, минемчә, шәһәрдә акчаны яхшырак эшлисең. Монда кеше күбрәк, хәллерәк тә. Теш табибының табышы аз түгел аның. Шуңа да стоматология факультеты иң кыйммәтлесеннән санала.

 

Наилә Дәүләтова (КДМУ, гигиена кафедрасы ассистенты):

 

- Укып бетергәч, тәкъдим итсәләр, каршы килмәгән булыр идем. Хәзер исә гаилә, бала бар. Хатын-кызның тормышы, беренче чиратта, шуңа бәйле.

 

Алсу Галимова (КДМУ, дәвалау факультеты студенты):

 

- Эш урынына килгәндә, табиб хезмәтендә заманча җайланмалар булмау, препаратлар җитмәү генә авырлык китерергә мөмкин, пациентлар авылныкына, шәһәрнекенә бүленми. Әлбәттә, программада катнашырга ризалашканда кыз кеше шәхси тормышын истә тотырга тиеш. Ягъни авылда үзеңә яр таба аласыңмы-юкмы икәнен дә карарга кирәк.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 26.01.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»